Аделина Заһидуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аделина Заһидуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аделина Заһидуллина
Adelina Zagidullina 2014 Saint-Maur WC t131755.jpg
Туган телдә исем Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина
Туган 13 гыйнвар 1993(1993-01-13) (28 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия байрагы РФ
Һөнәре Рапира спортчы-рапирачы
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ)
РФ атказанган спорт мастеры - 2018

Commons-logo.svg Аделина Заһидуллина Викиҗыентыкта

Спорт бүләкләре
Олимпия уеннары
Алтын Токио, Япония 2021
Дөнья чемпионатлары
Көмеш Рио-де-Жанейро 2016
Бронза Лейпциг 2017
Алтын Будапешт 2019
Аурупа чемпионатлары
Алтын Торунь 2016
Көмеш Тбилиси 2017
Алтын Дюссельдорф 2019
Аурупа уеннары
Бронза Бакы 2015
Алтын Бакы 2015

Аделина Заһидуллина, Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина (1993 елның 13 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) ― спортчы-рапирачы, фехтование буенча җыелма команда составында 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары (Токио, Япония) чемпионы, икешәр мәртәбә дөнья (2016, 2019) һәм Аурупа (2016, 2019) чемпионы. Фехтование буенча Россия Федерациясенең халыкара класслы (2016) һәм атказанган (2018) спорт мастеры[1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. 23нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (беренче тренеры – О. М. Шагаева), 5нче санлы Республика спорт профильле интернат-мәктәбе шәкерте, Уфаның фехтование буенча Олимпия резервларының республика спорт мәктәбе өчен чыгыш ясый (2011 елдан, тренеры ― Егор Андрей улы Попов). Башкорт физик тәрбия институтын (рус. БИФК, ru) тәмамлаган. «Лейтенант» хәрби дәрәҗәсенә ия (2021).

Россиянең яшүсмерләр (2010 елдан), ил (2015 елдан) җыелма командалары әгъзасы. Армиянең Үзәк спорт клубы (рус. ЦСКА) өчен чыгыш ясый. Россиянең хатын-кыз рапирачылар рейтингында икенче булып бара[3].

Спорт күрсәткечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси турнир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2020 – дөнья Кубогы этабы бронза призеры[4]
  • 2018 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры
  • 2015 – Аурупа уеннарының бронза призеры
  • 2014 – яшьләр арасында Аурупа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2013 – яшүсмер кызлар арасында Аурупа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2014 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының көмеш призеры
  • 2016, 2017 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының бронза призеры
  • 2017 – Россия Кубогының көмеш призеры
  • 2018, 2019 – Россия Кубогының бронза призеры
  • 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
  • 2015 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының бронза призеры
  • 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2011 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе

Команда турниры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 – Токиода узган 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Япония, 2021)[5]
  • 2017 – дөнья чемпионатының бронза призеры
  • 2019 – дөнья чемпионатының җиңүчесе
  • 2017 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры
  • 2018, 2019 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының җиңүчесе
  • 2017, 2018 – дөнья Кубогы этаплары җиңүчесе һәм көмеш призеры
  • 2017 – Аурупа чемпионатының көмеш призеры
  • 2019 – Аурупа чемпионатының җиңүчесе
  • 2016 – хатын-кызлар арасында дөнья һәм Аурупа чемпионы
  • 2011, 2012 – яшүсмер кызлар арасында дөнья беренчелегенең бронза призеры
  • 2015 – I Аурупа уеннары җиңүчесе
  • 2014, 2015 – яшьләр арасында Аурупа беренчелеге җиңүчесе
  • 2012 – яшүсмер кызлар арасында Аурупа беренчелегенең бронза призеры
  • 2013 – яшүсмер кызлар арасында Аурупа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2010 – кадетлар арасында Аурупа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2016, 2017 – Россия чемпионатының бронза призеры
  • 2013, 2015, 2018 – Россия Кубогы җиңүчесе
  • 2011 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2012 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
  • 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең бронза призеры
  • 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының көмеш призеры
  • 2007, 2008 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
  • 2009, 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2008, 2009, 2010, 2011, 2012 – юниорлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры, җиңүчесе (2010), бронза призеры (2009)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 — Дуслык ордены (РФ) — Ватан спортын үстерүгә зур өлеш кертүе, югары спорт казанышлары, Токио шәһәрендә (Япония) узган 2020 елгы XXXII Олимпиада уеннарында күрсәткән җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен [6].
  • 2021 — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры[7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]