«Авыл тормышы» журналы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Авыл тормышы» журналы latin yazuında])
(Авыл тормышы журналы битеннән юнәлтелде)
Авыл тормышы

Нигезләнде

1919

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1919

Төп офис

Казан

«Авы́л тормышы́» - айлык авыл хуҗалыгы журналы. Эшче, крестьян һәм кызылармияче депутатларның Казан Советы җир бүлеге органы. 1919 елда Казанда татар телендә нәшер ителә.

Журнал битләрендә хөкүмәтнең декретлары, карарлары басыла, РСФСРда коммуна һәм артельләрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре яктыртыла. Шулай ук урманнарны, елга-күлләрне саклау, иген кырларының торышын яхшырту юлларын күрсәткән мәкаләләр урын ала. «Авыл тормышы» журналы яшь үсентеләр үстерү, авыл хуҗалыгы культураларын кышка әзерләү турында киңәшләр бирә. Төп рубрикалары: «Терлекчелек», «Игенчелек», «Авыл тормышы яңалыклары», «Әртилләр һәм коммуналар».

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.