Адриан ван дер Верф
Адриан ван дер Верф,Адриан фан дер Верф (нидерланд телендә: Adriaen van der Werff, 1659 елның 21 январе, Кралинген-Амбахт, хәзерге вакытта Роттердам — 12 ноября 1722 елның 12 ноябре, Роттердам) — һолланд живописецы һәм архитектор. Кече һолландларның берсе. «Һолланд живописенең алтын гасыры» периодының көнкүреш һәм портрет жанры зур булмаган картиналарның остасы. Рәссам Питер ван дер Верфның абыйсы[16][17].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Адриан ван дер Верф бай тегермәнче улы булган. Гаилә протестант булган һәм әнисе аның дәүләт чиновнигы булуын теләгән, әмма малай рәссамга өйрәнергә хыялланган. Аңа унике яшь булган вакытта, 1671 елда Адриан Роттердамга Эглон ван дер Нердан живописьне өйрәнергә киткән һәм кием һәм тукымалар росписьларында махсуслашкан.
Өйрәнүен тәмамлаганнан соң Роттердамда торган һәм эшләгән. 1687 елда Дордрехттан ятим Маргарета Риска өйләнгән. 1691 елда ул Изге Лука Гильдиясе деканы булган. 1692 елда Делфтцеваартта үз йортын сатып алган[18].
1696 елда рәссамга Пфальц курфюрсты Иоганн Вильгельм зиярәт кылган. Элегрәк ул Амстердамда Адрианның картинасын сатып алган булган һәм аңа шул кадәр исе киткән ки, иҗат итүчесе белән очрашырга теләгән. Ул рәссамга ике картинага заказ биргән: каенатасы Козимо III Медичи өчен үзенең портретына һәм “Соломон хөкеме” темасына композициягә. Заказны башкарганнан соң курфюрст останы үзенең сарай яны рәссамы итеп билгеләгән һәм 1703 елда Адриан ван дер Верфка рыцарь дәрәҗәсен биргән. Әмма 1716 елда курфюрст үлгәч, аның алмашына Карл III Филипп килгән, Адриан эшен югалткан, казна буш булган. Иоганн Вильгельм Рембрандт картинасы янында махсус бүлеп бирелгән бүлмәдә булган ван дер Верфның утыз дүрт картинасына ия булган. Ул картиналарны Брауншвейг герцогы принц Антон Ульрихка һәм король Август II Көчлегә сатудан баш тарткан, чөнки картиналарны үзенә калдырырга теләгән. Адриан ван дер Верф шулай ук Роттердамда архитектор булып эшләгән, анда ул берничә йортның проектын эшләгән. Соңрак Адриан ван дер Верф әле Дюссельдорфта, әле Роттердамда торган, анда ул 1722 елда үлгән булган. Аның бердәнбер кызы фламанд рәссамы Адриан Брауэрга кияүгә чыккан булган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәссам әсәрләренең төп темалары Тәүрат һәм антик тарих, антик мифология, көнкүреш күренешләре, пасторальләр һәм өлешчә Франс ван Мирис йогынтысы астында Лейден “нәзек живопись манерасы” (Leiden fijnschilder manner) мәктәбе рухында үтә җентекле һәм пөхтә башкаруы белән аерылып торган миниатюралар булган. Нигезләүчесе итеп Герард Доу саналган “нәзек манера” рәссамнары бертуган ван Эйклар эпохасы иске нидерланд осталары техникасын янә торгызганнар: аларның агач такталарда яки бакыр пластиналарда ясалган картиналары бик вак детальләрнең искиткеч тапшыруы, ачык төсләр һәм “шома, ялтырап торучы буяу өслеге” белән аерылып торган[19]. Замандашлар ван дер Верф картиналарын бигрәк тә хатын-кыз тәнен сурәтләүдә камил рәсем өчен дә, аның тәне төсен тапшыру өчен дә: карнациянең: фил сөяге тоныннан ялтыраучы чынаяк төсмеренә кадәр. Шулай да рәссамның иҗаты һолланд живописенең соң, кризис үсеш чорына карый. “Герарад де Лересс иҗаты йогынтысына живописец француз академизмына якын стильгә авышкан; үзенең портретларында ул хәтта рококо стилен алдан чагылдырган.” [20]. Останың картиналарын күп Европа сарай яннары вәкилләре сатып алган. Аларның уналтысы хәзер Мюнхен Иске Пинакотекасында, уникесе – Дрезден Иске осталар галереясендә. Моннан кала ван дер Верф эшләрен Санкт-Петербургның (Эрмитаж), Берлинның, Парижның, Лондонның, Амстердамның, Роттердамның, Дюссельдорфның, Боннның, Энсхеде һәм башка калаларның иң эре музейларында күреп була.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Иоанн Вильгельм Пфальцлы портреты. 1700. Киндер тукыма, май. Картина галереясе, Обершлайсхайм, Бавария
- Мальбороның беренче герцогы Джон Чёрчиллның портреты. 1704. Киндер тукыма, май. Уффици, Флоренция
- Яшь рәссам. 1670 һәм 1690 арасында. Агач, май. Рейксмюсеум, Амстердам
- Көтүче егет һәм көтүче кыз. 1689. Агач, май. Иске осталар галереясе, Дрезден
- Польша принцессасы, фон Нойбург пфальцграфинясе Елизабет Хедвиг портреты. 1606. Киндер тукыма, май. Җир музее, Дюссельдорф
- Сара Авраамга Агарьны күрсәтә. 1699. Киндер тукыма, май. Картина галереясе, Обершлайсхайм, Бавария
- Aдәм һәм Һава. 1674 һәм 1722 арасында. Агач, май. Лувр, Париж
- Балалар карап торган гашыйк пар. 1694. Агач, май. Рейксмюсеум, Амстердам
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #11883083X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- 1 2 3 Верф, вен-дер, Адриан // Венгрия — Вильно — 1928.
- 1 2 3 4 5 RKDartists
- 1 2 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- 1 2 Kunstindeks Danmark
- 1 2 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ Union List of Artist Names
- 1 2 Prent, Guillaume Premier Prince D'Orange, 1710 — 1710.
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/van-der-werff-adriaen-1
- ↑ Maurits van Oranje ( 1567-1625 )
- ↑ Gravure.Henriette Marie de France, Epouse de Charles I
- ↑ Willem van Oranje (1533-1584) — 1800.
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0020_GRO0515_III
- ↑ Vroedschapspenning van Rotterdam met een Maasgod, 1705
- ↑ http://www.maru.firenze.sbn.it/MareMagnum/mare_magnum.htm
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Adriaen van der Werff, rkd.nl. 2021 елның 27 октябрь көнендә архивланган
- ↑ Dominique Surh, Ilona van Tuinen, John Twilley. Insights from Technical Analysis on a Group of Paintings by Gerrit Dou in the Leiden Collection. JHNA 6:1 (Winter 2014)
- ↑ Власов В. Г. Верфф, Адриан фан дер // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 194. — ISBN 5-88737-005-X