Адымнар (белем бирү комплексы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адымнар (белем бирү комплексы) latin yazuında])
Адымнар (белем бирү комплексы)

2020 елның 1 сентяберендә Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүле «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды.

Яңа мәгариф оешмасы бинасында күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео - һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар.

Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165-нче номерлы мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, Бичурин урамындагы 800 урынга исәпләнгән билингваль бина һәм 1224 урынга исәпләнгән Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп.

«Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты республикада 2019 елдан гамәлгә ашырыла.