Агреман
Внешний вид
Агреман |
Агреман (фр. agrément — хуплау, ризалык) ― бер дәүләтнең билгеле бер затны икенче дәүләтнең дипломатик вәкиллеге башлыгы сыйфатында билгеләүгә алдан ризалыгы[1]. Әгәр билгеләнгән дипломат кабул итүче дәүләт өчен яраклы булса, кабул итүче дәүләт аккредитация бирә[2].
Норматив база
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Агреман күпчелек дипломатик мөнәсәбәтләр өчен нигез сала торган халыкара килешү ― дипломатик мөнәсәбәтләр турында Вена конвенциясе[d] белән билгеләнә.
Гомум кабул ителгән кагыйдәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Агреман бары тик дипломатик миссияләр башлыкларына гына (хәзерге практикада — илчеләргә[d]) һәм, кагыйдә буларак, кабул итүче илнең чит ил эшләре ведомствосы[d] аша китеп баручы илче яки дипломатик миссиянең өлкән хезмәткәре аша сорала.
- Агреман соравында билгеләнергә тиешле зат турында кайбер биографик мәгълүматлар хәбәр ителә.
- Гадәттә агреман язма формада сорала һәм аңа язма формада җавап бирелә; агреман турындагы язышу һәм аннан баш тарту ихтималы фаш ителми.
- Кайбер илләрнең практикасы буенча, агреман телдән сорала, шулай ук телдән җавап бирелә.
- Агреманны алганнан соң кандидат «персона грата» га әверелә; тискәре җавап әлеге зат «персона нон грата»[d] дип санала дигәнне аңлата[3][4].
- Килүче дипломат үзе белән кабул итүче дәүләт башлыгына килгән дәүләттән ышаныч грамотасы[d] яки lettres de créance дип аталган ышаныч хаты алып килә. Хат кабул итүче дәүләтнең дәүләт башлыгына тапшырыла һәм шул рәвешле дипломат кабул итүче дәүләтнең дипломатик корпусы составына кабул ителә һәм дипломатик исемлеккә кертелә. Күрсәтелгән зат кабул итүче дәүләттә дипломатик иммунитеттан файдалана.
- Кабул итү дәүләтенә агреманнан баш тарту сәбәпләрен әйтү мәҗбүри түгел[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ NOTE CIRCULAIRE SUR L'ACCRÉDITATION D'UN CHEF DE MISSION DIPLOMATIQUE EN BELGIQUE. Kingdom of Belgium, Federal Public Service Foreign Affairs (15 April 2011).
- ↑ He's Willkommen in Germany: Berlin Gives Green Light to Obama's Ambassador Pick (ингл.), SPIEGEL ONLINE, Hamburg.
- ↑ Horton, Scott (2009-07-29). Ambassadorships for Sale. Harper's Magazine.
- ↑ Crowley, Michael. Puzzle in Ukraine Crisis: Where's the U.S. Ambassador? (en-US), The New York Times (2022-02-11).
- ↑ Дипломатический словарь. — Т. 1 / под ред. А. А. Громыко, А. Г. Ковалева, П. П. Севостьянова, С. Л. Тихвинского. — М.: Наука, 1985. — С. 7.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Молочков Ф. Ф. Дипломатический протокол и дипломатическая практика. — М., 1979. — С. 36—47.