Аденовируслы кератоконъюнктивит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аденовируслы кератоконъюнктивит latin yazuında])
Аденовируслы кератоконъюнктивит
Саклык белгечлеге инфектология[d]
ICD-9-CM 077.1[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C34590[1]
 Аденовируслы кератоконъюнктивит Викиҗыентыкта

Аденовируслар — линияле ике сырмалы ДНК-дан торган унике почмаклы формадагы капсуласыз вируслар. Аденовирусларның 51 астибы билгеле, алар кешеләрне зарарлый һәм ялкынсынуга китерә ала. Эпидемиологларга вирусның астибын билгеләү инфекциянең кабынуын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

1. Аденовируслы кератоконъюнктивит — алгы кисем ялкынсынуының вирус чыгарган сәбәпләренең иң таралган сәбәбе. Очраклы килеп чыга яки хастаханә, мәктәп һәм б. ш. эпидемия сәбәпләре була ала. Чир таралуына вирусның коры өслекләрдә исән калучанлыгы булыша; инкубация чоры 4-10 көн тәшкил итә.

2. Югары йогышлы вирусның тапшыруы күз һәм сулыш юллары бүлендекләре өчен башкарыла, ә таралу пычранган сөлге һәм җиһаз куллану белән бәйле, мәсәлән күз тонометры. Конъюнктивит башланганнан соң кеше якынча 12 көн йогышлы.

3. Аденовирус шиге уяткан авыруларны тикшергәннән соң вирус тапшыруын кисәтү өчен аерым чаралар үтәргә кирәк. Кулларны җентекләп юу һәм офтальмологик коралларны төпле дезинфекцияләү мөһим. Стационарда инфекция йоктырган персонал авыру белән элемтәгә кермәскә тиеш, ә офтальмология бүлекләрендә конъюнктивит белән авыруларга аерым бүлмәләр булырга тиеш.

NB Офтальмологлар өчен аденовируслы конъюнктивит һөнәри куркынычлык факторы санала.

Инфекцион агентлар спектры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аденовируслы күз инфекциясе киңлеге субклиник барышлы җиңел чирдән алып, шактый зур үлем очракларына кадәр чагылган инфекциягә кадәр була ала.

1. Фарингоконъюнктиваль бизгәк бик еш 3, 7 һәм 11 серотиплары белән чыгарыла. Өске сулыш юллары ялкынсыну белән авырулардан тамчылы юл белән тапшырыла. Кератит 30% очракта үсеш ала, ләкин сирәк авыр була.

2. Эпидемик кератоконъюнктивит күбесенчә 8, 19 һәм 37 серотиплары, шулай ук кайбер башка вируслар белән чыгарыла. Вирус гадәттә кагылу юлы, кораллар һәм эремәләр аша күчә. Кератит 80% очракта барлыкка килә һәм авыр барышлы була ала.

3. Гадәттә яшь түгелү, кызару, уңайсызлык хисе һәм бер күзнең фотофобиясе белән беленә; парлы күз гадәттә 1-2 көннән соң җәлеп ителә, ләкин ялкынсыну җиңелрәк бара.

4. Билгеләре

• Кабаклар шешү һәм бераз колак яны лимфа төерләренең зураюы.

• Фолликуляр конъюнктивит (рәс. 8. 10а).

• Авыр очракларда конъюнктивага кан сава, хемоз һәм псевдомембраналар барлыкка килә (рәс. 8. 10б).

• Колак яны лимфа төерләре зураю.

• Псевдомембраналар тарала, ләкин кайвакыт бераз конъюнктива җөйләренә китерә (рәс. 8. 10в).

Кератит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. 1 нче стадия чир башланганнан 7-10 көннән соң барлыкка килә һәм нокталы эпителиаль кератит белән сыйфатлана, ул 2 атнадан соң бетә (рәс. 8. 10г).

2. 2 нче стадия чикләнгән субэпителиаль томанланулар белән сыйфатлана, алар эпителий зарарланган урында барлыкка килә. Бу вируска иммунлы җавап күренеше дип санала (рәс. 8. 10д).

3. 3 нче стадия алгы стомаль инфильтратлар белән сыйфатлана, алар айлар һәм еллардан соң тарала (рәс. 8. 10е).

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Конъюнктивит симптоматик ясалма яшь һәм суык компресслар белән 3 атнадан соң үзеннән-үзе беткәнгә кадәр дәвалана. Авыр мембраноз конъюнктивитта урынлы стероидлар куллану кирәк булырга мөмкин.

2. Кератит стероидлар белән дәвалауга яхшы бирелә. Кызганычка күрә алар чирнең табигый барышы вакытын киметми, ә мөгезкатлауның ялкынсыну дәрәҗәсен киметә генә. Дәвалау курсын иртә туктатканда мөгезкатлау зарарлануы киредән барлыкка килә ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.