Авадһи теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авадһи теле latin yazuında])

Авадһи теле (һинди әйтелеше: [əʋ.d̪ʱi]; अवधी; 𑂃𑂫𑂡𑂲) ул төньяк Һиндстанда сөйләшелә торган Инд-Арий тармагының Көнчыгыш Һинди теле. Ул күбесенче хәзерге көн Һиндстан, Уттар-Прадешның Авадһ төбәгендә сөйләшелә. Авадһ атамасы Һинду Ходае Раманың туган йорты буларак саналган Айодхьяга бәйле. Ул Брадж Бһаша белән беррәттән 19-ынчы гасырда Һиндустани тарафыннан алыштырылганчы киң әдәби чара буларак кулланылган.
Лингвистик рәвештә Авадһи Һиндустани белән уртак тел булып тора. Шулай да ул дәүләт тарафыннан Һинди теленең диалекты булып санала һәм Авадһи теле сөйләшелә торган төбәк мәдәни якынлыкка күрә Һинди телле өлкәнең өлеше булып тора. Нәтиҗәдә мәктәптә укыту өчен һәм хакимият һәм рәсми максатлар өчен Авадһи түгел, ә Хәзерге Стандарт Һинди теле кулланыла; һәм Авадһи әдәбияты Һинди әдәбиятына керә.
Авадһи өчен альтернатив атама Байсвари (Байсвара төбәге хөрмәтенә) шулай ук кайвакыт шул ук мәгънәдә Пурби, аның мәгънәсе "көнчыгыш" һәм Косали (борынгы Косала Патшалыгы хөрмәтенә).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]