Эчтәлеккә күчү

Австрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Австрия latin yazuında])

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Австрия (алман. Österreich) – Европада урнашкан ил. Европа берлегенә керә.

Австрия территориясенең 70% өлешен таулар алып тора. Аның көньяк өлешен Көнчыгыш Альп таулары — Югары Тауэрн (биеклеге 3797 метрга кадәр) һәм Түбән Тауэрн; төньяк өлеше — үрләр булган тигезлек, кырый төньяк-көнчыгышта ул Урта Дунай тигезлеге белән тоташкан. Файдалы казылмалар: карамай, газ, магнезит, көрән күмер, тимер һәм кургашын-тутыя мәгъдәннәре, графит, аш тозы; төзелеш материалларының запаслары да бар.

Климаты уртача. Гыйнварның уртача температурасы —1...—4 °C, июльдә +15...+18 °C кача. Елга 500—900 мм, тауларда 2000 миллиметргача явым төшә. Төп елга — Дунай һәм аның кушылдыклары (Инн, Траун, Энс, Драва һ.б.).

Елгалар зур энергоресурсларга ия. Күлләр күп, аларның күпчелеге бозлыклардан пәйда булган. Кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары, көньяк-көнчыгышта селтеле көлсулашкан кара туфраклар, тауларда тау-соры, тау-болын, тау-көлсулашкан туфраклар. Австрия мәйданының 40% өлеше урманнар. 2000 м биеклектә тау болыннары башлана.

БЭК 1 гасырдан башлап бу җирдә төрле кабиләләр, нигездә кельтләр яшәгән. Безнең эраның 6 гасыр азагында Австрия көнбатышына баварлар, үзәк һәм көнчыгыш өлешләренә ыслау(славян) кабиләләре (нигездә словеннар) күчеп килеп урнаштылар. 8 гасыр ахырында Австрия Франк дәүләте составына, бу дәүләт таркалганнан соң (843), Көнбатыш Франк кыйраллыгы составына керде. 10 гасырның икенче яртысында булдырылган Көнчыгыш маркасы Австрия дәүләтен нигез салган. 1156 елдан башлап Австрия Изге Рим империясе тәркибендәге һерцоглык. 12 гасыр азагыннан 14 гасыргача Австрия һерцоглары Штирия, Каринтия, Краина, Тирольне кушып алганнар.

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Австрия 9 федераль җиргә бүленә:
  1. Бургенланд
  2. Каринтия
  3. Түбән Австрия
  4. Югары Австрия
  5. Зальцбург
  6. Штирия
  7. Тироль
  8. Форарльберг
  9. Вена шәһәре

Халык саны — 9 104 772 кеше (2023). Иң зур этник төркем — халкының 88,6%ны тәшкил итүче алмантелле австриялеләр. Төп тел — алман теле. Австриялеләрнең сөйләм һәм рәсми теле Алманиядәге алман теленнән җитди рәвештә аерыла. Австрия шивәләре Алманиянең бавар шивәсенә һәм Швейцариянең алман теленә якын. Шуннан тыш, 6 танылган милли азчылык та бар: хорватлар, словеннар, чехлар, словаклар, маҗарлар һәм чегәннәр. Словеннар, хорватлар һәм маҗарлар Штирия, Каринтия һәм Бургенландның кайбер районнарында, Венада шулай ук чехлар һәм яһүдләр яши.

2012 ел

Вена

Грац
Урын Шәһәр Төбәк Халык саны Урын Шәһәр Төбәк Халык саны
Линц

Зальцбург
1ВенаВена1,775,8430011Винер-НойштадтТүбән Австрия42,273
2ГрацШтирия269,99712ШтайрТүбән Австрия38,120
3ЛинцЮгары Австрия193,81413ФельдкирхФорарльберг31,428
4ЗальцбургЗальцбург146,63114БрегенцФорарльберг28,412
5ИннсбрукТироль124,57915КлостернойбургТүбән Австрия26,395
6КлагенфуртКаринтия096,64016ЛеондингЮгары Австрия26,174
7ФиллахКаринтия060,00417БаденТүбән Австрия25,229
8ВельсЮгары Австрия059,33918ВольфсбергКаринтия24,993
9Санкт-ПөлтенТүбән Австрия052,14519ЛеобенШтирия24,466
10ДорнбирнФорарльберг046,88320КремТүбән Австрия24,085


Австрия — федератив җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1920 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — федераль президент, ул халык тарафыннан 6 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне ике пулатлы парламент: Милли Шура (аскы пулат) һәм Федераль Шура (югары пулат) гамәлгә ашыра. Башкарма хакимиятне федераль президент һәм ул билгеләнгән федераль канцлер җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Һәр җирнең үз конституциясе һәм канун чыгаручы органы бар.

Австрия — югары дәрәҗәдә үскән индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 1,7%, сәнәгать 32,3%, хезмәт күрсәтү тармагы 65,8%ны тәшкил итә.

2012 елгы мәгълүматларына күрә, Австрия экспорты 163,1 миллиард долларны тәшкил итә; Алмания — 31.4%, Италия — 7.0%, Франция — 4.7%, Швейцария — 4.5%, АКШ — 4.4%.[1] Төп экспорт таварларымашиналар һәм җиһазлар, транспорт чаралары һәм запас өлешләре, кәгазь һәм катыргы, металл эшләнмәләр, химик матдәләр, тимер һәм корыч, текстиль, азык-төлек.

Австрия экспорты 170,5 миллиард долларны тәшкил итә; төп партнёрлар: Алмания — 42.1%, Италия — 6.6%, Швейцария — 5.1%.[2] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, автомобильләр, химикатлар, металл эшләнмәләр, карамай һәм карамай мәхсулатлары; ашамлыклар.

Австрия икътисадында эре чит ил корпорацияләре мөһим роль уйный.

Австриядә барлык халыкның 56,9 % ы — католик чиркәве тарафдары, православие динендәгеләр — 8,8 %, протестантлар — 3,3 %, ислам динен тотучылар 7,9 %, буддистлар 0,3 % тәшкил итә; бер дингә дә табынмаучылар 22,7 % (2018)[3].

  1. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#nz 2016 елның 2 октябрь көнендә архивланганhttps://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#au 2016 елның 2 октябрь көнендә архивланган
  2. Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.
  3. Peter Mayr, Markus Rohrhofer. In Österreich leben mehr Orthodoxe als Muslime. derstandard.at, 13.09.2018(алм.)

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.

Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.