Эчтәлеккә күчү

Азат Алимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Алимов latin yazuında])
Азат Алимов
Туган телдә исем Азат Миргасыйм улы Алимов
Туган 10 август 1946(1946-08-10) (79 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чүпрәле районы, Кече Чынлы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре микробиолог, эпизоотолог[1]
Эш бирүче Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган фән эшлеклесе (1998) РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе (2013)
Гыйльми дәрәҗә: ветеринария фәннәре докторы[d][2]

Азат Алимов, Азат Миргасыйм улы Алимов (Азат Миргасимович Алимов; 1946 елның 10 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чүпрәле районы, Кече Чынлы) ― галим―эпизоотолог, биохимик, микробиолог. 2006―2009 елларда Казан ветеринария институтында патологик физиология кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре докторы (1993), профессор (1998), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998). РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (2013)[3].

1946 елның 10 августында[4] Татарстан АССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында кохозчы крестьян гаиләсендә туган.

1970 елда Казан ветеринария институтын (отличие белән), биохимия лабораториясе каршында аспирантура тәмамлаган. Аспирантураны тәмамлагач, «Аминокислоталар алмашы һәм төрле вирулентлы листерийларның иммунохимиясен өйрәнү» (рус. Изучение аминокислотного обмена и иммунохимии листерий различной вирулентности) темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (1974).

1993 елда махсус тематика буенча докторлык диссертациясе яклаган.

1973―2006 елларда Казан ветеринария институтының (1986 елдан академия) биохимия лабораториясендә, аннан соң ВНИВИда кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр булып, 1984―2006 елларда[5] Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институтында (Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәге, рус. ФЦТРБ―ВНИВИ[6]) биохимия лабораториясе мөдире булып эшләгән. 2006―2009 елларда Казан ветеринария медицинасы академиясендә патофизиология кафедрасы мөдире[7]. 2009 елда биологик һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире итеп күчерелгән.

Гыйльми кызыкысынулары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Фәнни эшчәнлеге кузгаткычларның биохимиясен һәм генетикасын өйрәнүгә, зооантропонозларны диагностикалау һәм специфик профилактикалау методларын эшләүгә һәм камилләштерүгә багышланган[8]. Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре:

  • кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч йогышлы авыруларны диагностикалау һәм профилактикалауның актуаль проблемалары;
  • авыл хуҗалыгы хайваннары листериозына каршы коры тере вакцинаның автордашы;
  • аның тарафыннан абортоген булмаган зәгыйфь агглютиноген вакцина штаммы ― бруцелл УФ-1 табылган;
  • хайваннарда Себер түләмәсен диагностикалауның аллергик ысулы һәм түләмә аллергенын табу ысулы эшләнгән.

264 басма эш, шул исәптән 7 авторлык таныклыгы һәм патент авторы. 4 фән докторы һәм 13 фән кандидаты әзерләгән (мәсәлән, 2009 елда Тимур Галиев яклаган[9]).

Институтның һәм шәһәрнең фәнни һәм иҗтимагый тормышында катнаша, Биохимия җәмгыятенең Казан бүлеге идарәсе әгъзасы булып тора.

Кайбер басылган гыйльми хезмәтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]