Эчтәлеккә күчү

Адылбәк Касымалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адылбәк Касымалиев latin yazuında])
Адылбәк Касымалиев
Кыргыз Республикасы
Министрлар кабинеты рәисе
Вазыйфага керешкән
2024 елның 18 декабре
Президент Садыр Жапаров
Аңа кадәр Акылбәк Жапаров
Кыргыз Республикасы
Министрлар кабинеты рәисенең
беренче урынбасары
Вазыйфада
2022 ел  2024 ел
Аңа кадәр Арзыбек Кожошев
Дәвамчысы Данияр Амангельдиев
КР финанс министры
Вазыйфада
2015 ел  2018 ел
Аңа кадәр Ольга Лаврова
Дәвамчысы Бактыгүл Жеенбаева
Туган 1 декабрь 1960(1960-12-01) (65 яшь)
СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе , Түп районы[d], Долон[d]
Белем Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты (1984)

Адылбәк Касымалиев, Адылбәк Алеш улы Касымалиев (кырг. Адылбек Алешович Касымалиев; 1960 елның 1 декабре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Долон) ― кыргыз дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2024 елның 18 декабреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе.

1960 елның 1 декабрендә Кыргызстан ССР Түп районы Долон авылында туган[1].

Югары белемле: Ленинград финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1984)[1].

1984―1988 елларда ― Кыргызстан ССР Госпланы каршындагы Икътисад һәм икътисад-математик методларны планлаштыру фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре[1].

1988―1990 елларда ― Юл-төзелеш батальонының финанс хезмәте башлыгы[1].

1990―1993 елларда ― Бишкәк шәһәренең Октябрь районы[d] буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы урынбасары, 1993―1994 елларда ― беренче урынбасары[1].

1994―1995 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Дәүләт салым инспекциясе бүлеге башлыгы, 1995―1996 елларда ― 2нче бүлек башлыгы, тышкы контроль идарәсе башлыгы урынбасары[1].

1997―1998 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгында салым сәясәте һәм канун нормативлары бүлеге башлыгы, 1998―2000 елларда ― салым сәясәте һәм керемнәрне фаразлау идарәсе башлыгы, 2000―2001 елларда ― салым һәм таможня сәясәте идарәсе башлыгы, 2001―2002 елларда ― фискаль сәясәт идарәсе башлыгы[1].

2002 елдан ― Кыргыз Республикасы социаль фонды рәисе урынбасары[1].

2003―2005 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы керемнәр комитеты рәисенең беренче урынбасары[1].

2005―2007 елларда ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт салым инспекциясе рәисенең беренче урынбасары[1].

2007―2009 елларда ― Кыргыз Республикасының Салымнар һәм җыемнар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары[1].

2009―2010 елларда ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт салым хезмәте рәисе урынбасары, 2010―2011 елларда ― рәисе[1].

2011―2012 елларда ― Кыргыз Республикасы Икътисадый җайга салу министрлыгында министр урынбасары[1].

2012―2015 елларда ― Кыргыз Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары[1].

2015―2018 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министры[1].

2019―2020 елларда ― «Төбәкләрне үстерү буенча социаль партнерлык фонды» иҗтимагый фонды директоры, 2020―2021 елларда ― рәисе[1].

2021―2022 елларда ― Венгрия-Кыргызстан үсеш фонды идарәсе әгъзасы[1].

2021 елның 14 маеннан 2022 елга кадәр ― Кыргыз Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары[2][3].

2022 елның 17 июненнән 2024 елның 16 декабренә кадәр — Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары (2022 елның 15 июненнән 17 июненә кадәр в.б.)[1][3][4].

2024 елның 18 декабреннән ― Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинетының Рәисе ― Кыргыз Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе[5][6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 3нче класслы дәүләт киңәшчесе;
  • Салым хезмәтенең 2нче дәрәҗә дәүләт киңәшчесе;
  • Кыргыз Республикасының атказанган икътисадчысы;
  • 1999 ― Кыргызстан Финанс министрлыгының «финанс-икътисади эш отличнигы» билгесе;
  • Кыргыз Республикасының Мактау грамотасы;
  • 2001 ― «Кыргызстан бәйсезлегенә 10 ел» медале;
  • 2002 ― «Кыргыз Республикасы Социаль фонды отличнигы» күкрәк билгесе[7].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]