Әлтәнин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлтәнин latin yazuında])
(Аждаһа γ битеннән юнәлтелде)
Аждаһа йолдызлыгы

Әлтәнин (гарәп. التنينәт-тәннин — «аждаһа»; Аждаһа γ, Аждаһа гаммасы, γ Dra) — Аждаһа йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,36m тәшкил итә һәм ул Җирдән 148 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Әлтәнин — K5 спектр сыйныфылы кызгылт-сары зур йолдыз. Бу иске йолдыз, аның массасы 1,7 Кояшныкына тигез, ә яктыртучанлыгы — 600, диаметры исә Кояшныкыдан 50 тапкыр зуррак.

1,5 млн. елдан соң Әлтәнин күк йөзендә иң якты йолдыз булып торачак һәм аның күренмә ялтыравы хәзердәге Сириусныкына тиң булачак. Җиргә иң якын ераклык 28 яктылык елы тәшкил итәчәк.

1728 елда инглиз астрономы Җеймс Брэдли бу йолдызның параллаксны үлчәү тырышып караганда, яктылык аберрациясе күренешене ачты.