Азат Абитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Абитов latin yazuında])
Азат Абитов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Азат Фәрит улы Абитов

Туу көне

14 гыйнвар 1993(1993-01-14) (31 яшь)

Туу урыны

РФ, Чуашстан, Батыр районы, Шыгырдан

Эшчәнлек еллары

2008—х. в.

Дәүләт

Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Рәшит Ваһапов фестивале

azatabitov

Азат Абитов, Азат Фәрит улы Абитов (1993 елның 14 гыйнвары, РФ, Чуашстан, Батыр районы, Шыгырдан) — җырчы, халыкара яшь башкаручыларның телевизион «Татар моңы» җыр конкурсы (2012), Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале (2015) лауреаты.

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фото.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның 14 гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында өч балалы, җыр-моңга һәвәс гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе Фәрит Шәфигулла улы (1967), әнисе Альбина Алексей кызы (1969), икесе дә «халык уен кораллары оркестры җитәкчесе» белгечлеге буенча Чуел мәдәният укуханәсен тәмамлаган, әтисе Батыр районы үзәге мәдәният үзәгендә аккомпаниатор, тавыш режиссеры булып, әнисе Батыр районы үзәге балалар сәнгать мәктәбендә баян буенча педагог булып эшли. Абыйсы Раил, сеңлесе Эльвина[1].

Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган (2010). Чит төбәкләрдән килгән татар балаларына бирелә торган ташлама буенча, КХТИның социаль хезмәткәрләр факультетына укырга керә. Читтән торып укып, Казан икътисад институтында икенче югары белем — «икътисадчы» белгечлеге ала. Казан дәүләт мәдәният институтында (Венера Ганиева классы) укый[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азат Абитов клибы

Мәктәптә укыган елларында ук әти-әнисе белән гастрольләргә йөри башлый. 9 сыйныфта укыганда «Дебют» фестивале (Чабаксар) дипломанты була. 2008 елда әтисе оештырган «Рамазан» фестивалендә 1нче урын, 2009 елда әлеге фестивальнең «Гран При»ен ала. 2010 елда «Урмай моңы» фестивалендә 2нче дәрәҗә лауреат була. 2012 елда автор, композитор Ринат Гайнетдиновка багышланган фестивальдә Гран прига лаек була. 2012 елда «Татар моңы» конкурсында (Казан) 3нче урынны ала. Студентлар арасында узучы «Ягымлы яз» фестивалендә 2нче урынны ала.

Ваһапов фестивале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестивальдә урын алуга ирешкәнче, өч ел рәттән фестивальнең сайлап алу турына гариза тапшырган. 2015 елда Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивалендә катнашып, лауреат исемен ала. Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов килешү нигезендә бергә эшләргә тәкъдим итә.

Альбом[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2013 — «Күңелем яз көтә»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Румия Сәйфуллина. Азат Абитов: «Сәхнәдә елавым уйланылган күренеш түгел иде». «Акчарлак», 16.10.2017
  2. Гөлнара Җәлилова. Азат Абитов: «Йөрәгем күптән бикле». «Акчарлак», 22.11.2018

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]