Ада Диева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ада Диева latin yazuında])
Ада Диева

Ада Диева Анатолий Демьянов белән, 2018 ел.
Тугач бирелгән исеме: Диева Адия Заитовна
Туу датасы: 8 сентябрь 1958(1958-09-08) (65 яшь)
Туу урыны: ССРБ ССРБ, БАССРның Яңавыл районы Удмурт Ошьясы авылы
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрә, журналист, тәрҗемәче, җырларның авторы һәм башкаручысы.
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: удмурт,
Дебют: «'Ярату'» (1999)
Бүләкләр: * 2013 - Удмуртия Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре

Ада Заит кызы Диева (Диева Адия Заитовна)[1] (1958 елның 8 сентябрендә туады, Удмурт Ошьясы, Яңавыл районы, БАССР.) - Россия һәм удмурт шагыйрәсе, журналист, тәрҗемәче, җырларның авторы һәм башкаручысы. Удмуртия Язучылар берлеге сәркатипе (2007). Удмуртия Язучылар берлеге рәисе урынбасары (2014). Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адия Диева 1958 елның 8 сентябрендә Башкортстанның Яңаул районы Вотская Ошья авылында туа. Адиянең әтисе һәм абыйсы авылда традицион удмурт дине йолаларын (лудэ пырон, керемет) үткәргән кешеләр булган. Әдия балачактан татар җырларын удмурт теленә тәрҗемә иткән. Туган авылы мәктәбендә инглиз теле укыткан. Ижауга күчте, Удмурт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлады. Ада Ижевск механик заводында радиомонтажчы, Ижевск трамвай-троллейбус идарәсенең комсомол оешмасы сәркәтипе, Ижевск полиграфкомбинатында корректор, «Удмуртия» ДТРКда штаттан тыш диктор һәм корреспондент, "Инвожо" журналы публицистикасы бүлеге мөхәррире, Удмуртия Язучылар берлегенең сәнгать әдәбиятын пропагандалау бюросы директоры булып эшләгән.

Үзенең беренче җырын «Яратон» (тат. Ярату; Мәхәббәт) ул 1999 елда яза. 2012 елда Ада Диеваның беренче шигъри җыентыгы «Юг Индур» (тат. Ятлы Офык) басылып чыкты. Ада Диеваның әсәрләре «Ашальчи», «Инвожо», «Кенеш», «Луч» (Анатолий Демьянов тәрҗемәсендә) журналларда басылган, татар телендә (авторлык тәрҗемәсендә) «Янарыш» газетасында басылган. Аудио- һәм видеодисклар басылган, җырлар Удмурт радиосыннан яңгырый. Ада Диева удмурт теленә рус шагыйрьләре Александр Вепрев, Василий Глушков, Анатолий Демьянов һәм башкаларның шигырьләрен тәрҗемә итә. Аның Габдулла Тукайның шигырьләре тәрҗемә «Габдулла Тукай. Кылбуръёс» Казанда 2011 елда нәшерелгән.[2]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигъри җыентыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ада Диева.Юг Индур. Ижевск: Инвожо, 2012.
  • Ада Диева. Очнись, душа!: стихи, поэмы, сонеты. Ижевск: изд. «Удмуртия», 2015. ISBN 978-5-7659-0833-4

Тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]