Азат Идел-Урал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Идел-Урал latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Азат Идел-Урал
Free Idel-Ural
Җитәкчеләр
Рәфис Кашапов

Сыресь Боляень

Нигезләү

23 март 2018 ел

http://idel-ural.org/tt/


Азат Идел-Урал (рус. Свободный Идель-Урал, эрз. Олячив Рав-Уралонь) – ул Мордовия, Чувашия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Башкортостан җөмһүриятләре белән бәйсезлеккә ирешүне һәм шул алты җөмһүриятне уртак чикле, икътисадый киңлекләре вә күмәк иминлек системасы белән интеграцион берләшмә итеп оештыру үз максаты итеп куйган идел буе халыкларның иҗтимагый хәрәкәт.

Кырымны көчләп тартып алуны тәнкыйть иткән өчен 2014 елның 28-нче декабрьдә кулга алынган һәм 2015 елның сентябрендә 3 ел буе колониядә торуга хөкем ителгән татар милли хәрәкәтнең җитәкчеләрнең берсе Рәфис Кашапов 2017 елның 26-нчы декабрьдә русия зинданыннан иреккә чыкты.[1] 2018-нче елның февраль башында ул Украинага китте, кайда тиздән фикердәшен: Мордовияда туган эрзя кешесен, пенсиядәге гаскәрине, Сыресь Боляеньны очратты.[2]

21-нче мартта Рәфис Кашапов, Сыресь Боляень һәм аларның фикердәшләр кечкенә бер төркеме Киев шәһәрендә пресс-конференцияне уздырдылар, кайсыдырда ки алар "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте төзү турында белдерделәр.[3]

Үз эшчәнлегендә беренче 5 ай дәвамында оешма ачыктан-ачык сепаратизм карашлар белән чыгыш ясамады, ә Идел буе җөмһүриятләрнең чын мөстәкыйльлекне яңадан торгызу өчен көрәш турында игълан иткән иде. Ләкин Дәүләт думасы белән гомуми белем уку йортларда туган тел өйрәнү тәртибе турында канунны кабул иткәннән соң, аңа муафыйк җөмһүриятләрнең дәүләт телләрен уку программаларының мәҗбури өлешеннән алып ташладылар, "Азат Идел-Урал" үз эшчәнлегенең максатын үзгәртте.

2018 елның 25-нче июльдә "Азат Идел-Урал" киләчәктә бәйсез милли демократик Эрзя-Мокша, Чуаш, Мари Эл, Татар, Удмурт, Башкорт дәүләтләре төзүгә омтылуы турында игълан итте. Шуның белән бергә каршылыгында көчләүсез ысулларда торуын хәрәкәт ассызыклады. Инде берничә көннән соң интернет челтәрендә раса, милләт, тел, нинди диндән булу галәмәтләренә карап дошманлык кабызып җибәрә торган мәгълүматлар бастырып чыгарган өчен Хәрәкәтнең оештыручыдашы Рәфис Кашаповка каршы яңа җинаять эше кузгату турыда русия киң хәбәр чаралары белдерделәр.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]