Агалак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агалак latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы XV гасыр
Үлем датасы 1508
Һөнәр төре дипломат

Агалак (Әл-Җаһир[1], туган вакыты билгесез — 1508 елда үлгән) - Төмән ханлыгы ханы (1496-1505) Шәйбанидлар нәселеннән, Мәхмүднең улы. Казан ханы Шаһ-Галиның бабасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1496 елда Ногай кенәзе Ямгурчы һәм Казан аксөякләренең бер өлеше ярдәме белән, моңарчы Төмән ханлыгы тәхетендә утырган абыйсы Мәмүкне Казан тәхетенә урнаштыруда катнаша. Аны Мәскәүгә киткән мәскәүлеләр тарафыннан куелган Мөхәммәт Әмин урынына куялар.

1496 елда абыйсы Мәмүк хан Казан тәхетенә утыргач Агалак хан Төмән ханлыгы белән идарә итә башлый. Агалак ханның идарәчелек дәвере 1505 елга кадәр бара. Төмән тәхетен ул үзенең улы - Ибраһим Котлыкка калдыра.

Алар икесе дә Урал һәм Арал буйларында, шул исәптән бу регионга русларның үтеп керүенә каршы көрәштә уңышсыз сәясәт алып барганнар.

Төмән ханлыгы җирле ханнарның ерак төбәкләр белән идарәдә сәясәте нәтиҗәсендә бик начар шартларда үсеш алган. XV гасыр уртасыннан климат салкынаю ягына үзгәрә башлаган, ул кече боз чоры буларак билгеле. Бу Көнбатыш Себернең көньягында традицион күчмә терлекчелекне алып бару кыенлаштыра, бу исә халыкның нугай һәм үзбәк лидерлары арасына, көньяк күршеләренә китүенә китерә. Бу чорда төмән халкы көньякка, Арал буена һәм Сырдарьяга китә, анда Бохара һәм Хивә ханлыклары төзүдә катнаша.

Ул вакытта династия исеме буенча җирле халык та «шибан татарлары» яки территория һәм башкала атамасы буенча «төмән татарлары» дип аталган, тик ханлык халкы Себер халкы белән бергә булган.

Әлеге чорда Көнбатыш Себернең көньягында урнашкан Төмән ханлыгы, көчле Нугай урдасыннан хәрби ярдәм алып, халыкара сәясәтнең мөһим өлешенә әверелә. Шуннан файдаланып хан Мәскәү князе Иван III белән юлламалар алмашкае, Казан хакимиятләре турындагы мәсьәләне хәл итүгә тыкшынган, Арал буе һәм Сырдарьядагы җирләрне саклау өчен көрәшкән, шулай ук Әстерханга ике поход кылган. Болар барысы да тышкы табыш алу өчен кирәк була, аны тарату ханның абруен арттыруга һәм аның хакимиятен тотрыкландыруга ярдәм иткән.

Мәскәү Казан тәхетенә Абдул-Латифны куя алганнан соң, 1499 елда Агалак хан аны алып ташларга маташа, тик рус гаскәрләренең Казанга юл тотканнары дигән хәбәр таралгач әлеге гамәленнән тыелырга мәҗбүр була.

1508 еллар тирәсендә Нугай бие Хәсән үзенең абруен күтәрү өчен аны хан итеп куеп үзен аның каршында бәкләребәк итеп калдырырга тырышса да, бу ниятен ашыру өчен Нугай ханнарыннан ярдәм ала алмаган. Шуннан соң Хәсән дә, Агалак та искә алынмый. Бәлки, алар шул чордан соң үтерелгәннәрдер.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Славянская энциклопедия. Киевская Русь — Московия: в 2 т. / Автор-составитель В. В. Богуславский. — Т. 1. — С. 10.
  • Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. «ИНСАН», Москва, 1991
  • Трепавлов В. В. История Ногайской Орды. Москва. Издательская фирма «Восточная литература», РАН.