Агач гөмбәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агач гөмбәләре latin yazuında])

Ага́ч гөмбәләре́ (ку гөмбәләре) - базидиомицетлар классының афиллофор гөмбәләр тәртибендәге базидиаль гөмбәләр төркеме. 10 семьялыкны, 600 гә якын төрне үз эченә ала, барлык континентларда да таралганнар. ТР территориясендә имән агач гөмбәләре (Inohotus dryophilus), усак агач гөмбәләре (Pһellinus tremulae), чын агач гөмбәләре (Fomes fomentarius), каймалы агач гөмбәләре (Fomitorsis pinicola), каен болыты (Piptoporus betulinus), имән болыты (Daedalea quercina) һ.б. очрый.

Агач гөмбәләренең вегетатив өлеше (мицелий) тере яки корыган агачлар үзагачында үсә, аларны черетә. Үрчүнең төп формасы - базидиоспоралы базидияләр, алар зурлыгы, формасы (тояксыман, төерсыман, мендәрсыман, җәелгән яки җәелеп кайтарылган, утырып торган ярым эшләпәле, түгәрәк эшләпәле һ.б.), өслек рәвеше (шома яки ярыкланган, шәрә, төкле, кыллы, бәрхетсыман һ.б.ш.) буенча төрле булган һәм берьеллык яки күпьеллык үрчү өлешләрендә барлыкка килә. Кайбер агач гөмбәләре үрчү өлешләре өслекләренең төсе ачык (сары, кызгылт сары, кызыл), эчке тукымасы еш кына башка төстә була.

Агач гөмбәләренең туенуы һәм матдәләр алмашы үзагач торышына һәм агачның физиологик халәтенә бәйле. Гөмбәләргә туену өчен кирәк булган матдәләрнең күп өлеше эреми торган хәлдә була. Гөмбә үзагачка бүлеп чыгара торган ферментлар ярдәмендә субстрат кушылмалар эреми торган халәттән эри торганга әверелә. Агачны бозучы барлык гөмбәләр дә целлюлозаны тарката торган целлюлаза ферментын бүлеп чыгара. Кайбер агач гөмбәләре шулай ук лигниннарны таркатучы оксидаза ферментларын чыгаралар. Үзагачның таркалуы агач череп бетүгә кадәр бик күпкә элегрәк башлана. Урманнарда агач гөмбәләре китереп чыгарган черек авыруларыннан килгән зыян шактый зур һәм ул үсеп утырган агачларны зәгыйфьләү һәм юкка чыгаруга китерүче биологик зыяннан гыйбарәт. Кара каен гөмбәсе антибиотик һ.б. кыйммәтле сыйфатларг ия, дарулар һәм биопрепаратлар алу өчен файдаланыла. Каты төкле агач гөмбәләре (Inonotus hispidus) матур бизәкле була һәм шкатулкалар, сувенирлар ясауда кулланыла. Җәймәле ку гөмбәсе (Polyporus agariceus), лаклы ку гөмбәсе (Ganoderma lucidum), пычрак-сары ку гөмбәсе (Dichomitis squalens) һ.б.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]