Азат Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Вәлиев latin yazuında])
Азат Вәлиев
Туган 14 гыйнвар 1980(1980-01-14) (44 яшь)
Лаеш, Лаеш районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт финанс-икътисад институты
Казан дәүләт педагогика университеты
Һөнәре район башлыгы

Азат Рөстәм улы Вәлиев (1980 елның 14 гыйнвары, Лаеш, Лаеш районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әгерҗе муниципаль районы башлыгы (2020 елдан). Икътисад фәннәре кандидаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 14 гыйнварында Татарстан АССРның Лаеш эшчеләр бистәсендә туа[1]. Әнисе — шәфкать туташы. Әтисе — район хакимияте башлыгының беренче урынбасары[2]. 2001 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын икътисад, икътисад бакалавры белгечлеге буенча, ә 2002 елда бухгалтер исәбе һәм аудит белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган. 2004 елда Казан дәүләт педагогика университетын «чит тел укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый[2].

«Аудит и консалтинг» (2002—2003) һәм «Аудит и консалтинг-Центр» (2003—2004) җәмгыятьләрендә бухгалтер-эксперт булып эшләгән. 2004—2009 елларда Татарстан Республикасы Хисап палатасының контроль-ревизия идарәсенең агымдагы контроль бүлеге баш инспекторы, экспертиза һәм методология идарәсенең методология бүлеге башлыгы, контроль-ревизия идарәсе башлыгы. 2009 елдан Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы. Россия Федерациясе Хисап палатасының системалы анализлау дәүләт фәнни-тикшеренү институты, аспирантура (2010 ел).

Англиядә белем алган ("Christ' s College", Лондон).

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан бирелгән аудиторның квалификация аттестаты бар.

03.2002-03.2003 — хисапчы-эксперт, «Аудит һәм консалтинг» аудитор консалтинг оешмасы ҖЧҖ;

04.2003 — 08.2004 — хисапчы-эксперт, «Аудит һәм консалтинг-Үзәк» аудитор оешмасы;

08.2004 — 06.2009 — контроль-ревизия идарәсенең агымдагы контроль бүлеге баш инспекторы, экспертиза һәм методология идарәсенең методология бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Хисап палатасының контроль-ревизия идарәсе башлыгы;

07.2009— 05.2020 — Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы;

05.2020 — 06.2020 – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы;

06.2020 – 09.2020 — Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;

2020 елның 25 июнендә Әгерҗе районы Советының XLIVIII утырышында Азат Вәлиев район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә[3].2020 елның 22 сентябрендә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан сайлана[4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирешкән уңышлары өчен РФ Президенты В. В. Путинның «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медаленә, Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга керткән өлеше өчен «Россиянең финанс контролен ныгыткан өчен» медале, РФ Тикшерү-хисап органнары Ассоциациясенең Мактау грамотасына, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Рәхмәт хатларына, Россия Федерациясе Хисап палатасы ФТИның Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, «Территориянең тотрыклы үсеше белән нәтиҗәле идарә итү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә иң яхшы доклад өчен Европа төбәкләре ассамблеясы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты грамотасы белән бүләкләнә.

А. Р. Вәлиев Кырым Республикасының Идарә кадрлары резервына, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең кадрлар резервына керә.

2017, 2019 елларда "Россия лидерлары" бөтенроссия идарәчеләр конкурсында ярымфиналга уза һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары С.В. Кириенкода II дәрәҗә грамоталарын ала.

2020 елда Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе А.Л. Кудринның Рәхмәт хаты тапшырыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]