Аерылышу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аерылышу latin yazuında])
Аерылышу
Сурәт
Әүвәлгесе никахта[d] һәм legal separation[d]
Нәрсәнең сәбәбе фиктивный брак[d]
Моңа өлешчә туры килә измена[d]
Моның каршысы Туй[d]
 Аерылышу Викиҗыентыкта

Аерылышу́ - өйләнешеп яшәүче гаиләләрнең никахны гамәлдән чыгару нәтиҗәсендә таркалу процессы. 1 елда 1000 кешегә яки өйләнешеп торучы 1000 парга туры килә торган аерылулар саны (аерылышу коэф.) белән исәпләнә.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда, шул чорның демографик үзенчәлекләрен исәпкә алып, аерылышу процессын мәхкәмә тәртибендә хәл итү законы кертелә һәм бу чорда РСФСРдә аерылышу күрсәткече иң түбән була. 1965 елдан, никахны гамәлдән чыгару процедурасы гадиләштерелгәннән соң, аерылышулар саны даими арта бара. 1950 елда ТАССРда аерылышу коэф. (1000 кешегә) - 0,4, 1970 тә - 1,9, 1980 дә - 3,3. 1990 еллар уртасына кадәр аерылышу коэф. туктаусыз үсә, унъеллык ахырына исә кимү процессы күзәтелә (1994 тә 4,0 дән 1998 дә 2,9 га кадәр). Ләкин шуннан соңгы елларда аерылышулар нык арта һәм 2002 дә иң зур күрсәткечкә җитә, барысы 21020 аерылышу теркәлә (5,6). 2006да Татарстанда 15245 аерылышу теркәлгән.

Аерылышулар саны ир белән хатынның яшенә бәйле һәм иң күбесе 20-30 яшьтәгеләргә туры килә. Кагыйдә буларак, хатын-кызлар арасында аерылышулар - яшьрәк вакытта, ә ирләр арасында олыгая төшкәч ешрак очрый. 2006 елда аерылышучы ирләрнең 5,8% ы һәм хатын-кызларның 12,5% ы 18-24 яшьтә, тиңдәшле рәвештә, 49,4% һәм 50,2% - 25-39 яшьтә, 22,3% һәм 20,2% - 40-49 яшьтә, 9,5% һәм 8,3% ы - 50-59 яшьтә булган. Шәһәр халкы, бигрәк тә зуррак шәһәрдәгеләр, авыл халкына караганда ешрак аерылыша. Аерылышуның күпчелеге никахның беренче 5-10 елына туры килә. Баласыз гаиләләр балалыларга караганда чагыштырмача ешрак таркала. Шулай ук бер балалы гаиләләр арасында аерылышу коэф. ике яки өч балалы гаиләләргә караганда югарырак.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]