«Авыл» газетасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Авыл» газетасы latin yazuında])
(Авыл газетасы битеннән юнәлтелде)

«Авы́л» - атналык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета. Самар Башкарма комитеты каршындагы ачларга ярдәм күрсәтү бүлеге һәм РКП(б)ның Самар губерна комитеты каршындагы Татар-башкорт бюросы, соңрак губерна халык мәгарифе бүлеге каршындагы Татар-башкорт бюросы һәм татар-башкорт секциясе органы. 1922 елның 4 мартыннан 1924 кә кадәр Самар шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Газета битләрендә хөкүмәт декретлары һәм карарлары басыла; крестьян хуҗалыкларының алдынгы тәҗрибәсе яктыртыла, авыл халкының тормыш һәм хезмәт шартларын яхшырту проблемалары күтәрелә, яшь татар язучыларының әсәрләреннән өзекләр урын ала. Төп рубрикалары: «Губерна хәбәрләре», «Чит ил яңалыклары», «Вакытлы матбугат битләреннән», «Партия тарихыннан», «Яшьләр тормышыннан», «Балалар почмагы», «Әдәбият».

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]