Ада Лавлейс
| Ада Лавлейс | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | ингл. Augusta Ada King, Countess of Lovelace |
| Туган | 10 декабрь 1815[1][2][3][…] Лондон, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d][4] |
| Үлгән | 27 ноябрь 1852[5][2][3][…] (36 яшь) Марилебон[d], Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d] |
| Үлем сәбәбе | рак матки[d][6] |
| Күмү урыны | Church of St. Mary Magdalene, Hucknall[d][7][8] |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | математик, програмчы, шагыйрь, информатика өлкәсендә белгеч, уйлап табучы, тәрҗемәче, язучы, инженер |
| Эш бирүче | Кембриҗ университеты |
| Җефет | Уильям Кинг[d][9][10] |
| Балалар | Энн Блант[d][9], Ральф Гордон[d][9] һәм Ноель Байрон[d][10][9] |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Аллегра Байрон[d] һәм Элизабет Медора Ли[d] |
Августа Ада Кинг (туганда Байрон), графиня Лавлейс (ингл. Augusta Ada King Byron, Countess of Lovelace; Ада Лавлейс буларак билгеле; 1815 елның 10 декабре, Лондон, Англия, Британия ипмериясе — 1852 елның 27 ноябре, Марилебон, Лондон, Англия, Британия империясе) — инглиз математигы. Ул Чарльз Бэббидж тарафыннан эшләнгән исәпләү машинасының тасвирламасын булдыру белән танылган.
Ул дөньядагы беренче программаны (бу машина өчен) төзегән. Ул «цикл» һәм " эш күзәнәге " терминнарын уйлап тапкан һәм тарихта беренче программист булып санала[11].
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызы Ада туганчы, лорд Байрон баласының «яхшы малай» булачагын көткән һәм 1815 елның 10 декабрендә[12] хатыны Анна Изабелла (Аннабелла) кыз бала тапкач, бик нык күңелсезләнгән[13][13]. Балага Байронның үги апасы Августа Ли хөрмәтенә исем бирелгән, шагыйрь үзе аны Ада дип атаган[14]. Киләсе елның 16 гыйнварында, лорд боерыгы буенча, Анна Изабелла биш атналык кызын алып, әти-әнисе йортына киткән[13]. Ул вакытта Британия законы аерылышу очрагында әтигә балаларны тулысынча карау хокукын бирсә дә, Байрон баланы үзе өчен алырга тырышмаган[15], ә апасыннан кызының эшләре турында хәбәрдар итеп торуын сораган[16].
Балачактан ук Ада еш авырган. Сигез яшендә ул күрү сәләтенә комачаулый торган баш авыртуларын сизә башлаган[14]. 1829 елның июнендә ул кызамык авыруы аркасында параличланган . Бер ел дәвамында Ада даими рәвештә караватта ята башлаган. 1831 елга ул таяк белән хәрәкәтләнә алган. Ләкин, моңа карамастан, ул инженерия һәм математика өлкәсендәге күнекмәләрен һәм белемнәрен үстерә башлаган.
Ада унҗиде яшен тутыргач, ул җәмгыятькә чыга ала һәм патша һәм патшабикә белән таныша. Яшь Байрон ханым Чарльз Бэббидж исемен беренче тапкыр Мэри Сомервиллдан кичке аш өстәлендә ишетә. Берничә атнадан соң, 1833 елның 5 июнендә, алар беренче тапкыр очрашалар. Очрашу вакытында Чарльз Бэббидж Кембридж университетының математика кафедрасында профессор була — гасыр ярым элек сэр Исаак Ньютон кебек үк. Соңрак ул шул чорның башка күренекле шәхесләре белән очраша: Майкл Фарадей, Дэвид Брюстер, Чарльз Уитстон, Чарльз Диккенс һәм башкалар.

Үлем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лавлейс 1852 елның 27 ноябрендә 36 яшендә аналык яман шешеннән вафат була. Аның авыруы берничә ай дәвам итә, бу вакыт эчендә әнисе Аннабелла Аданың кемне күрүен контрольдә тота һәм барлык дусларын һәм сердәшләрен читләштерә. Әнисе йогынтысында Ада дин кабул итә һәм элеккеге гамәлләреннән тәүбә итәргә һәм Аннабелланы үзенең варисы итеп куярга күндерә. 30 августта ире аны ташлап киткәннән соң, ул аның белән элемтәсен өзә. Аның үтенече буенча, ул гомерендә беркайчан да белмәгән әтисе янына, Ноттингемширның Хакналл шәһәрендәге Изге Мәрьям Магдалена чиркәвендә җирләнә. Хорсли Тауэрс янында урнашкан капеллада аңа һәм әтисенә багышланган латин телендә язылган истәлек тактасы урнашкан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- 1 2 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1995.
- 1 2 Encyclopædia Britannica
- ↑ Buckthorn G. Pioneers of Science and Technology — 2018. — 48 p. — ISBN 978-1-5263-0422-3
- ↑ Байрон, Джордж-Ноэль-Гордон // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. Андреевский — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1891.
- ↑ The Calculating Passion of Ada Byron — 1986.
- ↑ https://www.geograph.org.uk/photo/6290693
- ↑ https://codingweek.org/celebrating-all-women-in-stem/
- 1 2 3 4 5 6 Kindred Britain
- 1 2 Lundy D. R. The Peerage
- ↑ Ada Lovelace honoured by Google doodle (2012-12-10). 10 декабрь 2012 тикшерелде.
- ↑ Петров, 2012
- 1 2 3 Turney, 1972, 35 бит.
- 1 2 Stein, 1985, 17 бит.
- ↑ Stein, 1985, 16 бит.
- ↑ Woolley, 1999, 80 бит.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Петров Ю. П. История и философия науки. Математика, вычислительная техника, информатика. Учебное пособие. — БХВ-Петербург, 2012. — 448 с. — ISBN 5941576897.
- Essinger, James[англ.]. Ada’s Algorithm: How Lord Byron’s Daughter Ada Lovelace Launched the Digital Age (англ.). — London: Melville House[англ.], 2014. — 272 p. — ISBN 978-1-612-19408-0.
- Stein, Dorothy[англ.]. Ada: A Life and a Legacy (англ.). — Cambridge, MA: MIT Press, 1985. — 321 p. — (Mit Press Series in the History of Computing). — ISBN 978-0-262-19242-2.
- Betty, Alexandra Toole. Ada, the Enchantress of Numbers: Poetical Science (англ.). — 2nd edition. — New York: Critical Connection, 2010. — 323 p. — ISBN 9780615397269.
- Toole, Betty Alexandra. Byron, (Augusta) Ada [married name (Augusta) Ada King, countess of Lovelace] // Oxford Dictionary of National Biography (англ.). — Oxford: Oxford University Press, 2004—2014.
- O’Connor, J.J. and Robertson, E.F. Augusta Ada King, countess of Lovelace (англ.). Архив истории математики Мактьютор. Дата обращения: 3 ноября 2021.
- Turney, Catherine. Byron’s Daughter: A Biography of Elizabeth Medora Leigh (англ.). — New York: Charles Scribner’s Sons, 1972. — 320 p. — ISBN 978-0-684-12753-8.
- Woolley, Benjamin[англ.]. The Bride of Science: Romance, Reason, and Byron’s Daughter (англ.). — Sydney: Pan Macmillan, 1999. — 416 p. — ISBN 978-0-333-72436-1.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Стивен Вольфрам , Ада Лавлейс (Тарихның беренче программисты) хикәясен ачу
- BBC Four . Ада Лавлейс: Программалаштыруның беренче ханымы
- IfBest. Ада Байрон, планетаның беренче программисты