Адоль Хәмзин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адоль Хәмзин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Адоль Хәмзин
А.Хәмзин.png
Туган телдә исем Адоль Сагман улы Хәмзин
Туган 7 февраль 1934(1934-02-07) (85 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре балет артисты, педагог

Адоль Хәмзин (Адоль Сагман улы Хәмзин, баш. Адоль Сағман улы Хәмзин) — балет артисты, педагог. РСФСР атказанган артисты (1966). А.Я. Ваганова исемендәге Урыс балеты академиясе (Питырбур) профессоры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 7 февралендә Уфада туган. Ленинград хореография укуханәсенең башкару факультетын (А.И. Пушкин сыйныфы) (1953), Ленинград югары һөнәри мәдәният мәктәбен (1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1953-1974 М.П. Мусоргский исемендәге Ленинград Кече опера һәм балет театры солисты.
  • 1974-1980 «Ленинград боздагы балеты» сәнгать җитәкчесе.
  • 1963 елдан А.Я. Ваганова исемендәге Урыс балеты академиясе (Питырбур) классик бию һәм дуэт укытучысы, классик һәм дуэт-классик биюне укыту методикасы кафедрасы профессоры.[1]
  • Уинстон-Саллем бию академиясендә (Төньяк Каролина штаты, АКШ), Маҗарстан бию академиясендә (Будапешт) укыткан.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Академик стильдәге балет биючесе, лирик каһарманнар образларын оста башкара. Дуэт биюе остасы. 43 илдә гастрольләрдә булган. Шәкертләре арасында — ССРБ халык артисты Л. Семеняка, РСФСР халык артисты Г. Мезенцева һ.б. Балетмейстерлар П. А. Гусев, Б. А. Фенстер, Л. В. Якобсон, К. Ф. Боярский, Н. А. Долгушин куйган балетларда төп партияләрне башкара.[3]

Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1953 Франц Мензер «Җиде гүзәл» (Семь красавиц) К.А. Караев (дебют).
  • 1959 Эрос «Эрос» К. Ф. Боярский.
  • 1959 Паоло «Франческа да Римини» П.И. Чайковский.
  • 1961 Солист «Классик симфония» (Классическая симфония) С. Прокофьев.
  • 1962 Орфей «Орфей» И. Стравинский.
  • 1962 Иван-шаһзадә «Ялкын-кош» (Жар-птица) балетмейстер М. М. Фокин.

Партияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1952 Олаф «Сольвейг» Э. Григ, балетмейстер Л. В. Якобсон.
  • Дафнис «Дафнис һәм Хлоя» М. Равель.
  • Зигфрид, Принц «Аккош күле» (Лебединое озеро) П.И. Чайковский.
  • Солор «Баядерка» Л.Ф. Минкус.
  • Гран па, Кавалер «Пахита» Л.Ф. Минкус, М. Петипа, К.Ф. Боярский.
  • Олаф «Сольвейг» Э. Григ.
  • Али «Корсар».
  • Франц «Коппелия».
  • Иван-шаһзадә «Ялкын-кош» (Жар-птица)
  • Яшүсмер «Сөю турында баллада» (Баллада о любви).
  • Орфей «Орфей һәм Эвридика» Журбин.
  • Франц «Зәңгәр Дунай» (Голубой Дунай) И. Штраус, Б. Фенстер.
  • 2 нче егет «Очрашу» (Встреча) Д. Шостаковичның IX симфониясе музыкасына К.Ф. Боярский куйган балет.
  • Иржик «Унике ай» (Двенадцать месяцев) Б. Л. Битов.
  • Иван «Бөкре ат» (Конек-Горбунок) Р. Щедрин, балетмейстер И. Бельский.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (Бүкрәш, 1953) — дипломант.
  • Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (Мәскәү, 1953) — I премия лауреаты.
  • РСФСР атказанган артисты (1966).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балет: энциклопедия (баш мөхәррире Ю. Н. Григорович). Мәскәү: СЭ, 1981,

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]