Авыл таңнары (Бакалы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авыл таңнары (Бакалы районы) latin yazuında])
Авыл таңнары
Бакалинские зори
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстанның Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Баш мөхәрир

Валентина Николай кызы Шакирова

Штат корреспондентлары

25

Нигезләнгән

1931

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Бакалы районы, Бакалы авылы, Мостовая ур., 6

Тиражы

7 мең


Веб-сайт: http://bakali.ru/

Авыл таңнарытатар телендә Башкортстанның Бакалы районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси гәҗите. Сәхифәләрендә мәкаләләрдән тыш рәсми документлар да бастырыла.

2014 елның беренче яртыеллыгында гомуми тиражы – 7 мең данә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елда Халык Комиссарлары Советы карары белән районнарда матбугат чаралары барлыкка килә.

Беренче саны 1931 елның 28 сентябрендә «Udarcь» (“Ударчы”) исеме белән чыга. Ул ике полосалы гына булып, 50-60 данәдә чыга.

1938 елга кадәр латин хәрефләре белән татар телендә генә нәшер ителә. 1938 елдан 1953 елга кадәр, рус теленә тәрҗемә ителеп, “Знамя ударника” дубляж гәҗите чыга башлый. 1955 елдан, киресенчә, татар телендәге гәҗит дубляж булып чыга.

1955 - 1990 елларда гәҗит исемен берничә мәртәбә алыштыра: “Коммунизмга” (“К коммунизму”), “Ленин юлы” (“Ленинский путь”) (Бакалы районы белән Шаран районы берләшкәч, 1962), “Октябрь байрагы” (“Знамя Октября”).

1965 елның 1 апреленнән, Бакалы районы яңадан төзелгәч, “Коммунизм байрагы” (“Знамя коммунизма”) исеме белән, 11 000 тираж белән нәшер ителә.

1990 елның 5 маеннан “Авыл таңнары” (“Сельские зори”) исемен ала.

2006 елның 1 октябреннән “Авыл таңнары” (“Бакалинские зори”) булып чыга. Айга бер мәртәбә башкорт телендәМирас” гәҗите дә 300 данә чыга.

Газетта драматург Нәҗип Асанбаев, бертуган шагыйрьләр Фәиз Зөлкәрнәев белән Ләис Зөлкәрнәев һәм башка каләм ияләренең иҗатлары дөнья күрә.[1]

Мөхәррирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мөхәррире А.З. Вахитов була.

Аннан соң гәҗитне нәшер итү эше белән Абрайский, Т.Д. Антонова, С.Н. Балашов, К. Яковлев, Бөек Ватан сугышында катнашкан Б.Ф. Фәрукшин, Сәйфетдинов җитәкчелек итә.

1941 - 1955 елларда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Х. Әсәдуллина гәҗитне җитәкли.

Басмаханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оештыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәшер ителә башлаганда гәҗит муниципаль оешма булып исәпләнә, аннары казна оешмасына әйләнә.

2006 елның 20 октябреннән бүгенге көнгә кадәр Башкортстан Республикасының “Авыл таңнары” редакция - нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе (русча ГУП РБ РИК “Сельские зори”) булып исәпләнә.

Авыл таңнары”, “Бакалинские зори”, “Мирас” гәҗитләрен Башкортстанның Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы финанслый. Үз мөмкинлекләрен дә файдаланалар.

Авыл таңнары” (“Бакалинские зори”) гәҗите ике төс кулланып, атнага 3 мәртәбә, 7 000 данә гомуми тираж белән нәшер ителә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Андреев А.Г., Латыпов А.А. һ.б. Бакалинская земля: история и люди.Уфа, 2010.ISBN 978-5-85051-512-6
  2. Каримов Р.М., Шокурова С.П., Кутырева Ю.А. Бакалинский район. 15 лет землячеству. Бакалы, 2014.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкортстанның Бакалы районы газетасы матур юбилеен билгеләде(үле сылтама)