Автобус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Автобус latin yazuında])
Автобус

Тоташмалы шәһәр автобусы Ikarus-280
Шүргеч

эчке янулы мотор

Чор

1801 елдан

Тизлек

20—160 км/ч

Куллану өлкәсе

җәмәгать транспорты, шәһәр яки шәһәрара

Инфраструктура

автомобил юллар

Автобус (алман. Autobus), пассажирлар йөртү өчен капот яки вагун тибындагы кузов белән җиһазландырылган күп урынлы (9 яки унан да күбрәк) автомобил. Тәгаенләнеше буенча автобус шәһәр, шәһәрара (туристик), урындагы бәйләнеш, махсус (вахта автобусы) һәм гомуми тәгаенләнешле; габаритлары буенча – микроавтобусларга, уртача, берләштерелгән һ.б. автобусларга бүленә. Башкортстанда 1980-2000 елларда Нефтекама автозаводында ГАЗ, КамАЗ һәм “Урал” автомобилләренең серияле шассие нигезендә максималь тизлеге 80 км/сәг ким булмаган, 10 нан 31 гә кадәр урынлы махсус тәгаенләнешле автобус чыгарыла; 2000 елда. НефАЗ 5299 шәһәр автобус җитештерү башлана. Предприятитиедә КамАЗ шассие нигезендә махсуслаштырылган, шулай ук шәһәр, шәһәр яны, шәһәрара һәм туристик автобус 20 дән артык модификациясе чыгарыла (2010).

Benz-Omnibus, 1896

Автобус хәрәкәтенә кагылган кагыйдәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10.3. Торак пунктлардан читтә шәһәрара һәм аз урынлы автобусларга барлык юлларда да — 90 км/сәг тән артмаган; башка автобусларга автомагистральләрдә — 90 км/сәг тән артмаган, башка юлларда — 70 км/сәг тән артмаган тизлек белән хәрәкәт итәргә рөхсәт ителгән;

22.3. Шәһәрара, тау, туристлык яки экскурсия маршрутлары буенча кешеләрне ташучы һәм балалар төркемен оешкан рәвештә алып баручы автобус салонындагы кешеләр саны утырып бару өчен көйләнгән урыннар саныннан артмаска тиеш.


Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]