Авыз куышлыгында яман шеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авыз куышлыгында яман шеш latin yazuında])
Авыз куышлыгында яман шеш
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология һәм челюстно-лицевая хирургия[d]
Анатомик урнашуы авыз куышлыгы[d][1]
ICD-9-CM 144.9[1], 144.1[1], 144[1] һәм 144.0[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C9318[1]
 Авыз куышлыгында яман шеш Викиҗыентыкта

Авыз куышлыгын халыкта гади генә итеп авыз дип йөртәләр. Авыз берничә өлештән тора. Аңа иреннәр, яңаклар эче, тешләр, казналыклар, тел, авыз төбе һәм аңкау керә. Йомшак аңкау, тамак һәм миндальсыман бизләр авыз куышлыгының арткы ягын тәшкил итә. Селәгәй бизләре эшләп чыгарган сыеклык авыз эчен кибүдән саклый һәм ашаган ризыкны эшкәртергә булыша.

Авыз эчендәге яман шеш лимфа юллары буйлап тарала. Түбәндәге симптомнар авыруның беренче билгеләре булып тора:

*авыз эчендә кан саркыган һәм төзәлми торган яра барлыкка килү;

*яңакның эчке ягында тел белән тигәч сизелә торган шеш кебек төерләр а үсеп чыгу;

*иреннәрдә, уртта, авыз төбендә аксыл яки кызгылт тимгелләр барлыкка килү;

*тамакка нәрсәдер утырган кебек тойгы барлыкка килеп, борчып йөрү;

*чәйнәү һәм йоту үзгәрү, казналыкны яки телне йөртү авыраю;

* телнең яки авыз эчендәге башка өлешләрнең сизү сәләте кимү.

Әлбәттә, бу билгеләрнең барысын да яман шеш авыруына гына хас дип булмый. Шулай да мондый үзенчәлекләр сизелү белән табибка күренү урынсыз булмас. Табиб җентекләп тикшергәннән соң, диагноз куеп, катлаулы авыру булмаган очракта дәва билгели. Яман шеш барлыгына шик туса, онколог-табиб белән киңәшләшеп, өстәмә тикшерүләр уздырыла.

Бу очракта дәвалау шешнең зурлыгына, кайда урнашуына һәм таралуына карап билгеләнә. Ул хирургия, нур куллану яки икесен дә бергә куллану ( юлы белән башкарыла. Оператив дәвалаудан башка, дарулар (консерватив юл) белән дәвалау очраклары да бар. Операция ясаганнан соң, кайбер : очракларда, лимфа бит тукымаларына җыелып, йөз шешеп чыга һәм ул шеш тиз генә кайтмый тора. Авыз эчен нур белән дәвалаганда селәгәй килү азая, авыруның авызы кибә. Андый вакытта суытылган эчемлекләр, махсус чәйнәгеч куллану һәм авызны әледән-әле чайкап тору аның . корылыгын бетерергә ярдәм итә. Селәгәй кимү аркасында ризыкның тешләргә ябышып тору вакыты арта, ә бу исә урт һәм теш бозылуын 1 көчәйтә, авыздан тәмсез ис килүгә китерә. Шуңа күрә авыз куышлыгын чистартып тору шарт. Авызны селтеле һәм аз тозлы сулар белән чайкау начар исне бетерә, тешләрне бозылудан саклый. Ашау-эчүгә дә игътибар итәргә кирәк. Күпчелек авыруларга аз-азлап (көненә 5-6 тапкыр) йомшак, сусыл ризык ашарга киңәш ителә. Парда пешерелгән ашамлыклар, сөт ризыклары, йомырка тәбәсе бик җиңел ашала һәм йотыла.

Статистика авыз куышлыгындагы яман шешнең ир-атларда күп вакытта 45 яшьтән соң башлануын күрсәтә. Тәмәке тарту, аракы эчү һәм ризыкны кайнар килеш ашау да күп вакытта шеш ясалуның сәбәбе булып тора.

Кояшта кызыну, озак вакыт ачык һавада булу иреннәрнең зарарлануына китерә. Кояштан саклаучы кремнар, бәлзәмнәр куллану куркынычны киметә. Күп санлы тикшеренүләр авыз куышлыгындагы яман шешнең йогышлы булмавын, ягъни бер кешедән икенчесенә күчмәвен раслый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]