Эчтәлеккә күчү

Адриена Шимотова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адриена Шимотова latin yazuında])
Адриена Шимотова
Туган телендәге исеме чех. Adriena Šimotová
Туган 6 август 1926(1926-08-06)[1][2][3][…]
Прага, Чехословакия[3][4][5][…]
Үлгән 19 май 2014(2014-05-19)[6][2][3][…] (87 яшь)
Прага, Чехия[3][4][5]
Ватандашлыгы  Чехия
 Чехословакия
Һөнәре сәнгатькәр, сынчы, рәссам, рәссам-график, сынлы сәнгать эшлеклесе
Җефет Иржи Йон[d][7]

 Адриена Шимотова Викиҗыентыкта

Адриена Шимотова (чех. Adriena Šimotová; 1926 елның 6 августы, Прага, Чехословакия — 2014 елның 19 мае, шунда ук) — Чехия рәссамы. Ул кәгазь һәм тукымалардан эшләгән эшләре белән танылган. Рәссам Чехиядә һәм чит илләрдә яшәгәндә аның иҗатына багышланган бик күп күргәзмәләр оештырыла, шул исәптән 2001 елда Прагада милли галерея тарафыннан оештырылган аның эшләре ретроспективасы да[8][9].

Адриена Шимотова 1926 елның 6 августында Прагада урта сыйныф гаиләсендә туа. Барлык туганнарыннан аның формалашуына әбисе иң зур йогынты ясаган. Шимотова Прагада Сәнгать, архитектура һәм дизайн академиясен тәмамлый. Аның 1960 нчы еллардагы беренче эшләре Вацлав Шпалы галереясе һәм Сан-Паулудагы сәнгать биеннале кебек урыннарда куелган. Шимотова UB 12, Чехия сәнгать төркеме санына керә, анда шулай ук рәссамнар Вацлав Боштик һәм Станислав Колибал да кергәннәр[10]. 1972 елда ире үлгәннән соң ул үз иҗатында юнәлешне рәсем сәнгатеннән тукымалар һәм скульптуралар кулланыла торган инсталляцияләргә юнәлтә[11]. Сәяси сәбәпләр аркасында 1970 нче һәм 1980 нче елларда Шимотова эшләренең күп өлеше Чехословакиядә рәсми булмаган рәвештә куелган, чөнки аларга цензурага дучар ителү куркынычы янаган[12].

Шимотова 1991 елда Франциянең Сәнгать һәм әдәбият орденына һәм 1997 елда «Хезмәтләре өчен» Чехия медаленә лаек була[8]. 1990 елда аңа Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа сәнгать эшлеклеләренә бирелә торган Гердер премиясен тапшыралар.

Хәзерге вакытта аның кайбер эшләре Жорж Помпиду үзәгенең даими җыелмасының өлеше булып тора[8][11], шулай ук Прага музейлары коллекцияләрендә: Милли галерея, Рудольфинум һәм Кампа музее коллекцияләрендә бар[10]. 2007 елда ул Прагада Сәнгать, архитектура һәм дизайн академиясендә мактаулы доктор дәрәҗәсенә лаек була[13].

Шимотова 2014 елда Прагада 87 яшендә вафат була. 2016 елда аңа үлгәннән соң Прага шәһәренең мактаулы гражданины исеме бирелә[14].

  1. ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
  2. 1 2 Brockhaus Enzyklopädie — F.A. Brockhaus, 1796.
  3. 1 2 3 4 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
  4. 1 2 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  5. 1 2 regional database of the Regional Library of Highlands
  6. ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
  7. ↑ Union List of Artist Names — 2016.
  8. 1 2 3 Jan Velinger. RENOWNED CZECH ARTIST ADRIENA ŠIMOTOVÁ DIES AT 87. әлеге чыганактан 2014-08-18 архивланган.
  9. ↑ Jeff Crane. «ADRIENA ŠIMOTOVÁ». Artforum International 40 (2).
  10. 1 2 Adriena Šimotová. әлеге чыганактан 2021-08-12 архивланган.
  11. 1 2 Adriena Šimotová. әлеге чыганактан 2021-08-12 архивланган.
  12. ↑ Svasek, M. "The Politics of Artistic Identity. The Czech Art World in the 1950s and 1960s". in Péteri, G.. Intellectual Life and the First Crisis of State Socialism in East Central Europe, 1953-1956. p. 133-153. https://pure.qub.ac.uk/ws/files/123843011/div_class_title_the_politics_of_artistic_identity_the_czech_art_world_in_the_1950s_and_1960s_a_href_fn01_ref_type_fn_a_div.pdf. 2018 елның 25 декабрь көнендә архивланган
  13. ↑ Honorary Doctorates were awarded to Adriena Šimotová and Jan Kaplický at the Prague Crossroads (2007-11-08). әлеге чыганактан 2021-08-12 архивланган.
  14. ↑ Čestné občanství hlavního města Prahy od roku 1990. әлеге чыганактан 2021-08-21 архивланган.