Азат Ягъфәров
Азат Ягъфәров | |
---|---|
Туган телдә исем | Азат Фердинанд улы Ягъфәров |
Туган | 9 апрель 1961 (61 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР Азнакай районы, Сарлы |
Һөнәре | икътисадчы, сәясәтче |
Азат Фердинанд улы Ягъфәров (1961 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Азнакай районы, Сарлы) ― Россия сәяси эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары; 2021 елда бер мандатлы округ буенча VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты (Татарстанның Әлмәт округыннан депутаты).
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1985 -1987 еллар - «Актүбәнефть» НГТИнең планлы-икътисадый бүлеге икътисадчысы.
- 1987 - 1988 еллар - «Актүбәнефть» НГТИнең планлы-икътисадый бүлеге башлыгы урынбасары.
- 1988 - 1991 еллар И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институты аспирантурасында уку еллары.
- 1990 - 1992 еллар - «Татнефть» ҖБнең тышкы икътисадый элемтәләр бүлеге әйдәүче инженеры.
- 1992 - 1999 еллар - Мәскәүдәге вәкиллек бүлеге, «Татнефть» берләшмәсенең тышкы икътисадый фирмасы башлыгы.
- 1999 - 2003 еллар - «Татнефть» берләшмәсенең тышкы икътисадый фирмасы директоры урынбасары.
- 2003 - 2004 еллар - «Татнефть» ААҖ генераль директорының норматив-хокукый мәсьәләләр буенча урынбасары.
- 2004 - 2021 еллар - «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - Мәскәүдәге вәкиллек директоры.
- 2021 елдан - сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
РФ һәм ТР атказанган икътисадчысы. ТР, РФ Энергетика министрлыгы мактау грамоталары, ТР Президенты, Министрлар Кабинеты рәхмәтләре белән бүләкләнә.