Агиш Гыйрфан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агиш Гыйрфан latin yazuında])
Агиш Гыйрфан
Агиш Ғирфан
Туган телдә исем Агиш Шәех улы Гыйрфанов
Туган 14 апрель 1928(1928-04-14)
Тәйми (Таймый, Атау), Мәсәгуть кантоны, БАССР
Үлгән 8 ноябрь 1999(1999-11-08) (71 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Ата-ана
  • Шәех Сәгъди, укытучы, шагыйрь[1] (әти)
  • Сәлимә (әни)
Бүләк һәм премияләре БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978)
РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)

Агиш Гыйрфан (псевдоним, чын исеме Агиш Шәех улы Гыйрфанов, баш. Агиш Ғирфан, Агиш Шәйех улы Ғирфанов) – язучы, журналист. БАССР (1978) һәм РСФСР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның 14 апрелендә БАССР Мәсәгуть кантоны (хәзерге Салават районы) Тәйми (Таймый, Атау) авылында туган. Язучы Һади Сәгъдинең һәм әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең якын туганы.[2]

1942-1945 елларда Мәсәгуть педагогика укуханәсендә укый.

1950 елда Уфа педагогия институтын тәмамлый.

1950-1951 елларда Учалы районы Наурыз мәктәбендә укыта.

1951-1954 елларда хәрби хезмәттә.

1954-1959 елларда Әбҗәлил районында Таштимер мәктәбе директоры.

1959-1964, 1984-1989 елларда «Һәнәк»(Сәнәк) журналында бүлек мөдире, радио комитетында балалар өчен тапшырулар мөхәррире.

1966-1984 елларда китап нәшриятында матур әдәбият мөхәрририяте мөдире.[3]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агиш Гыйрфан әсәрләре басылган китап
Агиш Гыйрфанның китабы

1950 елларда журналистика аша әдәбиятка килә, үзенчәлекле прозаик булып таныла. «Һәнәк» (Сәнәк) журналы битләрендә иҗатының юмор һәм сатира юнәлешен камилләштерә.

  • «Дан туртасы» романында (1970) искелек калдыкларын, кода-кодагыйлыкны фаш итә.[4]
  • «Арткы ишектән» (1968), «Тыныч йокы» (1973), «Могҗиза» (1977), «Яшәрү сере» (1984), «Серле бетү» (1998) китапларына кергән повесть һәм хикәяләрендә дә тормыштагы демагогия, күз буяу, дан артыннан куу кебек зәгыйфь күренешләрне тәнкыйтьли, колоритлы сатирик образлар тудыра.[5]
  • «Язлар ике килә» (1982) романында авыл тормышының, табигать һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен мавыктыргыч итеп тасвирлый.
  • Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә: Лев Толстой, Антон Чехов, Николай Носовның аерым әсәрләрен тәрҗемә итә.
  • Драматургия өлкәсендә дә өлеше бар. «Үзән буйлары ямьле» пьесасы Уфа театрларында куелды.[6]
  • Байтак әсәрләре рус һәм башка телләргә тәрҗемә итеп басылган.
  • 1971 елдан ССРБ язучылар берлегендә тора.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978).
  • РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. С. Поварисов. Сатира уты белән . Ағиҙел, 1971, № 2.(башк.)

2. Р. Баемов. «Дан туртасы» дигән китабына кереш сүз. Уфа, 1988.(башк.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таймый авылы тарихы (рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. уфаген.ру сайтында
  2. Уфа сайты, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2014-11-09 
  3. Башкортстан (белешмәлек)
  4. Башкорт энциклопедиясендә, archived from the original on 2017-02-07, retrieved 2021-08-13 
  5. БР мәдәният дөньясы сайтында(үле сылтама)
  6. Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 120 биттә.