Авыл утлары (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авыл утлары (газета) latin yazuında])
«Авыл утлары»

«Авыл утлары» газетасы логотибы
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А 3


Нәшер итүче

«Татмедиа» АҖ

Баш мөхәрир

Р.М. Зәкиев

Нигезләнгән

1931

Тел

татар, рус

Төп офис

423970 ТР, Мөслим районы, Мөслим авылы, Пушкин ур., 26.

Тиражы

5 548 (2008)
3 280 (2016)


Веб-сайт: http://www.muslumirc.ru/

«Авыл утлары»1931 елдан Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Мөслим районында татар телендә нәшер ителүче газета, 2003 елда «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мөслим мәгълүмат-мөхәрририят үзәге»нә кергән. Атнаның чәршәмбе, җомга көннәрендә абүнәчеләргә таратыла. Татарчадан русчага тәрҗемә ителеп, «Сельские огни» газетасы чыга.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 16 октябрендә «Күмәк хуҗалык» исеме белән газетаның беренче саны чыга, беренче мөхәррире — Нурмөхәммәтов. Бер генә битле булып, атнага бер, кайчагында ун көнгә бер чыгып килә.

1958 елдан «Колхоз байрагы» исеме белән атнага өч тапкыр, дүрт битле булып чыга. «Американка» станогында кул көче белән басыла. Шул ук елны Мөслим районының рус телендәге «Колхозное знамя» мөстәкыйль газетасы да барлыкка килә. Мөхәррире — Н.В. Григорьев. Хәзерге вакытта татарчадан тәрҗемә ителеп чыгучы «Сельские огни» дубляж газетасы.

1962 елның мартыннан районнарны эреләтү сәясәте шаукымы белән, район газеталары мөстәкыйль булып чыгудан туктый. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнары өчен бер газета чыга һәм таратыла.

1963 елда Мөслим районы бетерелеп, Сарман районына кушылгач, район халкына Сарман районы газетасы «Ленинчы» (хәзерге «Сарман») таратыла.

1965 елның гыйнварыннан Мөслим районы киредән булдырылгач, район газетасы да «Авыл утлары» исеме астында янәдән нәшер ителә башлый.

2003 елның 1 февраленнән, район басмаханәсе, район телерадиокомпаниясе белән берлектә, «Мөслим мәгълүмат-редакция үзәге» дәүләт оешмасына (рус. Государственное учреждение «Муслюмовский информационно-редакционный центр») керә, үзәк директоры Мөдәмил Гыйлемҗан улы Әхмәтов була.

2001 елдан газета офсет ысулы белән Яр Чаллы шәһәрендә, 2003 елдан районның үзендә басыла.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газета мөхәрририяте 1959 елга кадәр Мөслимнең Пушкин урамы, 33нче йортында урнаша. 1959 елда агачтан бурап салынган яңа йортка, 1970 елда кирпечтән салынган ике катлы йортка күчә. 2003 елда янкорма төзелә.

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле елларда газетаның мөхәррирләре булып Һади Кадыйров, Кәримә Фәрдиева, Кәримә Вәлиуллина, Марсель Вәлитов, Наил Мостаев, Фоат Садриев, Федор Ермаков, Алмаз Хәйруллин, Дамир Идиятуллин (1999 елдан), дубляж буенча урынбасарлар булып С. Иванцов, Павел Иванов, Виктор Бустеряков, Рузилә Бәхтиярова, район басмаханәсе җитәкчеләре булып Мансур Сөнгәтуллин, Мулланур Хәйруллин, Таһир Ильясов эшли.

Район газетасы тарихында күренекле шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, тәрҗемәчеләр, журналистлар Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов (1969 елда әдәби хезмәткәр, 1972 елга кадәр газетаның авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли), Рәдиф Гаташ, Наис Гамбәр, Абдулла Сәләхетдинов, Саимә Ибраһимова, Фәрит Гыйльметдинов, Фаяз Дунай, Флүн Мусин, Факил Сафин, Рафис Могыйнов һ.б. якты эз калдырган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1981 елда газетаның беренче саны чыгуга 50 ел тулу уңаеннан, ТАССР Югары шурасы президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
  • 2004 елда журналистларның VII «Бәллүр каләм» конкурсында катнашып, газета «Бәллүр каләм»гә лаек була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]