Эчтәлеккә күчү

Азәрбайҗанда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азәрбайҗанда ислам latin yazuında])
Азәрбайҗанда ислам
Дәүләт  Әзербайҗан
 Азәрбайҗанда ислам Викиҗыентыкта
Бакуда яңадан торгызылган Биби-Әйбат мәчете

Азәрбайҗанда ислам (әзери.  Azərbaycanda İslam ) — Азәрбайҗан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Азәрбайҗан халкының (10 047 мең кеше) 96,90 % ы (9 735 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Азәрбайҗан мөселманнарының 85 % ы шигыйлар (җәфәрлек мәзһәбе), 15 % ы сөнниләр (хәнәфи мәзһәбе). Азәрбайҗан, Ираннан соң, шигый халкы саны буенча дөньяда икенче урында тора. Баку һәм Ленкорань тирәсендәге авыллар шигыйлыкның үзәге булып санала. Илнең кайбер төньяк төбәкләрендә сәләфилек хәрәкәте берникадәр таралыш алган.

Персия (яшел) 1808 елгы британ харитасында
Бакыда Мөхәммәт мәчетеXI гасыр мәчете
Биби-Әйбат мәчетеXIII гасырда төзелгән шигыйлар мәчете. 1936 елда җимертелгән мәчет урынына 1990-елларда шушы исемдәге мәчет яңадан төзелә

Ислам Азәрбайҗанга гарәпләр белән VII гасырда килгән һәм әлеге территориядән акрынлап христианлыкны һәм мәҗүси диннәрне кысрыклап чыгарган.

XVI гасырда Сәфәвиләр династиясенең(ингл.) беренче шаһы, 1501 елның июлендә үзен Азәрбайҗан шаһы дип игълан иткән Исмәгыйль I(ингл.) (1486—1524) шигый исламны дәүләт дине дип игълан итә, әмма халыкның бер өлеше сөнни булып калган. Хәзерге Иран һәм хәзерге Азәрбайҗан халкы шигый исламын бер үк тарихи чорда кабул иткән. Мөселман дөньясының башка илләрендәге кебек үк, исламның ике тармагы Азәрбайҗанда үзара низагка керә. Шигый исламын дәүләт дине итеп игълан итү Сәфәвиләр хакимияте һәм күрше сөнни Госманлы империясе арасында ызгышларга китерә[2].

XIX гасырда күп кенә мөселман-сөнниләр, Россия империясенең диндәшләре яшәүче Госманлы империясе белән алып барган сугышлары сәбәпле, Россия империясе тарафыннан контрольдә тотыла торган Азәрбайҗаннан эмиграциягә киткән. Шулай итеп, XIX гасыр ахырына Азәрбайҗанда шигый мөселманнар күпчелекне тәшкил итә башлаган. Сөнниләр һәм шигыйлар арасындагы каршылык XIX гасыр ахырында кими.

1806 елда хәзерге Азәрбайҗан территориясе Россия империясе тарафыннан басып алына, 1813 елгы Гөлистан солыхы буенча Иран Россия империясенә хәзерге Азәрбайҗан территориясен тәшкил иткән ханлыкларны (Карабах ханлыгы, Ганҗә ханлыгы, Шекә ханлыгы, Ширван ханлыгы, Дербент ханлыгы, Куба ханлыгы, Бакы ханлыгы, Талыш ханлыгы) бирергә мәҗбүр була. Әлеге киилешү шартлары 1828 елгы Төрекмәнчәй килешүе(ингл.) белән тагын бер тапкыр расланган. 1918 елда Азәрбайҗан бәйсезлек игълан итә һәм Мүсават фиркасе (Müsavat Partiyası) җитәкчелегендә Азәрбайҗан демократик республикасын төзи. 1920 елның 27 апрелендә ЭККГ АДҖ чиген үтеп чыга һәм 28 апрелендә Бакыга керә. АзССР игълан ителгән. 1922 елның 29 декабреннән ил Советлар Берлеге составында.

Советлар хакимияте урнашканчы, Азәрбайҗанда 2000 гә якын мәчет эшләгән. Күпчелек мәчетләр 1930-елларда ябылган, кайберләренә генә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында яңадан ачылырга рөхсәт ителгән. Совет хакимияте азәрбайҗаннарның милли үзаңын үстереп, аларны дөньякүләм ислам бергәлегеннән аерып алырга омтылган.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында совет хакимияте Бакуда Кавказдагы Исламның җитәкче органы буларак Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәтен торгыза.

Азәрбайҗан ССР чорында илдә 17 мәчет эшләгән. 1980-елларда Бакуда ике зур һәм биш кечкенә мәчет, илнең калган өлешендә тагын унбер мәчет булган. Рәсми рәвештә рөхсәт ителгән мәчетләрдән тыш, мөселманнар меңләгән яшерен шәхси гыйбадәт йортларында намаз укыган.

Нардаран шәһәрендәге шигыйлар мәчете. 1662 ел

Бакудан 25 километр ераклыкта урнашкан һәм XIII гасырның шигый изге урыннары белән танылган Нардаран(ингл.) бистәсе шигый исламының бердәнбер үзәге булып торган. Бу шәһәрдә Азәрбайҗанның хәзер тыелган Ислам фиркасенә нигез салына[3].

Михаил Горбачёв чорыннан башлап, бигрәк тә ил бәйсезлек алгач, мәчетләрнең саны кискен арткан. Аларның күбесе Иран, Оман, Согуд Гарәбстаны һ. б. ислам илләре ярдәмендә төзелгән. 1991 елдан мөселман уку йортлары эшчәнлеген башлаган. Мөселманнар саны арту 2014 елга 2000 нән артык мәчет төзелүенә китергән.

Азәрбайҗан Конституциясенең 7нче статьясы нигезендә, ил дөньяви дәүләт дип игълан ителгән. 19нчы статьяда диннең дәүләттән аерылуы һәм закон каршында барлык диннәрнең тигезлеге, шулай ук дәүләт мәгариф системасының дөньяви характеры турында әйтелгән.

2010 елгы сораштыруда азәрбайҗаннарның яртысы гына: «Дин сезнең көндәлек тормышыгызның мөһим өлеше булып торамы?» — дигән сорауга уңай җавап биргән. Ислам илнең сәяси өлкәсендә чикләнгән роль уйный.

Азәрбайҗан парламенты чит илдә дини белем алган затларга Азәрбайҗанда ислам йолаларын гамәлгә ашыруны, шулай ук мәчетләрдән башка урыннарда дини атрибутиканы, флагларны һәм лозунгларны күрсәтүне тыючы законнар кабул иткән. Гашура гамәлләре шулай ук тыелган. Азәрбайҗан хөкүмәте чит илләрдә барган сугышларда катнашучы азәррбайҗанлыларны гражданлыктан мәхрүм итү турында закон кабул иткән[4].

Кавказ мөселманнары идарәcе урнашкан Тәзәпир мәчете бинасы

1943 елда Кавказ арты мөселманнарының иң югары рухи-административ органына әверелгән, Бакуда резиденциясе булган Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте (Zaqafqaziya Müsəlmanları Ruhani İdarəsi) оештырыла. 1980 елда Диния нәзарәт рәисе итеп шәйх-үл-ислам Аллаһшүкүр Пашазадә(азәр.) билгеләнә. Азәрбайҗан бәйсезлек алганнан соң, 1992 елда диния нәзарәте Кавказ мөселманнары идарәcе (Qafqaz Müsəlmanları İdarəsi) итеп үзгәртелә.

Төп мәкалә: Һейдәр мәчете

Һейдәр мәчете (әзери. Heydər Məscidi) — Азәрбайҗан башкаласы Бакы шәһәрендә Азәрбайҗанның 1993—2003 еллардагы президенты Һейдәр Әлирза улы Әлиев (19232003) хөрмәтенә аталган мәчет. Һейдәр мәчете — Кавказдагы иң зур мәчетләрнең берсе[5].

Һейдәр Әлиев чорында Азәрбайҗанда 500дән артык мәчет төзелгән. Һейдәр Әлиев истәлегенә мәчет төзү карарына Һейдәр Әлиевның улы, Азәрбайҗан президенты (2003 елдан) Илһам Әлиев 2012 ел уртасында кул куя. Төзелеш эшләре 2012 елның сентябрендә башлана, 2014 елның азагында тәмамлана. 2014 елның 26 декабрендә мәчет тантаналы ачыла[6][7].