Авыз куышлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авыз куышлыгы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Авыз куышлыгы
Сурәт
Нинди таксонда бар кеше
Commons-logo.svg Авыз куышлыгы Викиҗыентыкта
Авыз куышлыгы:
1. Өске ирен (лат. Labium superius)
2. Уртлар (лат. Gingiva)
3. Каты аңкау (лат. Palatum durum)
4. Йомшак аңкау (лат. Palatum molle)
5. Кече тел (лат. Uvula palatina)
6. Аңкау бадәмы (лат. Tonsilla palatina)
7. Тамак муены (лат. Isthmus faucium)
8. Зур урт тешләр (лат. Dentates molares)
9. Кечкенә урт тешләр (лат. Dentates premolares)
10. Казык теш(ләр) (лат. Dentes canini)
11. Кискеч тешләр (лат. Dentes incisivi)
12. Тел (лат. Lingua)

Авыз куышлыгы (cavitas oris) ике өлештән тора: авыз куышлыгы бусагасы һәм чын авыз куышлыгы.
Авыз бусагасы (алды) (vestibulum oris)
• Авыз бусагасы – ул, алдан иреннәр һәм яңаклар, эчтән – теш һәм урт белән чикләнгән аралык.
• Авыз бусагасы авыз ярыгы (rima oris) аша, иреннәр белән чикләнеп, әйләнә-тирәлек белән тоташа.
• Авыз ирене (labia oris) – ул авызның әйләнмәле мускулы җепселләре, тыштан тире, эчтән – лайлалы катлау белән капланган.
o Авыз тишеге почмагында иреннәр иреннәр ябышуы (commisura labiorum) белән тоташа.
o Урт белән өске (аскы) иренне урта сызыкта тоташтыручы лайлалы катлау җыерчыгы өске (аскы) ирен йөгәне (ярысы) (frenulum labii superioris/inferioris) дип атала.
• Яңак (bucca) – ул яңак мускулының җепселләре, тыштан тире, эчтән – лайлалы катлау белән капланган.
o Яңакның майлы җисеме (corpus adiposum buccae) (Беша күпчеге) тире белән яңак мускулы арасында урнашкан. Ул имчәк балаларда яхшы үсеш ала – имчәкне суырганда атмосфера басымының яңакка тәэсир итүенә каршы килә.
o Колак яны бизе юлы имчәге (papilla ductus parotidei) ул юлның чыгару тишеге булып тора һәм яңакның эчке өслегендә өске икенче моляр каршысында урнашкан.
Чын авыз куышлыгы (cavitas oris propria)
• Чын авыз куышлыгы алдан һәм кырыйдан тешләр, өстән – каты һәм йомшак аңкау, астан – авыз куышлыгы төбен ясаучы казналык-тел асты мускулы белән чикләнгән.
• Авыз куышлыгы арттан тамак муены (isthmus faucium) аша йоткылык белән тоташа. Муен кырыйлардан аңкау-йоткылык ядәче (аста кара), өстән – йомшак аңкау, астан – тел арты белән чикләнгән.
• Авыз куышлыгында тел урнашкан.

Авыз куышлыгы гигиенасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР гигиенасы үз эченә ала чаралар карау өчен ротовой полостью, удаление налета бу зубах калмасын өчен, авырулар вызываемых зубным налетом һәм ташлар. Моның өчен процедураның максималь тулы һәм дөрес булуы, ягъни теш очышын һәм теш калдыкларын тешләрдән арындыру гына түгел, ә теш арасындагы өлкәне һәм десневый борозданы чистартуы да зарур[1].

Организмның нормаль үсеше һәм камил яшәве шактый дәрәҗәдә ях­ шы сыйфатлы туклануга бәйләнгән. Үз чиратында, ризыкның яхшы үз­ ләштерелүе чәйнәү аппаратының, тешләрнең нинди хәлдә булуыннан тора. «Чәйнәү аппараты» төшенчәсенә югары һәм аскы теш казналары, чәйнәү мускуллары, тешләр, тел, иреннәр һәм яңаклар керә.

Ашкайнатуның башлангыч стадиясендә һәм чәйнәү актында авыз куышлыгының бар органнары һәм тукымалары: тешләр, чәйнәү мускуллары, тел, төкерек бизләре катнаша. Соңгылары төрле ашамлык һәм тышкы ярсыткычларга җавап итеп актив рәвештә төкерек бүлеп чыгара.

Төкерек составында ферментлар (птиалин, мальтоза, оксидаза, перок- сидаза) һәм башка төр аксым матдәләр бар. Алар авыздагы ризыкны сыегайталар, өлешчә химик эшкәртүдә катнашалар һәм муцин дип аталган лайлалы матдә белән каплап алуда булышлык күрсәтәләр. Бу—ашамлыкны йотарга һәм үңәч буенча тоткарланмыйча төшәргә ярдәм итә. Ашамлык авыз куышлыгында 20-30 секунд була, әмма ферментларның ризыкларга тәэсире, ашказанында селтеле реакция кислоталыга алышынганчы, тагын 20-30 минут үз бурычын башкаруны дәвам итә. Төкеректә 1-1,5% күләмендә төрле тозлар һәм неорганик матдәләр бар. Минераль матдәләрдән хлоридлар, фосфатлар, натрий карбонаты һ.б. була, төкеректә калий, кальций, магний ионнары табыла ала. Төкерекнең бер миллилитрында йөзләрчә миллион бактерия булуы ачылган. Микрофлораның составына һәм характерына туклану һәм башка факторлар тәэсир итә. Авыз куышлыгындагы микрофлора микроблары да авыздагы шартларга җайлашканнар.

Төкерек авыз куышлыгы әгъзалары һәм тукымалары өчен бик әһәмиятле мохит булып санала. Ул төкерек бизләреннән бүленеп чыгып, авыз сы­ екчасын барлыкка китерә, анда югарыда санап киткән компонентлар, шулай ук лайлалы тышчадан аерылган күзәнәкләр, лейкоцитлар, авыз ку­ ышлыгында яшәүче микроблар бар. Ә болар барысы да теш ташы ясалуга китерәләр.

Авыз куышлыгының бар йомшак тукымалары лайлалы тышча белән капланган. Бу тышча кан һәм лимфа тамырлары белән бик яхшы тәэмин ителгән. Ул бик сизгер, чөнки анда температура, авырту, тәм сизү рецепторлары бар. Лайлалы тышча бик мөһим роль уйный — ул саклау, регенерация (организмның югалткан яисә зарарланган өлешен элекке хәленә кайтару сәләте), сизү кебек функцияләрне башкара. Аның саклау функциясе микроорганизмнарны лайлалы тышча эченә кертмәүдән гыйбарәт. Шул ук вакытта аның аша лейкоцитлар чыгып, бактерияләрне бетерүдә (фагоцитоз) катнаша. Регенератив функциясе — төрле җәрәхәт-яралар барлыкка килгәндә, аларның тизрәк төзәлүенә булышу. Ниһаять, аның аша организмга макроэлементлар: калий, карбонатлар, кайбер аминокислоталар; микроэлементлар — йод, фтор, бакыр, цинк, тимер һәм башкалар керә.

Физик факторлар: ультратавыш, электрофорез, фонофорез белән тәэсир итеп, авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үткәрүчәнлеген үзгәртеп булуы билгеле. Аның бу сыйфатын дәвалау-профилактика чаралары кулланганда файдаланалар.

Авыз куышлыгы гигиенасының әһәмияте.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле тикшеренүләр үткәргән галимнәр һәм табиблар авыз куышлыгы гигиенасын системалы рәвештә һәм дөрес алып бару — профилактик чараларның аерылгысыз өлеше дигән фикергә килделәр.

Ясалма гигиеник чаралар һәм ысуллар (порошоклар, гельләр, махсус сыекчалар белән авызны чайкаулар һ.б.) һәм тешләрне чистарту өчен инструментлар (тешчистарткычлар, щеткалар) кешелек дөньясында күптән кулланылган. Төрле илләрдә, халыкларда бу максатта агач күмере, акбур, гипс, үсемлек тамырлары, сагыз, какао орлыклары һәм башкаларның файдаланылганлыгы билгеле.

Әле күптән түгел генә тешләрне чистарту өчен теш порошоклары киң кул­ ланыла иде. Порошоклар акбурдан һәм магний карбонатыннан гыйбарәт.

Аларга дару үсемлекләренең (дарчин кайрысы, шалфей, миләүшә һ.б.) уылган яфракларын яки җимешләрен өстәгәннәр. Соңрак аларны эфир майларына алыштырганнар. Порошоклар урынын теш пасталары алган. Алар узган гасырның 30 нчы елларында күп илләрдә кулланышка керә башлаган. һәрбер теш пастасы берничә төп мөһим компоненттан тора. Өске актив матдәсенә карап пасталар күбекләнүче, аз күбекләнүче, күбекләнмәүче төрләргә бүленәләр.

Хәзерге вакытта тешләрне азык калдыкларыннан һәм йомшак катламнан чистарта торган һәм составында өстәмә компонентлар — биологик актив компонентлары булган пасталар чыгаралар. Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы елларда сатуда чит илләрдә ясалган пасталар күбрәк. Теш эликсирлары ярдәмче гигиеник чара булып тора, алар ашагач, тешне чистартканнан соң, авызны чайкап җибәрү өчен кулланыла.

Теш щёткасы тешләрне чистартуда төп функцияне башкара. Бу инструмент булмаса, гигиена чараларын үтәү авыр булыр иде. Хәзер алар торле формаларда эшләп чыгарыла. Соңгы елларда электр теш щеткалары да барлыкка килде. Аны теш чистарту өчен генә түгел, уртка массаж ясау өчен дә кулланырга була, ләкин бу щетканы сатып алып куллана башлаганчы, табиб белән киңәшләшү яхшырак.

Теш щеткасын бик чиста тотарга кирәк. Югыйсә ул инфекция чы­ ганагына әверелергә мөмкин. Хәтердә тотыгыз: теш щеткасы — шәхси куллану предметы, шуңа күрә бер щётка белән берничә кешегә, хәтта, якын туганнарга да, теш чистартырга ярамый. Яңа щетканы куллана баш­ лаганчы, сабынлап юып бер төнгә стаканда калдырырга кирәк. Кайнатырга кирәкми, чөнки кайнаткач, ул элекке формасын югалта, өстәвенә, аның кыллары коелырга мөмкин, һәр куллану алдыннан щетканы яхшы итеп юарга кирәк, кылларында калган микроблар бетсен өчен, кулланганнан соң щетканы юып, башын югарыга каратып, ачык савытка кую зарур.

Щётка кылларының сыгылмалылыгы беткәч, чистарту эффекты кимесә, берничә айдан алыштырырга ярый.

Теш тукымалары һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасы (пародонтит, пародонтоз, гингивит, стоматит) зарарланганда, дәвалаучы табиб белән киңәшеп, йомшак щётка белән файдаланырга кирәк.

Ашаганнан соң чистарту өчен, агачтан, пластмассадан эшләнгән тешчистарткыч таякчыклар кулланырга була. Тешләрне чистартканнан соң, агачтан эшләнгәннәрен ташларга кирәк, ә пластмасса тешчистарткычны юып, кабат кулланырга була. Уртка зыян китермәс өчен, тешчистарткыч таякчыклар белән сак эш итәргә кирәк.

Теш араларын чистарту өчен ефәк җепләр дә кулланалар. Бу ысул белән ике казнадагы тешләрне дә чистартырга була, тик сак чистартмаганда тешара төерләр җәрәхәтләнергә мөмкин.

Балалар, кирәклеген аңлап, 4-5 яшьтән тешләрен чистарта башлыйлар, ләкин аларны бу процедурага һәм авызны дөрес чайкарга 3-3,5 яшьтән өйрәтә башлау яхшы.

Тешләрне кайчан чистартырга? Бу принципиаль мәсьәлә түгел, иң мөһиме, регуляр рәвештә чистартырга кирәк.

Гигиеник һәм профилактик чаралардан уртка бармаклар белән массаж ясау шактый зур әһәмияткә ия. Ул урт тукымаларындагы торгынлык күре­ нешләрен бетерергә, алмашу процессларын көчәйтергә һәм матдәләр алма­ шының патологик продуктларын чыгарырга ярдәм итә. Кайбер галимнәр массажны пародонт авыруларына каршы иң нәтиҗәле профилактика чарасы дип исәпли. Дөрес ясалган массаж пародонт тукымаларының зарарлы ярсыткычларына каршы көрәш булып тора, уртның лайлалы тышчасының тыгызлануына, тукымаларның туклану процессының яхшыруына китерә.

Шуңа күрә көн саен, тешләрне чистарканнан соң, бармак белән массаж ясарга киңәш ителә. Берничә минут массаж ясап, процедураны тәмамлагач, авызны чайкау шарт. Авыз куышлыгында ялкынсыну учагы булса, массаж ясаудан тыелып торырга киңәш ителә.

Авызда протезлар булу — йомшак теш утырмасы ясалу өчен кулай шарт.

Алынмый торган протезларга теш ташлары тизрәк утыра. Шуның өчен

аларны дәвалау пасталарын кулланып, җентекләп чистартырга кирәк.

Алына торган протезлары булган кешеләргә алдан авыз эчен чистартып чайкарга, аннан соң протезны агымсуда юып, төнгә махсус эремәле савытта калдыру яхшы.

Авыз куышлыгы профилактикасы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыз куышлыгы профилактикасы стоматологик авыруларны бул­ дырмауда мөһим роль уйный. Моны балалар һәм өлкәннәр, табиблар һәм авырулар, укытучылар һәм укучылар яхшы белергә тиеш. Шул ук вакытта онытмаска кирәк: авыз куышлыгы гигиенасы бик мөһим булса да, ул — профилактика комплексының бер өлеше генә. Авыз куышлыгы гигиенасыннан кала бу комплекс үз эченә нәрсәләрне ала соң?

Иң әүвәл ул—рациональ һәм дөрес туклану, зыянлы гадәтләрне (алкоголь белән чиктән тыш мавыгу, тәмәке тарту һ.б.) бетерү, организмның гармонияле физик үсешен тәэмин итү (физкультура, спорт, саф һавада йөрү, эш белән ялны дөрес оештыру), сәламәт тормыш рәвеше алып бару. Рациональ туклану — яхшы сыйфатлы, составында җитәрлек дәрәҗәдә аксым, май, углеводлар, витаминнар, микроэлементлар һәм башка ? биологик актив матдәләре булган ризыкларны күз алдында тота. Кайбер продуктларны кирәгеннән күп ашау, организмны төрле тайпылышларга китерергә мөмкин. Бу, беренчедән, шикәр ашауга кагыла. Аны кирәгеннән артык куллану стоматология белән бәйле өлкәгә генә түгел, бар организмга тискәре йогынты ясауы билгеле. Галимнәр тикшерүе нәтиҗәсендә, шикәрне артык күп ашауның диабетка, симерүгә, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына, эндокрин система тайпылышларына китерүе ачыкланды.

Хәтердә тотарга кирәк: бер тәүлек дәвамында организм кабул иткән барлык углеводларның 300-350 г нан артмавы яхшы, шул исәптән 60-80 г ; шикәр ашарга ярый. Бу продуктларның кайберсен табигый продуктларга алыштыру файдалы дип санала.

Стоматологик авыруларны кисәтүдә витаминнар, микроэлементлар үзенә бер аерым урын били. Әгәр алар азык продуктлары белән керсә, тагын да яхшырак.

Микроэлементлардан фтор тешләр өчен бик кирәкле матдә булып санала, чөнки ул кариес авыруын киметергә ярдәм итә. Фтор аз булган төбәкләрдә. 5 бу матдә куллануны физиологик нормага җиткерү өчен, фторны суга өстәү каралган.

Кальций белән фосфор тозлары организмга җитәрлек дәрәҗәдә кергәндә, стоматологик авырулар сирәгрәк очрый. Аларның ризык аша кабул ителүе җитешмәсә, өлкәннәргә 1 ай буе көнгә 1 тапкыр 0,5 г кальций глицерофосфаты эчәргә киңәш ителә.

Нәтиҗә ясап шунысын да искәртергә кирәк: профилактика чаралары стоматологик авыруларны 45-50 % ка киметергә ярдәм итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]