Ает (Бишбүләк районы)
| Ает | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Аитовский сельсовет[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Аитовский сельсовет[d], Бәләбәй өязе, Бәләбәй кантоны һәм Бишбүләк районы |
| Халык саны |
1272 (2002)[2], 1263 (2009)[2], 1176 (2010)[3] |
| Почта индексы | 452057 |
Ает — Башкортстанның Бишбүләк районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1176 кешенең яшәве мәгълүм.
Сыйфатлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ает авылы Дим елгасының сул як ярында урнашкан. 1744 елда бу җиргә килгән татарлар җирле кабилә юлбашчыларыннан җирне арендага алып торалар. Октябрь инкыйлабына кадәр авылда агроном кишәрлеге, хөкүмәт мәктәбе һәм медицина амбулаториясе эшли. Мәктәптә булачак газетчы, татар язучысы Гали Рәфикый (1890-1945) балалар укыта. Беренче укучылары арасында агалы-энеле Габдулла белән Фатих Кәримовлар булалар. Беренчесе инкыйлабтан соң Ярлы Кәрим исеме белән язучы буларак таныла. Энесе Фатих Кәрим Казанда укып, татар әдәбиятына зур өлеш кертә. Фатих Кәрим исемен авылның иң зур урамы йөртә. Аның музее эшли.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| 2002[2] | 2009[2] | 2010[3] |
|---|---|---|
| 1272 | ↘1263 | ↘1176 |
2002 ел Җанисәбендә авыл халкы яртылаш татарлар, яртылаш башкортлар итеп яздырылган.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1901-06-16 | Ярлы Кәрим | И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты | шагыйрь | 1937 | Уфа | |
| 1908-12-27 | Фатих Кәрим | Бәләбәй татар педагогика укуханәсе | шагыйрь | Кечкенә иптәшләр «Сабантуй» журналы «Кызыл Армия» Атака Сөембикә (журнал) Татарстан китап нәшрияты Колхоз газеты |
1945-02-19 | Pobeda (Kaliningrad) |
| 1923-07-10 | Хәмит Гаделшин | офицер | 2000-01-10 | Бишкәк | ||
| 1962-02-14 | Ғимаев Илдар Рәйес улы | Башкорт дәүләт аграр университеты St. Petersburg University of the Russian Interior Ministry |
икътисадчы | 2008-06-16 | Уфа |
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәктәпләрендә 214 укучы йөреп укый (121 гаиләдән). Мәктәп Бишбүләк районында иң яхшылардан санала. Укыту татар телендә алып барыла. Чыгарылыш сыйныфларында Дүсән балалары да укый.
Икътисади һәм иҗтимагый тармаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Участок хастаханәсе, урта мәктәп, Мәдәният йорты, даруханә, ашханә, ит комбинаты филиалы, элемтә бүлеге һәм почта, авто төзәтү мастерское, җомга базары.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ает авылы тарихы (рус.)
