Ади бәбәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ади бәбәге latin yazuında])
Ади бәбәге
Сурәт
... хөрмәтенә аталган William John Adie[d]
Саклык белгечлеге офтальмология
Симптомнар Pupillotonia[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C34357[1]
 Ади бәбәге Викиҗыентыкта

Ади бәбәге сфинктер һәм керфексыман мускулны иннервацияләгән постганглионар нерв җепселләре денервациясендә үсеш ала, мөгаен вируслы инфекция өчен. Гадәттә яшь авыруларда очрый һәм 80% очракта бер яклы була, икенче күз айлар яки еллардан соң зарарлана ала.

1. Билгеләре

• Дөрес формалы киң бәбәк (рәс. 21.19а).

• Яктылыкка рефлекс юк яки сүлпән (рәс. 21.19б) һәм биомикроскопта күренгән бәбәк кырыеның суалчансыман хәрәкәтләре белән була.

• Бердәм бәбәкнең яктылыкка рефлексы юк яки сүлпән (рәс. 21.19в).

• Бәбәк әйбер китерүгә әкрен җавап бирә, киңәюе дә шулай ук әкрен була.

• Аккомодация охшаш киеренкелеккә ия була ала. Караш якындагы әйбергә төбәлгән булса, ерактагы әйбергә төбәлү өчен (керфексыман мускул йомшаруы) күпмедер вакыт кирәк булачак.

• Дәвамлы булган зарарлануларда бәбәк тарая ала.

2. Катнаш чирләр. Кайбер очракларда сеңерләрнең тирән рефлекслары кимүен (Һолмс-Ади синдромы — рәс. 21.19г) һәм вегетатив нерв системасының дисфункциясен билгелиләр.

3. Фармакологик сынаулар. Ике күзгә мехолил 2,5% яки пилокарпин 0,125% тамызсаң гадәти бәбәк тараймый, ә зарарланган, денервацион гиперсизгерлек өчен, тарая. Диабет белән авыруларда шулай ук бу җавап үсеш алырга мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.