Азат Хөсәенов (1958)

From Wikipedia
Jump to navigation Jump to search
Азат Хөсәенов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Азат Тимершәех улы Хөсәенов

Туу көне

10 апрель 1958(1958-04-10) (61 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР Актаныш районы, Богады

Эшчәнлек еллары

1981 - х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Коллективлар

«Энергетик» мәдәният сарае (Яр Чаллы)

Бүләкләр

Татартанның халык артисты - 2008

Азат Тимершәех

Бу җырчы турында мәкалә, композитор Азат Хөсәенов белән бутамагыз

Азат Хөсәенов, Азат Тимершәех, Азат Тимершәех улы Хөсәенов (1958 елның 10 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Богады) — җырчы, Татарстанның халык артисты (2008).

Тәрҗемәи хәле[edit | edit source]

1958 елның 10 апрелендә ТАССР Актаныш районы Богады авылында алты балалы гаиләдә туган. Әтисе күмәк хуҗалыкта бухгалтер, әнисе колхозчы булып эшли. Гаиләдә 3 ул, 3 кыз үскәннәр. Азат туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керергә баллары җитмәгәч, туган ягына кайта, Актанышта «Сельхозтехника» берләшмәсенең клубына эшкә урнаша, читтән торып Алабуга мәдәни-агарту укуханәсенә укырга керә. 19761978 елларда Ерак Көнчыгышта тимер юл гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була. Армиядән туган авылына кайта, күмәк хуҗалык рәисе Кәрам Гариф улы Гарипов аны клуб мөдире, спорт уеннарын оештыручы, комсомол оешмасы сәркатибе вазифаларына тарта. 1981 елда Яр Чаллыга, КамАЗ төзелешенә күчеп килә, 23 ел Чаллыда эшли. «Электромаш» заводында эшли башлый. Мәскәү электромеханика институтының кичке факультетын тәмамлый. «Электромаш» заводында эшләгәндә, «Чулман» татар җыры ансамбле оештыра (директоры Инбер Шәфыйков). Төп эшеннән китмичә, ярты ставкага «Энергетик» мәдәният сараена эшкә урнаша (җитәкче Гөлзадә Рзаева, баянчы Илгиз Закиров). Читтән торып, педагогия институтын тәмамлый[1].

2004 елдан Казанда яши. «Азат Тимершәех» дигән сәхнә исеме ала. ТР кулланучылар оешмасы берлегендә профсоюз рәисе итеп сайлана [2]. Татарстанда үскән шифалы үләннәр эшкәртү предприятиесенең цех башлыгы[3].

Иҗаты[edit | edit source]

Туган авылында урта мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатьтә катнаша башлый. Актанышта, туган авылында клубларда эшләгәндә, шулай ук армиядә, БАМ төзелешендә полк клубында җырчы буларак осталыгын арттыра. КамАЗда эшләгәндә «Чулман» ансамбле белән җомга саен район авылларына гастрольләргә чыга. Иҗади үсешенә якташы, «Энергетик» мәдәният сараеның татар хоры җитәкчесе (бер үк вакытта Яр Чаллының 2нче музыка мәктәбенең директоры) Әнәс Батыр улы Фәйрушин зур өлеш кертә. Композитор Илгиз Закиров белән иҗади дуслыкта яши, концертларында аның 7-8 җырын башкара. Азат Тимершәех татар җырын Сахалинда, Ерак Көнчыгышта, Котыпта, Себердә, Донбасста, Балтыйк буенда, Урта Азиядә яңгырата. Концертларында күп санда татар халык җырлары, композиторларның 300дән артык җырын башкарган[4]. Репертуарында туган ягы Актаныш турында җырлар зур урын алган: «Туган як» (Мирһади Разов сүзләре, Әхтәм Миңнебаев көе), «Актанышым, туган җирем» (Мирһади Разов сүзләре, Ганс Сәйфуллин көе), туган авылы Богады, шулай ук Зөбәер, Әнәк, Чишмә авыллары турында җырлар. Концертларын «Җырлыйм туган якта, җырлыйм сезнең хакта» җыры белән башлап җибәрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[edit | edit source]

Гаиләсе[edit | edit source]

Хатыны — авылдашы Рәмзия, Казан мәдәният институтын тәмамлаган, Яр Чаллы педагогия институты китапханәсе мөдире, ТР милли китапханәсенең бүлек мөдире булып эшләгән, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Питрәч районының Көек авылында төзегән шәхси йортларында яшиләр.

Балалары: кызы Алия, Казанда заводта эшли, улы Илдар эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә.

Әдәбият[edit | edit source]

  1. Ягъсуф Шәфыйков. Туган як җырчысы. Китапта: Актаныш – начало пути. К.: «Слово», 2010, 165-168нче бит. ISBN 978-5-98356-105-2

Сылтамалар[edit | edit source]

Искәрмәләр[edit | edit source]