Азия матбагасы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азия матбагасы (Казан) latin yazuında])
Азия матбагасы
Гимназия матбагасы
Адресы (хәзерге):

420111 Казан, К. Маркс ур., 10

Оешма төре:

басмаханә

Нигезләү

1800 ел

Ликвидация
кушылу

1829 ел

Азия матбагасы, Гимназия матбагасы (рус. Азиатская типография, Гимназическая типография) — Казандагы беренче басмаханә, шулай ук Россия империясендә татар телендәге беренче басмаханә. 1800 елда отставкадагы поручик Габделгазиз Бурашев акчасына ачылган [1]. 1829 елда Казан университеты басмаханәсенә кушылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Типография урнашкан Казанның Беренче ирләр гимназиясе бинасы

Император Павел I исеменә Казан губернасында татар типографиясен ачу турындагы беренче үтенеч 1797 елда отставкадагы поручик Габделгазиз Бурашев тарафыннан бирелгән. Император рөхсәт итеп, кул куйган, әмма ул Сенат(рус.) тарафыннан кире кагылган. Шуңа да карамастан, 1800 елның 13 сентябрендәге указы белән Сенат башка губерналар татарлары тарафыннан хупланган икенче үтенечне канәгатьләндерә һәм Казанда казна басмаханәсен оештыруга рөхсәт бирә. Ачу һәм карап тоту чыгымнары Г. Бурашевка йөкләнә[2].

«Азия матбагасы» (рус. Азиатская типография) дип аталган типография Казанның Беренче ирләр гимназиясе бинасында урнаша, гимназия укытучылары шулай ук цензура контролен дә башкарырга тиеш була[3]. Типографиядә басылып чыккан китапларның эчтәлеге Ислам дине кануннарына туры килүен Ырынбур мөселман диния нәзарәте тикшерә. Типография карамагында бары гарәп язулы шрифтлар гына була[4]. Сенат указы нигезендә, басмаханәдә бары Коръән, догалыклар һ. б. ш. китаплар гына бастырырга рөхсәт ителә. Бурашев үз хисабына Сенат типографиясенең Азия филиалыннан (вариант: Петербург Фәннәр академиясе типографиясенең(рус.) Азия филиалы нигезендә 1785 елда Петербург татарлары соравы буенча оештырылган «Азия типографиясе»ннән) хәреф җыю җиһазлары һәм шрифтлар сатып ала, шулай ук хәреф коючы һәм җыючы, Россия империясе җирлегендә шәрекъ телләрендә беренче матбугат бастыру осталары Хәмзә Мамышев[5] һәм Гали Рәхмәтуллинны[6] эшкә чакыра. 1803 ел ахырында Г. Бурашев типография белән идарә итүдән читләштерелә, әмма 1805 елга кадәр аның заказчысы булып кала [2].

Азия типографиясе белән алга таба идарә итүчеләр арасында сәүдәгәрләр Гали[7] һәм Йосыф Апанаевлар, шулай ук бертуган Юнысовлар [4] була. Типографиядә цензор булып Казан университеты укытучысы Ибраһим Хәлфин эшли[2]. И. Хәлфин катнашында беренче 3 елда барлыгы 31 мең данә татарча һәм гарәпчә мөселман китаплары нәшер ителә. 1806 елда рекорд куела: 27 мең данә төрле исемдәге китап (Коръән, Һәфтияк, Иман шарты, әлифба, грамматика һ. б.) басып чыгарыла. Чит ил кешеләре Русиядә мөселман халкының басма сүз белән ирекле эш итүенә шакката[8].

1829 елда «Азия типографиясе» Казан университеты типографиясенә кушыла [2].

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1801 елда типографиядә басылган беренче китаплар «Иҗекләп уку китабы» (соңгырак басмаларында: «Әлифба иман шартлары белән») һәм «Һәфтияк» була. «Әлифба» һәм «Иман шарты» ел саен, хәтта елга берничә тапкыр басып чыгарыла. 1802 елда 6 исемдә яңа китап бастырып чыгарылган, алар арасында: беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов тарафыннан нәшер ителгән[9] Мөхәммәд Устуваниның «Устувани китабы» (Мөһим дини мәсьәләләр җыентыгы)[10], XVI гасыр төрек имамы Мөхәммәд Биргевиның(төр.) (татарлар арасында: Пиргули) «Пиргули китабы», Аллаһияр Суфиның «Собател-гаҗизин» (Гаҗизләрнең ныклыгы) һ. б. китаплар[2].

1803 елның августында Коръәннең оригиналь басмасын бастыру башлана. Текстның дөреслеген Иске Татар бистәсе имамы Мөхәммәд Габдеразаков күзәтеп тора. Коръәннең «Казан варианты» кануни дип таныла һәм Россия империясенең көнчыгыш төбәкләрендә һәм чит (мөселман) дәүләтләрендә тарала башлый. 1808 елдан башлап биредә Коръән басмасының Санкт-Петербургта (Петербург «Азия типографиясе»ндә) әзерләнгән варианты да басыла[4].

1806—1809 елларда яңа «Сәйфел-Мөлек» (патша улы Сәйфел-Мөлекнең Көнчыгыш илләренә сәяхәте турында бәян) һәм «Рисаләи Мөхәммәдия» (Мөхәммәд юлламалары) китаплары дөнья күрә[2].

Азия типографиясе шулай ук Казан университетының кайбер заказларын башкара. 1808 елда профессор Христиан Френ тарафыннан «Әхмәдия» һәм «Саманиларның кайбер көмеш тәңкәләрен тасвирлау» китаплары бастырыла, 1814 елда — Исламга кадәрге чор шагыйре Әш-Шанфара(ингл.) һәм XIXII гг. шагыйре Ат-Туграиның гарәп телендәге ике поэмасы басыла. 1813 елда татар телендә «Французларны җиңү турында югары манифест» басыла[2].

1801―1829 елларда типографиядә татар телендә 109 исемдә китап нәшер ителгән (нигездә дәреслекләр, матур әдәбият, дини әдәбият)[11].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азиатская типография. // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 64. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бураш (Бурашев) Габделгазиз. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 48нче бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Габдельганеева Г. Г. Татарская книга Казани в первой половине ХІХ века. «Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств», 2012.
  3. Образование, наука и культура. 2019-08-03 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 Эльмира Амирханова (2013-01-24). Первые мусульманские печатные издания Корана. 1 часть. 2019-08-03 тикшерелгән.
  5. Мамышев Хәмзә. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 154нче бит.
  6. Рәхмәтуллин Гали. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 198нче бит.
  7. Сергей Синенко (2015-10-27). Книгоиздание на татарском языке в Поволжье и на Южном Урале. 2019-08-03 тикшерелгән.
  8. «Деятель», 1898, №2.
  9. В Казани презентуют книгу, изданную первым муфтием России в 1802 году. Татар-информ, 12.06.2015
  10. Книга Устувани.(үле сылтама) b-ok.global
  11. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 64.