Азат Ярмуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Ярмуллин latin yazuında])
Азат Ярмуллин
Туу датасы: 4 ноябрь 1975(1975-11-04) (48 яшь)
Туу урыны: Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Эшчәнлек төре: язучы

Ярмуллин Азат Шакирҗан улы (4 ноябрь 1975 ел) — журналист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе. 2004 елдан Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты һәм Башкарма комитетның Совет әгъзасы (2016). Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2010).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азат Шакирҗан улы Яруллин 1975 елның 4 ноябрендә Башкорт АССР-ының Җылаер районы Югары Сәлим авылында туган.

1998 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1999 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар студиясендә программа алып баручы.

2000 елдан студия мөхәррире, 2001 елдан телевидение студиясе мөхәррире.

2002 елның апреленнән «Тамаша» журналы; ноябреннән «Киске Өфө» гәзите хәбәрчесе.

2006 елдан Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) Башкарма комитетының баш белгече.

2007 елдан «Башкортстан энциклопедиясе» гыйльми басмасының бүлек мөхәррире, 2012 елдан — генераль директор урынбасары, 2014 елдан — энциклопедик басмаларның баш мөхәррире урынбасары.

2016 елдан — Башкортстан Республикасының Китап палатасы директоры.

2018 елдан — Башкортстан Республикасы Милли архивының бүлек җитәкчесе [1].

Хәрби-тарихи темага фәнни-публицистик мәкаләләр һәм китаплар авторы. Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты (2010).

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Автономияле Башкортстан байрагы астында. Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре турында кыскача биографик очерклар. — Уфа. — 2009. — 222 бит[[2].
  • Воинская слава башкирского народа. Уфа, 2007.
  • Башҡорт армияһы тарихынан. Өфө: Китап, 2012.
  • У истоков Башкирской Республики. Уфа: Китап, 2017.
  • Башкирские войска Красной Армии на защите Петрограда. 1919 г. Уфа: Информреклама, 2019.

Матбугат басмаларындагы мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Первый опыт договорных отношений. На пути к созданию республики существовало множество преград. (К 90-ЛЕТИЮ СО ДНЯ ПРОВОЗГЛАШЕНИЯ СОВЕТСКОЙ АВТОНОМИИ БАШКОРТОСТАНА). «Башкортстан» гәзите, № 49, 2009, 13 март[3].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2019)
  • Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2010).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ярмуллин Азат Шакирйән улы(үле сылтама) // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9
  2. Автономиялы Башҡортостан байрағы аҫтында https://kitaptar.bashkort.org/files/avtonomiyaly_bashqortostan_bajraghy_astynda._ofo._2009.pdf]
  3. Газета «Республика Башкортостан», № 49, 2009, 13 марта 2019 елның 16 апрель көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 20 февраль 2019)
  4. Всемирный курултай (конгресс) башкир. Официальный сайт. Члены Исполкома и Совета Исполкома(рус.)(Тикшерелгән 20 февраль 2019)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ярмуллин Азат Шакирйән улы(үле сылтама) // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 20 февраль 2019)