Азых мәгарәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азых мәгарәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Азых мәгарәсе
Сурәт
Дөнья кисәге Ауразия
Дәүләт Flag of Azerbaijan.svg Азәрбайҗан
Административ-территориаль берәмлек Азох[d] һәм Ходжавендский район[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 1400 метр
Эра Палеолит
Ачыш датасы 1960
Озынлык 600 метр
Мәйдан 800 км²
Commons-logo.svg Азых мәгарәсе Викиҗыентыкта

Азых[1] (Азох[2]) мәгарәсе (әзери. Azıx mağarası, әрм. Ազոխի քարանձավ) — Азох|Азых/Азох авылы янындагы алты мәгарәдән торган комплекс[3][4] Таулы Карабахта[5], Куручай (Корчай) елгасының сул ярында, диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 1400 м биеклектә урнашкан. Археологик казынулар вакытында мустьер мәдәниятенә караган — ике (неандерталь кешеләренә охшаш) һәм ашёль мәдәниятенә караган ике катлам табылган. Өске ашёль катламында таш балта, тупас ясалган ирәк, очлы башаклар табылган, аскы катлам борынгырак. Анда тупас балта, таш пычаклар һәм чуерташ кораллар ачыкланган[6]. Төньяктан һәм көньяктан мәгарәне куе урман уратып алган. Җиде урыннан чыгып була, аларның бишесе өйрәнелгән.


Ачылу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азых мәгарәсендәге палеонтологик торак 1960 елда азәрбайҗан археологы Мәмәдәли Һөсәенов тарафыннан табылган[7]. Азых мәгарәсе казыну эшләре вакытында пренеа ндерталь кешенең аскы казналык сөяге табылган — аңа азыхантроп дип исем биргәннәр. Бу күренекле ачыш булган, чөнки дөнья археологиясендә ул бишенче генә булып чыккан. Ул бик нык Франциянең көньяк-көнчыгышындагы Тотавель торагындагы палеоантропологик табышларга охшаган. (en:Tautavel Man) Бу хәл антропологларга пренеандерталләр Аурупа җирләрендә киң таралып яшәгән дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. 1960 елда урындагы аучылар Азых һәм Салакоты авыллары янындагы төрле гротларга керә торган ике юлны күрсәтәләр. Соңыннан аларның икесе дә 8000 кв.м.дан да ким булмаган гомуми коридор белән бәйле икәнлеге ачыкланган. Мәгарәдә аю сөякләре табылган. Аларның баш сөякләре аерым урыннарга яшерелгән булган. Күрәсең, бу тәүтормыш кешеләренең ниндидер инанычлары белән бәйле булгандыр. Бозлык чоры башлангач, кешеләр моннан күченеп китәргә мәҗбүр булган.

Мәгарәдә 300 мең ел чамасы элек корулы учак урыннары, бик гади гына торак рәвешле таш корылмалар табылган. 1968 елда борынгы кешенең (кызның) казналык сөяге кисәге табылган, тик экспедиция кимәле аркасында анык дата куя алмыйлар, чөнки азербайҗан археологлары үзләре тануынча, язмаларда аңлаешсыз урыннар бар. Шул аркада нинди катламда табылганын ачыклап булмый, еллар аермасы хәтта йөзәр мең елларга аерыла[8]. Хәзер гадәттә казналык сөяге 250 мең еллар элеккеге дип саныйлар, бу миндель бозлыклар арасындагы чорга туры килә. Азых мәгарәсендә шулай ук тарихка тиклемге хайваннар сөякләре дә табылган (мәгарә аюы, кылыч тешле арыслан һ.б.)

Мәгарәдәге соңгы табылдыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азых мәгарәсендә 7 мең ел әүвәл яшәгән кеше теше табыла. Аның ДНКсы Дания Копенгаген университетының Генетика кафедрасы тарафыннан тикшерелә. [9].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азыхантроп
  • Ашёль мәдәнияте

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алекперов Ф. А. Возвращение неандертальки // Азербайджанские известия. — 2004. — 4 сентября (№ 172). — С. 3. Архивировано 27 сентября 2007 года.
  • Портал «Археология России»
  • Dr. Arif Mustafayev. Jawbones and Dragon Legends. Azerbaijan's Prehistoric Azikh Cave (англ.) // Azerbaijan International. — Summer 1996. — No. 4.2. — P. 24, 28-29.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пещера Азых — The Azykh cave / [М. М. Гусейнов], [34] с. ил., 5 л. ил. 21 см, Баку Б. и. 1981