Аждаһа таулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аждаһа таулары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аждаһа таулары
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-zu" does not exist.
Сурәт
Дәүләт Flag of South Africa.svg Көньяк Африка Җөмһүрияте
Flag of Lesotho.svg Лесото
Административ-территориаль берәмлек Квазулу-Натал[d]
Тау сырты Большой Уступ[d]
Иң югары ноктасы Тхабана-Нтленьяна[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 3482 метр
Материал төре базальт һәм кварцит[d]
Эра Триас
Озынлык 1000 километр
Commons-logo.svg Аждаһа таулары Викиҗыентыкта

Commons-logo.svg Аждаһа таулары Викиҗыентыкта
ЮНЕСКО байрагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы, 985  номерлы  объект
рус.ингл.фр.

Аждаһа таулары (ингл. Drakensberg, афр. Drakensberge, зулу uKhahlamba, сесото Maluti яки Maloti, рус. Драконовы горы) — Көньяк Африка Республикасы, Лесото һәм Свазиленд биләмәләрендә урнашкан тау системасы. югарыгы ноктасы — Тхабана-Нтленьяна тавы (3482 м) Лесотода урнашкан.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аждаһа тауларында табылган файдалы казылмалар: платина, марганец рудалары, алтын, ташкүмер, аккургаш рудалары һәм башкалар.

Тауларның күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы шулай ук эндемик яки сирәк очраган төрләр белән күрсәтелгән.

Тауларның күп өлеше Дракенсберг паркына кертелгән, бу парк ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының табигый объекты булып тора[1].

Төбәк кабиләләренең телендә бу таулар Кватхламба (зулу uKhahlamba) дип атала, ул «кыялы урын», «кыялар өеме» дип аңлатыла. Йөрү юлы авыр булганы өчен ак колонизаторлар — бур халкы бу тауларны аждаһа яки афр. Drakensberge дип атыйлар.

Көнчыгыш һәм көнбатыш битләүләренең климаты һәм үсемлекләре бераз аерыла. Көнчыгыш битләүләрдә мул (башлыча җәйге) яңгырлар ява (елына 2000 мм); ә көнбатыш битләүләре коры һәм кискен континенталь климатка ия. Кышын тау башларында кар ява.

Көнчыгыш битләүләре 1200 метрга чаклы һәрвакыт яшел яфраклы һәм ылыслы агачлы тропик «яңгырлы» урманнар, 1200-1500 метрдан 2000 метрга кадәр — чәнечкеле куаклыклар, ксерофитлар һәм суккулентлар (акация, алоэ), югарырак — тау болыннары һәм таш ишелмәләре белән капланган. Көнбатыш битләүләрен урманнар урынына саванналар һәм куаклыклар били.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]