Азор утраулары
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
| Азор утраулары порт. Açores | |
| Акватория | Атлантик океаны |
| Утраулар саны | 9 |
| Иң эре утрау | Сан-Мигел |
| Гомуми мәйдан | 2322 км² |
| Ил | |
| Беренче дәрәҗә АБ | Азор утраулары |
| Халык саны (2011 ел) | 246 772 кеше |
| Халык тыгызлыгы | 106,276 кеше/км² |
| | |
Азор ороллари (порт. Açores [ɐˈsoɾɨʃ]) — Атлантик океанының төньяк өлешендәге архипелаг. Пиреней ярымутравыннан көнбатышта. Португалия тәркибендә.
9 эре утрау һәм килеп чыгышы вулканик булган берничә рифлардан гыйбарәт. Көнбатышта көнчыгышка якынча 600 кмга сузылган. Мәйданы 2,3 мең км². Рельефы таулы, биеклек 2351 метргача (Пику утравындагы Пику тавы). Җир тетрәүләр еш була.
Субтропик диңгез климат; гыйнварның уртача температурасы +14°С, июльнең температурасы +22°С; елгы як. 800 мм явым төшә.
1431—53 елларда бирегә португаллар килеп урнашканнар. Халык цитрус үсемлекләр үстерү, йөземчелек, ананас, банан җитештерү белән шөгыльләнә.
Төп портлар: Понта-Дельгада, Орта.