Авангардчылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авангардчылык latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Авангардчылык яки авангард – сүрәтләү чаралары һәм формалар эзли торган юнәлешләрнең гомуми исеме.

Авангард - катлаулы һәм күпкырлы күренеш. Аның чикләре һәм сыйфатлар төрле теоретиклар төрлечә тасвирлана. Бу терминны сәнгатьтә бер төркем мәктәпләр һәм юнәлешләр аерып тора, кайвакыт капма-каршы идеяле нигез һәм эстетик программа бар. Шуңа да карамастан, бу күренеш ия кайбер эчке бердәмлек һәм гомуми шартлар дөнья сәнгать тарихыдан аерылып торган.

Гомуми бәяләмә һәм тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авангардчылык барлыкка килүгә пост-классик фәлсәфә зур йогынты ясады ( Ф. Ницше, К. Маркс, С. Кьеркегор, В. Дильтей, А. Бергсон, О. Конт), ягъни шул фәлсәфәсе, кайсы дөньяда кешенең урыны һәм өлешчә "кеше" төшенчәсен үзгәртте. Мәгариф таралуга һәм массакүләм мәдәният формалаштыруга китергән социаль үзгәрешләр шулай ук авангард ка сизелерлек йогынты ясады. Авангард формалаштыруга йогынты ясаган башка тышкы факторлар булып сәнәгатьләштерү һәм фәнни-техник прогресс, һәм алар китергән иҗтимагый үзгәрешләр тора.

Сынлы сәнгатьтә авангардчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрәкәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Икенче авангардчылык»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мигъмариятта авангардчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрәкәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбиятта авангардчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыкада авангардчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда авангардчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинематографта авангардчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан сәнгатендә авангардчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан сәнгатендә авангардлык юнәлешләре үсеше фәкать 1910 еллар ахырыннан гына башланып, 1930-елларга кадәр дәвам итә. Казан авангардын, кыска гына вакыт эчендә һәм авыр шартлар- да, рус һәм Европа авангарды формаларының үзара йогынтысы белән һәм шуларның синтезын татар милли традицияләре белән баетып үстерелгән, үзенә генә хас төсмерләргә ия тулы бер күренеш дип бәяләргә мөмкин. «Көнбагыш» («Подсолнечник»), «Җайдак» («Всадник»), «ТатЛЕФ», «СулФ» иҗади берләшмәләре рәссамнарының сакланып кал- ган әсәрләре аларның Европа сәнгате авангарды яулаган иң яңа казанышларны үзләштерүен күрсәтә. Казан «Сул фронт»та - рафдарлары рәсем сәнгатендә, станок һәм китап графикасында, плакат һәм театраль декорация сәнгатендә югары нәтиҗәләр яулыйлар, монда аларның эксперименталь театрлар, шагыйрьләр һәм язучылар, әдәби һәм сәнгать әсәрләре тәнкыйтьчеләре белән якыннан хезмәттәшлеге дә зур роль уйный, чөнки алар иҗади хезмәтләрне тикшереп бәялиләр, җитешсезлекләрне ачыктан-ачык күрсәтәләр, кыскасы, яңа теле табарга ярдәм итәләр. Танылган вәкилләре К.К. Чеботарев, В.Э. Вильковиская, Г. Кутуй, И.А. Никитин, Ф.Ш. Таһиров, Б.И. Урманче һ.б.[1]

  1. Улемнова О.Л. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында илебезнең 1910–1920 еллар авангард сәнгате // Фәнни Татарстан. 2017. № 1. б.150-157. ISSN 2499-9741