Агусан поты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агусан поты latin yazuında])
Агусан поты.

Агусан поты (киң рәвештә Филипинда Алтын Тара буларак мәгълүм, әмма бу аллюзия булырга мөмкин).[1] Бу потны Буддачылык Тара Алиһәсе дип тәңгәл китерәләр), аның авырлыгы 2 кг (4,4 фунт).[2] Ул 21 карат алтыннан ясалган пот, 1917 елда Филипинда, Минданаода, Эсперанцада Вава Елгасы ярларында табылган булган.[3] 9-ынчы – 10-ынчы гасырларга карый. Сынның биеклеге якынча 178 мм (7 дюйм)[4] ул хатын-кыз Һинд дине яки Буддачылык Алиһәсе, аякларып кисештергән килеш һәм бай итеп бизәлгән баш киеме һәм тәненең төрле өлешләрендә бизәкләр белән утыра. Хәзер ул Чикагода Табигый Тарихның Кыр Музеенда күргәзмәдә.[5] Ачылудан бирле алтын сын белән чагылыш тапкан Алиһәнең идентиклыгы бәхәсле булган.[6] Алтын сынның фараз ителгән идентиклыгы Һинд дине Шиваизм Алиһәсеннән Буддачылык Тара Алиһәсенә кадәр. Күптән түгел булган өйрәнүләр сын Ваджраяна традициясенең Ваджрасалайя Алиһәсе дип фараз итә.[7][8]

Идентиклыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эйч. Отлей Бейер буенча сурәт Һинд дине Шиваизм Алиһәнеке, әмма асаба һөнәр ияләре дини якатан әһәмиятле булган ишарәләре тиешлечә күчерелмәгән булган. Шулай итеп Һинд дине Филипинда Фердинанд Магеллан килгәнчә булганны фараз итәргә мөмкинчелек бирә, әмма шулай ук иртә Филипинлыларның Маҗапаһит Империясенең камил булмаган Һинд дине юрамасы булганны фараз итәргә була. Асаба кешеләр Һинд динен кабул итмәгәннәр, ә Һинд дине традициясен кабул итеп асаба Анито диннәрен калдырганнар. Фараз иткәнчә алтын Агусан сурәте иртә Маҗапаһит чорының Нганджук Регентлыгы бронза сурәтләреннән модельләнгән яки күчермә ясалган булырга мөмкин.[9]

Бу сурәтне Батавиядән 1920 елда Ф.Д.К.Бошның өйрәнүе ул Минданао асаба эшчеләр тарафыннан тарафыннан иртә Маҗапаһит чорының Нганджук регентлыгыннан күчермә ясалу нәтиҗәсенә килгән, бары тик асаба сәнгать һөнәр ияләре кулда тотылган аерып торучы хасиятләрне исәпкә алмаганнар. Мөгаен, аның Ява шахта эшләүчеләре белән ниндидер бәйләнеше булган, алар 14-енче гасыр уртасы яки ахырында Агусан-Суригаода алтын җитештерә торган булганнар. Сурәт мөгаен Шиваизм Алиһәсенең һәм "Бутуан" исеме белән тәңгәл килә.Эйч. Отли Байер, 1947

[10] Башка яктан Хуан Р. Франциско Байерның алтын сурәтенең идентиклыгы турында нәтиҗәсен бәхәсле дип тапкан. Аеруча, ул Байерның түбәндәге фаразларын шик астына куйган: (1) "Бутуан" сүзенең килеп чыгышын; (2) Бутуанның патшасы мөселман булмыйча Һинд диненең Шива юнәлеше тарафдары булырга тиеш икәнен; (3) Мандаяслар арасында (Агусан сурәте табылганнан көньякта) башка һәм Себуда башка Шиваизм сурәтләре табылуы алтын сынны хатын-кыз Шиваит Алиһәсе белән тәңгәл китерергә нигез булуы. Соңгы фаразны исәпкә алып, Франциско башка Байер искә алган “Шиваизм” итеп күрсәткән сурәтләрнең идентиклыгы (аларның күпчелеге 1930-ынчы еллар башында Атенео де Манила Музеенда янгын вакытында юк булган) шулай ук сорау астында, чөнки Себу сурәтенең фотографиясен өйрәнгән Джон Кэролл ышануынча ул "Авалокитешвара, ә Шива түгел".[11] Франциско алтын потының янә өйрәнүе нигезендә ул Буддачылык Тара Алиһәсен чагылдыра дип фараз ясаган.[12]

Алиһә сурәте Буддачылык Махаяна төркеме пантеоныннан охшаш дип күренә. Ул хатын-кыз Боддхисаттва концепциясенә карый һәм шул ук вакытта Һинд дине Алиһәсе (Шактиның) коллегасына охшаш, Тара Алиһәсе буларак (яки Буддачылык Илаһының хатыны буларак), бу Көньяк-көнчыгыш Азиядә Буддачылык үсешенең хасияте.
[13]

Явада, Нганджукта казып алынган Ваджрадһату Мандала бронза сыннар. Бу сыннарның Агусан сурәте белән стилистик охшашлыгы бар.

Агусан сурәтенең тагын бер идентик шәхесләнеше тәкъдим итүче Ваджраласья, Алмаз Патшалыгы (Ваджрадһату) дип аталган эчке түгәрәктә мандалада хатын-кызлар. Тантрик Буддачылыкның алмаз патшалыгы мандаласы метафорик яки символик манерада Галәмне чагылдыручы нәфис итеп эшләнгән диаграммалар. Мандалар ике үлчәмле (я вакытлыча яссы өслекләрдә, я металл табакларда уеп ясап) чагылырга мөмкин, я өч үлчәмле сын таблосында, яки Үзәк Явада Боробудур кебек зур архитектура корылмалары. Өч үлчәмле мандалар изге ритуаллар өчен кулланылырга мөмкин булган, боларга су, чәчәк, хушбуй, лампалар, яга торган әйберләр, һ.б. тәкъдим итү кергән. Алмаз патшалыгы мандаласы иртә Буддачылык мандаларның яхшы мәгълүм булган һәм яхшы документланганнарның берсе булып тора. Шундый мандаланың үзәгендә Будда Вайрочана урнашкан, ул эчке түгәрәк Илаһлар белән әйләндерелеп алынган. Дүрт Галәм Буддалар эчке түгәрәкнең дүрт кардиналь нокталарында урнашкан,[14] Аларның һәрберсе тирәли дүрт ярдәмче, шул ук вакытта дүрт тәкъдим итүче Алиһәләр эчке түгәрәкнең дүрт почмагында. Будда Вайрочанага ясалган тәкъдимнәр белән ассоциацияләнгән дүрт эчке Алиһә: алар Ваджраласайя (көньяк-көнчыгыш почмакта "гашыйк биюе"), Ваджрамала (көньяк-көнбатышта утыручы "гирлянда"), Ваджрагита (төньяк-көнбатышта утыручы "җыр") һәм Ваджрамртья ("бию", төньяк-көнчыгышта утыра). Тышкы түгәрәктә уналты Илаһлар, дүртесе дүрт кардиналь юнәлеш буенча тезелгән, шул ук вакытта арадаш почмакларда дүрт күбрәк “тышкы” тәкъдим итү Алиһәләре. Тышкы түгәрәк тирәли тагын 1000 Будда һәм чикләрне яклаучы 24 Илаһ, шул ук вакытта дүрт сакчы Илаһлар дүрт кардиналь юнәлештә дүрт порталны яклыйлар. Агусан сурәтен Ваджраласья дип таныган булып Тибет галиме Роб Линротһе булган, Ваджраласья гел куллары ботларында яткан килеш итеп күрсәтелгән.[15] Флорина Капистрано-Бэйкер бу нәтиҗә белән килешә, һәм Агусан алтын сурәте һәм өч үлчәмле Алтын Патшалыгы Мандаласына караган, мәсьәлән, Нганджук, Явада табылган дүрт брозна Илаһлары потлары белән охшашлыкларны билгеләп үтә (алар тышкы түгәрәкнең дүрт тәкъдим итүче Алиһәләне чагылдыра). Нганджук потлары һәм Агусан алтын сурәтләре арасында уртак хасиятләр 1920 елда Нидерланд галиме Ф.Д.К. Бош тарафыннан янә тәкъдим ителгән булган, шулай да шул вакытта ул игнорирланган булган, чөнки шул вакытта тәкъдим ителгән бронза сыннарның иллюстрацияләре тәкъдим ителмәгән булган. Күптән түгел өйрәнү хәзер Агусан алтын сурәте һәм Нганджук бронза Илаһлары арасында мөнәсәбәтне янә бәһа бирә, чөнки алар якынча шул вакытта ясалган булган дип ышаныла (10-ынчы-11-енче гасырлар). Алтын потның тәкъдим итүче Алиһә Ваджраласья белән идентификациясе аның Алтын Патшалыгы мандаласы белән ассоциацияләнгән тәкъдим итүче Илаһларның зуррак тупланмасы, аның кайдан чыкканы мәгълүм түгел булып кала һәм вакытта югалган булганга охшаган.[16]

Гәрчә Агусан Although study of the relationship between the Agusan Ваджраласьясы һәм Нганджук тәкъдим итүче Алиһәләр арасында мөнәсәбәтне күрмичә калсалар да, Агусан сурәте шул ук жанрга карый. Florina H. Capistrano-Baker. "Butuan in Early Southeast Asia".Philippine Ancestral Gold (2011) [17]

Сурәтнең галимнәр тарафыннан идентификацияне авыр итүче факторларның берсе булып аның махсус иконографик атрибутлары булмау. Филипинда алтын белән эшләүче зәркән осталары Һинду һәм Буддачылык сәнгать шартларын белгәннәр, әмма аларны хасиятле Илаһлар буларак идентификацияләргә мөмкинчелек бирә торган мотивларны кертмәгәннәр.[18]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Агусан поты Манобо хатыны тарафыннан Вава Елгасы ярларында Эсперанца, Агусан дель Сур янында табылган булган.[19] Ул артефактны маника (курчак) итеп, аны шул вакытта Агусан генерал губернаторы Блас Баклагонга бирелгәнчегә кадәр тоткан.[20], Шуннан соң ул Буваван ни Баклагон исемен (Баклагонның Алтыны) исемен алган. Шулай да, алтын потны табучының оныга кызы Констанция Гуриаль буенча, аның Белай Кампос исемле дәү әнисе аны маника (курчак) дип тоткан һәм соңыннан аны алтарьга табыну өчен куйган, ул аның традицион Манобо йортыннан урланып алып кителгәнчегә кадәр.[21] Соңыннан ул Блас Баклагон кулларына эләккән. 1918 елда Баклагон артефактны доктор Эйч. Отли Бейер игътибарына тәкъдим иткән, ул аны "Филипин археологиясендә табылган иң күркәм табылган әйбер" дип атаган. Шул вакытта Филипин Университетында антропология департаменты сәркатибе һәм Филипин Милли Музееның ихтирамлы кураторы булган Байер Филипинда Америка колониаль хөкүмәтен Агусан сурәтен Манилада Филипин Милли Музее өчен сатып алырга ризалаштырган. Шулай да хөкүмәт артефактны фондлар җитмәүгә күрә артефактны сатып ала алмаган.[22] Шуннан соң аның иясе Агусан Кокос Ширкәте булган, аларга Блас Баклагон бурыч бирергә тиеш булган. Булу яңалыклары ахыр чиктә Лаузи Вуд кебек әһәмиятле кешеләргә барып җиткән, аның ире Леонард Вуд Филипинда Америка генерал-губернаторы булып хезмәт иткән. Сурәт алтын кыйммәте өчен эретелергә мөмкин булуыннан куркып, Вуд ханым алтын артефактны сатып алу өчен иганә компаниясен алып барган. Иганә җыю кампаниясендә ярдәм итүчеләргә Чикаго Кыр Музееның Көньяк-Көнчыгыш Азия департаменты кураторы Фэй-Купер Коул белән Чикаго Университеты профессоры Шалер Мэттьюс кергән.[23] Аларның максатлары пот соңыннан 1922 елда ₱4,000.00 суммасы бәрабәренә музей өчен сатып алынгач ирешелгән булган. Америка шуннан соң 1922 елда Америка Кушма Штатларына җибәрелгән булган һәм шуннан соң Чикагода Табигый Тарихның Кыр Музеенда урнаштырылган булган, анда ул хәзерге көнгәчә саклана.

Recovery[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артефакт Филипин халкы һәм Америкалылар арасында еллар буена конфликт сәбәбе булган һәм күп Филипин галимнәре аның кайтарылган булуын таләп иткән. Ул илнең милли хәзинәсе буларак каралган булган, ачылу вакытында игълан ителмәгән булган һәм Америкалыларг милли финанс авырлыгы чорында сатылган булган, бу Филипин хөкүмәтенең аукционга чыгарылганда артефактны сатып ала алмавына китергән. Галимнәр фараз иткәнчә, Кыр Музее артефактны сатып алу сәбәбе аның эретелергә мөмкин булуы, шуңа күрә Кыр Музее аны кайтарырга тиеш, я кимендә Филипинга артефактны кире сатып алырга рөхсәт итәргә, чөнки сынның алтын өчен эретү сценарие чынга охшамаган.[24][25] Шулай ук Америка музее Америка колониаль хөкүмәте астында Филипин финанс авырлыклар кичергәндә сатып алынганы искә алына. Агусан сурәтенең кайтаруның төп яклаучыларның берсе булып элеккеге Сенатор Акуилино Пиментел Джуниор. булган, ул Филипинга репатриацияне яклау максаты соңгы привилегия чыгышын ясаган.[24] Чикагода Кыр Музее раслаганча, ул алтын потны Филипин хөкүмәте "бик сораган" очракта кайтара ала дип раслаган.[24][25] 2018 елның апрелендә GMA Network документаль фильмында Агуан сурәте булган, бу юлы Агусан дель Сур кешеләре сынның репатриациясен тәэмин иткәннәр.[24] Галимнәр шулай ук Филипиннарның артефактка ия булу хокукы өчен документны тапканнар.[24] Галимнәр хөкүмәт белән бергә Америка Штатларында, Чикаго Кыр Музеенда күргәзмәдә булган Филипиннарның алтын потка соравына ирешергә соралган булган..[24][25]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Francisco, Juan R. (1963). «A Note on the Golden Image of Agusan». Philippine Studies 11 (3): 390–400. ISSN 0031-7837. “The question of its identification is still undecided.”
  2. 109928 Agusan gold figure | Philippines | The Field Museum. әлеге чыганактан 30 May 2019 архивланды. “Description: Agusan gold image of Hindu deity [figure Devi, goddess. A.D. 1000-1300. 4 1/2 pound, solid gold figure of a Hindu or Buddhist deity]”
  3. Francisco, Juan R. (1963). «A Note on the Golden Image of Agusan». Philippine Studies 11 (3): 390–400. ISSN 0031-7837. “It was found in 1917 on the left bank of the Wawa River near Esperanza, Agusan, eastern Mindanao, following a storm and flood”
  4. Field Museum of Natural History. FMNH 109928. әлеге чыганактан 1 June 2019 архивланды. “Statue [figure] is about 178 mm in height (FMNH A109928).”
  5. 109928 Agusan gold figure | Philippines | The Field Museum. әлеге чыганактан 30 May 2019 архивланды.
  6. Capistrano-Baker, Florina H; Guy, John; Miksic, John N (2011). "Chapter 4 - Butuan in Early Southeast Asia" (in English). Philippine ancestral gold. Ayala Foundation ; NUS Press. p. 251. ISBN 9789718551745. OCLC 724647223 . "From the time the Agusan image first came to light, the identity of the female portrayed has been the subject of conjecture and contention." 
  7. Orlina, Roderick (2012). «Epigraphical evidence for the cult of Mahāpratisarā in the Philippines» (en). Journal of the International Association of Buddhist Studies 35 (1–2): 165–166. ISSN 0193-600X. “This image was previously thought to be a distorted Tārā, but was recently correctly identified as a Vajralāsyā (‘Bodhisattva of amorous dance’), one of the four deities associated with providing offerings to the Buddha Vairocana and located in the southeast corner of a Vajradhātumaṇḍala.”
  8. Agusan Gold Vajralasya (en). әлеге чыганактан 1 June 2019 архивланды. “Scholars think that the statue may represent an offering goddess from a three-dimensional Vajradhatu (Diamond World) mandala.”
  9. [Bronze statues from Nganjuk OD-3577 | Digital Collections].
  10. H. Otley Beyer, "Outline Review of Philippine Archaeology by Islands and Provinces," Philippine Journal of Science, Vol.77,Nos.34 (July–August 1947),pp. 205-374
  11. Francisco, Juan R. (1963). «A Note on the Golden Image of Agusan». Philippine Studies 11 (3). ISSN 0031-7837. “The problem here is that the images referred to were destroyed in the fire that consumed the Ateneo de Manila Museum in the early 1930s. Their identity is at best questionable, since John Carroll, who examined a photograph of the Cebu image, believes that it is "an Avalokitesvara, not a Siva"”
  12. Francisco, Juan R. (1971). «Reflexions on the migration theory vis-à-vis the coming of Indian influences in the Philippines». Asian Studies. “There is the now famous Agusan image, which was originally identified as Saiva in orientation by Beyer, but which I identified as a Buddhist Tara on the basis of a re-study of the image.”
  13. Francisco, Juan R. (1963). «A Note on the Golden Image of Agusan». Philippine Studies 11 (3). ISSN 0031-7837.
  14. Capistrano-Baker, Florina H; Guy, John; Miksic, John N (2011) (in English). Philippine ancestral gold. Ayala Foundation ; NUS Press. p. 253. ISBN 9789718551745. OCLC 724647223 . "Вайрочана тирәли дүрт Будда, ул көнчыгышта Аксобһья, ул көнчыгышка таба ишарә ясый; көньякта Ратнасамбһава, ул иганә ишарәсен ясый; көнбатышта медитациядә Амитабһа; һәм төньякта Амогһасиддһ ул куркусызлык ишарәсен күрсәтә." 
  15. Capistrano-Baker, Florina H; Guy, John; Miksic, John N (2011). "Chapter 4 - Butuan in Early Southeast Asia" (in English). Philippine ancestral gold. Ayala Foundation ; NUS Press. p. 253. ISBN 9789718551745. OCLC 724647223 . "Tibetan scholar Rob Linrothe identifies the Agusan image as one of the four "inner" offering goddesses in a three-dimensional vajradhatu, or Diamond World, mandala." 
  16. Guy, John; Miksic, John N. (2011) (in en). Philippine Ancestral Gold. Ayala Foundation. p. 254. ISBN 978-9971-69-562-0. https://books.google.com/?id=r2brZwEACAAJ. "The recovery of a single offering goddess that is most likely part of a larger set brings up a number of intriguing questions. Where are the other figures?" 
  17. Capistrano-Baker, Florina H; Guy, John; Miksic, John N (2011) (in English). Philippine ancestral gold. Ayala Foundation ; NUS Press. p. 254. ISBN 9789718551745. OCLC 724647223 . 
  18. Miksic, John Norman; Yian, Goh Geok (2016) (in en). Ancient Southeast Asia. Routledge. p. 415. ISBN 9781317279037. https://books.google.com/?id=R8tCDQAAQBAJ&dq=Ancient+Southeast+Asia. "Филипиннарда кайчан булса да табылган иң күркәм борынгы сыннарның берсе булып Агусанда 1917 елда табылган алтып пот тора. Ул Һинд Илаһларына бик охшашs, әмма аерып торучы иконографик хасиятләре юк. Локсин Тупланмасында берничә объект күрсәткәнчә Филипин алтын зәркәнчеләре, әмма аларны хасиятле Илаһлар дип идентификацияләргә мөмкин итәргә мотивларны кертмәгәннәр. Филипин алтын зәркәнчеләре моны максатчан итеп этник идентиклыкларын күрсәтер өчен эшләгәннәр дигән фараз бар." 
  19. Hontiveros, Greg (2004) (in English). Butuan of a thousand years. Butuan City Historical & Cultural Foundation. p. 21. ISBN 978-971-8860-02-1. OCLC 60754261 . "Ул 1917 елда Манобо хатыны тарафыннан Вава Елгасы ярларында a Manobo woman along the banks of Wawa River, not far from its confluence with Agusan River, in Esperanza, Agusan del Sur." 
  20. Beyer, H. Otley (1949) (in English). Outline review of Philippine archaeology by islands and provinces. Bureau of Printing. p. 301. OCLC 20115346 . "It was found by a woman who had entered the ravine, after the storm; and from her hands it passed into those of Bias Baklagon, a local official." 
  21. Калып:Cite AV media
  22. Capistrano-Baker, Florina H; Guy, John; Miksic, John N (2011). "The Aqusan lmaqe in the Field Museum of Natural History (Jamie Kelly)" (in English). Philippine ancestral gold. Ayala Foundation ; NUS Press. p. 262. OCLC 1110166645 . "He implored the American colonial government to purchase the image for the museum. But his lobbying efforts were unsuccessful, as the government claimed it had no available funds to purchase it." 
  23. Capistrano-Baker, Florina H; Guy, John; Miksic, John N (2011). "The Aqusan lmaqe in the Field Museum of Natural History (Jamie Kelly)" (in English). Philippine ancestral gold. Ayala Foundation ; NUS Press. p. 262. OCLC 1110166645 . "Fearing that the image might be melted down for its value in gold, Mrs. Wood raised funds to purchase it for the Field Museum of Natural History in Chicago. She enlisted the help of Cole, then Southeast Asian curator at the Chicago museum, and Shaler Matthews, a professor in the Divinity School at the University of Chicago." 
  24. 24,0 24,1 24,2 24,3 24,4 24,5 Agusan Gold Vajralasya. Philippine Heritage Collection. Field Museum of Natural History. әлеге чыганактан 2017-10-01 архивланды. 2020-05-18 тикшерелгән.
  25. 25,0 25,1 25,2 https://www.youtube.com/watch?v=-6uaS8lcygw