Авакян Аделаида

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авакян Аделаида latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Armenia.svg Әрмәнстан
Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 6 апрель 1924(1924-04-06)
Туу урыны Ирәван, Әрмән Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлем датасы 12 май 2000(2000-05-12) (76 яшь)
Үлем урыны Вильямсберг, Виргиния, Америка Кушма Штатлары
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе яман шеш
Ата Hovsep Avagyan[d]
Ана Майрануш Василян[d]
Ире яки хатыны Artavazd Dzvakeryan[d]
Балалар Anna Gyurjyan[d]
Һөнәр төре табиб
Әлма-матер Ереванский государственный медицинский университет имени Мхитара Гераци[d] һәм Научно-исследовательский институт питания[d]
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор
Commons-logo.svg Авакян Аделаида Викиҗыентыкта

Аделаида Овсепян Авакян (әрм. Ադելաիդա Հովսեփի Ավագյան; 6 апрель 1924, Ереван — 12 май 2000 (76 яшь), Уильямсбург, Виргиния) — ССРБ һәм Әрмәнстан табибы. Гигиена өлкәсендә галим, профессор. 1969-94 елларда Әрмәнстанның башкаласы Ереванда туклану фәне һәм чирләрне профессиональ искәртү институтында нутрициология кафедрасы мөдире. 100-дән артык фәнни мәкалә авторы булып тора[1].

Башлангыч еллары һәм белем алуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аделаида Авакян 1924 елның 6 апрелендә авыл хуҗалыгы белгече Очеп Авакян һәм аның катыны укытучы Мариануш гаиләсендә Ереванда туган. Аделаида дүрт бала арасында иң өлкәне була. Әнисе кызының белеменё зур игътибар бирә һәм берничә телне һәм фәннәрне өйрәнүгә дәртләндерә. Бөтен дүрт бала да әдәбият һәм музыка кораллары белән мәгълүм була. Авакян 1941 елда Хачатур Абовян исемендәге урта мәктәпне белем ала. Соңыннан аннары Ереван дәүләт медицина университетына укырга керә. 1946 елда ул университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм медицина практикасының докторы һөнәре дәрәҗәсе ала[2].

Тикшеренү һәм карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аделаида тикшеренү өчен гигиенаны сайлый. Озакламый Мәскәүгә килә һәм Туклану гигиенасы институтыныңаспирантурасына укырга керә. 1956 елда беренче диссертациясен яклый һәм Мәскәүдә докторлык әзерлеген үтүче Әрмәнстанда беренче фән докторы була.

Авакян Индонезиягә бу илдә сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору бурычы белән медицина вәкиле сыйфатында сәфәргә сайлана, әммә тәкдимне кире кага һәм Әрмән ССР-ына кайта, анда Ереванда туклану гигиенасы лабораториясенең директор вазифасын били.

Кафедраны җитәкләп, Авакян шулай ук 1976 елда докторлык диссертациясе яклый, бу аның биомедицина өлкәсендә 20 еллык эзләнү сөземтәсе була. Үзенең медицина тикшеренүләре карьерасы дәвамында ул яшь галимнәр өчен һәм аларның тикшеренү проектлары буенча киңәшче булып эшли, бер вакытта берничә халыкара фәнни журналларда 100-дән артык гыйльми мәкалә бастырып чыгара[2].

Аделаида Овсепян шулай агарту эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә, күп санлы телетапшыруларда һәм радио интервьюларында киң җәмәгатьчелеккә ул ашап җиткермәү һәм йорт консерваларында ботулизм куркынычы турында искәртә.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авакян 1962 елда инженер-түзүче Дзвакерян Артаваздка кияүгә чыга. 1963 елда аларның Анна исемле кызы туа, ул соңрак АКШ-ка күчеп китә. 1998 елда Авакян АКШ-ка кызының гаиләсенә күчеп килеп яши. 2000 елдан аның яман шеш булуы ачыклана, һәм өч айдан соң ул үлә. Авакян АКШ-та Уильямсбергның (Виргиния) мемориаль паркында җирләнә.

Сайланма хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1955 — Гигиеническая оценка термической обработки мясных продуктов путем получения реакции на фосфатазу[3].
  • 1959 — Разработка метода определения жизнеспособности микроорганизмов в мясных консервах с использованием ферментативных реакций.
  • 1961 — Гигиеническая оценка мясных продуктов после термической обработки с помощью фосфатазной реакции.
  • 1968 — Флуоресцентные антитела при диагностике пищевого отравления.
  • 1968 — Обнаружение C. botulinum в сырьевых материалах.
  • 1968 — 2, 3, 5-трифенилтетразолиевый хлорид (ТТК) как показатель гигиенической оценки сырых, полуфабрикатов и приготавливаемых мясных и рыбных продуктов.
  • 1969 — Санитарно-бактериологическая оценка сырых, полуфабрикатов и готовых к употреблению мясных и рыбных продуктов, с помощью теста на резазурин.
  • 1970 — Экспресс-методы санитарно-бактериологической оценки пищевых продуктов.
  • 1973 — Обнаружение вторичного бактериального загрязнения мясных котлет с помощью теста на наличие кислотной фосфатазы.
  • 1978 — Влияние селена на ферментативную трансформацию сетчатки и усвоение витамина А.
  • 1988 — Новый метод диагностики в дакриологии.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]