Авыл хуҗалыгы җитештерү ширкәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авыл хуҗалыгы җитештерү ширкәте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Fortschritt E 512 комбайннары игеннәрне урып-җыюда, Гросботен ширкәте, 1986 ел.

Авыл хуҗалыгы җитештерү ширкәтләре (АХҖШ, алманча Landwirtschaftliche Produktionsgenossenschaft – LPG) – АДҖда өлешчә ирекле рәвештә, ләкин башлыча крәстияннәрнең һәм авыллардагы башка хезмәтчәннәрнең милкен һәм җитештерү коралларын уртак итү юлы белән ирексезләп күмәкләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыл хуҗалыгы берләшмәләре. Аларны оештыру, Алманиянең совет оккупация зонасында үткәрелгән җир реформасының төп һәм мәҗбүри гамәлләреннән берсе буларак, 1952 елда башлана һәм 1960 елда тәмамлана.

Идеологик нигезләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм индустриальләштерү – социализмның төп һәм дөньякүләм идеяләреннән берсе.

Алмания коммунистлар фиркасенең (АКФ) 1930 елда ук кабул ителгән “Алман халкын милли һәм иҗтимагый азат итү” програмында болай диелә:

„Без эре җир биләүчеләрнең хакимлеген җимерәчәкбез, аларның җирләрен һәм җитештерү чараларын түләүсез нигездә тартып алачакбыз һәм ярлы крәстияннәргә тапшырачакбыз, заманча техникасы булган совхозлар оештырачакбыз, авыл пролетариатының эш шартларын яхшыртып, аларны шәһәрләрдәгесе белән тигезләячәкбез һәм шул рәвешчә миллионлаган авыл хезмәтчәннәрен социализм төзүгә җәлеп итәчәкбез“.

Башта, 1945-1951 елларда, АДРда АХҖШ оештырылыр алдыннан, авыл хуҗалыгы җирләре “яңа крәстияннәр” дип аталган җитештерүчеләргә бүлеп бирелә. Җир кишәрлекләренең уртача мәйданы 6 һектар гына тәшкил итә, “яңа крәстияннәр”нең эш тәҗрибәсе аз, техника белән тәэмин ителү дәрәҗәсе һәм хезмәт җитештерүчәнлеге шактый түбән була. Коммунистик хакимият, “авылларда бу рәвешчә рациональ хуҗалык итү мөмкин түгел” дип, ССРБ калыбында реформалар үткәрә башлый. АХҖШ тибындагы хезмәт һәм җитештерү оешмалары АДР икътисадының башка тармакларында да барлыкка килә. Сәнәгатьтә алар, мәсәлән, “халык милкендәге ширкәт” (алманча Volkseigener Betrieb – VEB) дип атала. 

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АХҖШ оештыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания бердәм социалистик фиркасе (АБСФ) 1952 елның июлендә үткәргән фирка конференциясендә икътисад тармакларында дәүләт карамагындагы яки күмәклек нигезендәге ширкәтләр оештыру чаралары билгеләнә. Авыл хуҗалыгында алар АХҖШ рәвешендә тәгаенләнә башлый. Бу уңайдан АДР Халык палатасы (алманча Volkskammer der DDR) кабул иткән кануннар буенча, авыл ширкәтенә хосусый милке һәм шәхси хуҗалыгы булган крәстияннәр генә түгел, ялланып эшләүчеләр, башка авыл хезмәтчәннәре һәм авылларда хезмәт итүче ватандашлар да керә алган.

Хезмәтчәннәрнең күмәк хуҗалыкка уртак милек буларак керткән өлешенә бәйле рәвештә, авыл ширкәтләрнең өч төре барлыкка килә: беришесе – җир кишәрлекләрен, икенчеләре – авыл хуҗалыгы техникасын, өченчеләре – мал-туарны, биналарны һәм башка җиһазларны берләштерү аша. Ширкәт әгъзасы булып китү өчен акчалата кертемнәр дә кабул ителә. Өченче төрдәге ширкәтләр баштарак, “берләштерелгән” мал-туарны асрау өчен зур корылмаларга кытлык аркасында, бик аз була. Ләкин соңрак, еш кына АБСФ һәм ил хакимияте басымы астында, беренче ике төр ширкәтләр дә өченче төргә күчерелә, һәм соңгылары авыл хуҗалыгында өстенлекле булып китә.

Әлбәттә, АДРда да, Советлар Берлегендәге кебек, крәстияннәргә “шәхси өй яны хуҗалыгы” (алманча ''individuelle Hauswirtschaft'') тотарга рөхсәт ителә. Ләкин алар файдалана торган “дәүләт җире” ярты һектардан артмаска тиеш була (Советлар Берлегендә, әйтик, Татарстан шартларында – 20-25 “сутый”). Шәхси хуҗалыктагы мал-туар саны да чикләнгән була.

АХҖШ үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күмәк хуҗалыклардагы сугару җайланмалары, 1989 ел.
Урак өсте башлангач оештырылган балалар бакчасы. Гердсһаген ширкәте, 1983 ел.

Тулаем алганда, бу үзгәрешләрнең күбесендә ССРБ үрнәге, ягъни 1930 еллардагы колхозлаштыру чаралары кулланыла. Аерым хуҗалык булып калырга теләгән крәстияннәргә дәүләт һәм хакимият фиркасе басымы гел көчәя бара. Игенчелектә һәм терлекчелектә кирәк булган заманча җитештерү техникасы дәүләт карамагында гына була, аны куллануга биреп торганда яки машина-трактор станцияләре ярдәменнән файдаланганда аерым хуҗалыкларга карата чикләүләр кертелә.

Нәтиҗәдә, 1952 елдан башлап 1961 елга кадәр, Берлинда һәм АДР чикләрендә “таш дивар” корылганчы, хосусый милеккә ябышып яткан крәстияннәрнең күбесе Көнбатыш Алманиягә качып китә. Алар ташлап калдырган милек һәм хуҗалыклар җирле АХҖШ карамагына күчерелә. Аерым хуҗалыклар АДРда бөтенләй диярлек юкка чыга.

АХҖШ крәстияннәре өчен ял йорты.

1960 елларда АДР авыл хуҗалыгында ширкәтләрне теге яки бу продукция җитештерү буенча (игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, балык тоту, һөнәрмәннәр һ.б.) махсуслаштыру башлана. Ун ел эчендә авыл ширкәтләрендә эшләүчеләрнең уртача саны 19 меңнән 9 меңгә кадәр төшә. Шул ук вакытта алар “халык милкенә” әверелә, ягъни дәүләт карамагына күчерелә. Кайбер тармакларда “махсуслаштырылган” АХҖШ шәһәрләрдәгечә “Халык милке ширкәте” (алманча Volkseigenes Gut, Volkseigene Güter - VEG, әйтелеше: Фольксайгене гүтер - ФЭГ) дип үзгәртелә.

Треппендорф ширкәтенә күчмә байрак тапшыру тантанасы
АХҖШ оештырыла башлауның 35 еллыгы уңаеннан чыгарылган АДР почтасы маркасы, 1987 ел.

1980 елларда АСБФ хакимияте, крәстияннәр һәм аларның продукциясен кулланучы шәһәр халкы ризасызлыгына юлыгып, бу җимергеч реформаларга акрынлап булса да “капиталистларча” үзгәрешләр кертергә мәҗбүр була. Ә инде 1990 елларда, Алмания кабат берләшкәч, элеккеге АДРның авыл хуҗалыгы да күп еллар буе сыналган алман хуҗалык итү калыбына күчә.

Өстәмә мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Arnd Bauerkämper: Ländliche Gesellschaft in der kommunistischen Diktatur. Zwangsmodernisierung und Tradition in Brandenburg 1945–1963. Böhlau, Köln 2002, ISBN 3-412-16101-2 (Zeithistorische Studien 21), (Zugleich Habilitation an der Freien Universität Berlin 2001).
  • Michael Heinz: Von Mähdreschern und Musterdörfern. Industrialisierung der DDR-Landwirtschaft und die Wandlung des ländlichen Lebens am Beispiel der Nordbezirke. Metropol, Berlin 2011, ISBN 978-3-940938-90-9.
  • Mario Janello: Die Entwicklung der landwirtschaftlichen Produktionsgenossenschaften in den sächsischen Bezirken zwischen 1960 und 1969. Dissertation TU Chemnitz, Chemnitz 2012 (Digitalisat)
  • Manfred Kipping: Die Bauern in Oberwiera. Landwirtschaft im Sächsisch-Thüringischen 1945 bis 1990. Sax, Beucha 2000, ISBN 3-930076-75-6.
  • Gerhard Krenz: Notizen zur Landwirtschaftsentwicklung in den Jahren 1945–1990. Erinnerungen und Bekenntnisse eines Zeitzeugen aus dem Bezirk Neubrandenburg. Herausgegeben vom Ministerium für Landwirtschaft und Naturschutz des Landes Mecklenburg-Vorpommern, Landgesellschaft Mecklenburg-Vorpommern mbH. Ministerium für Landwirtschaft und Naturschutz des Landes Mecklenburg-Vorpommern, Schwerin 1996.
  • Elke Scherstjanoi: Zur „Sowjetisierung“ in Agrarwissenschaft und Agrarwirtschaft der DDR, in: Jahrbuch für Forschungen zur Geschichte der Arbeiterbewegung, Heft II/2003.
  • Barbara Schier: Alltagsleben im „sozialistischen Dorf“. Merxleben und seine LPG im Spannungsfeld der SED-Agrarpolitik 1945–1990. Waxmann, Münster u. a. 2001, ISBN 3-8309-1099-1 (Münchner Beiträge zur Volkskunde 30 = Münchener Universitätsschriften).
  • Klaus Schmidt (Hrsg.): Landwirtschaft in der DDR. VEG, LPG und Kooperationen – wie sie wurden, was sie waren, was aus ihnen geworden ist. Agrimedia, Clenze 2009, ISBN 978-3-86037-977-6.
  • Jens Schöne: Frühling auf dem Lande? Die Kollektivierung der DDR-Landwirtschaft. Ch. Links, Berlin, 2005, ISBN 3-86153-360-X (Zugleich Dissertation an der Freien Universität Berlin 2004 unter dem Titel: Agrarpolitik und Krisenmanagement).
  • Ina Schumann, Jürgen Knauss (Hrsg.): LPG in Blankenhain. Die Geschichte der Landwirtschaftlichen Produktionsgenossenschaften (LPG) am Beispiel des Rittergutsdorf Blankenhain in Sachsen (1945 bis 1991). Schloss Blankenhain – Agrar- und Freilichtmuseum, Crimmitschau, 2004 (Blankenhainer Berichte 13, ZDB-ID 1390262-3).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]