Эчтәлеккә күчү

Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе latin yazuında])
Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе
әзери. Azərbaycan Respublikasının Milli Məclisi
Нигезләнү датасы 24 ноябрь 1995
Логотип
Сурәт
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе Рәисе[d]
Җитәкче Сахибә Гафарова
Дәүләт  Әзербайҗан
Юрисдикциягә карый Әзербайҗан
Моның хуҗасы Азербайджан (газета)[d]
Штаб-фатирының урнашуы Бакы, Әзербайҗан
Алыштырган Азәрбайҗан Республикасы Югары Советы[d]
Урыннар саны 125
Рәсми веб-сайт meclis.gov.az
Схематик иллюстрациясе
 Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе Викиҗыентыкта

Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе (әзери. Azərbaycan Respublikasının Milli Məclisi) ― Азәрбайҗан Республикасында закон чыгаручы хакимиятне гамәлгә ашыручы орган. Бер палаталы парламент, Азәрбайҗан Республикасы Югары Советының варисы.

1994 елга кадәр Азәрбайҗан Югары Советы эшләгән. 1991 елның 26 ноябрендә Югары Совет составыннан 50 кешедән торган Милли Совет сайланган[1]. Милли Совет асылда Югары Советны алыштырган. 1994 елда Югары Совет Милли Мәҗлес итеп үзгәртелгән һәм 1995 елда срогы тәмамланганчы гамәлдә булган.

1995 елда Милли Мәҗлеснең I чакырылышы чакырылган.

Комитетлар[2]:

  • Хокук сәясәте һәм дәүләт төзелеше комитеты
  • Куркынычсызлык, оборона һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты
  • Кеше хокуклары комитеты
  • Экология, энергетика һәм табигать ресурслары комитеты
  • Икътисадый сәясәт, сәнәгать һәм эшкуарлык комитеты
  • Аграр сәясәт комитеты
  • Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты
  • Сәламәтлек саклау комитеты
  • Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты
  • Яшьләр һәм спорт комитеты
  • Иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар комитеты
  • Төбәк мәсьәләләре буенча комитет
  • Фән һәм мәгариф комитеты
  • Мәдәният комитеты
  • Парламентара элемтәләр һәм халыкара хезмәттәшлек комитеты
  • Дисциплинар комиссия
  • Хисап комиссиясе

Дөньяның күп илләре белән парламентара элемтәләр буенча ике яклы эш төркемнәре эшли[3].

Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе депутатлары мажоритар сайлау системасы һәм гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлаулар нигезендә ирекле, шәхси һәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. Милли Мәҗлес биш елга сайлана торган 125 депутаттан тора.

Милли Мәҗлес сайлаулары һәр биш ел саен ноябрьнең беренче якшәмбесендә үткәрелә. Ике гражданлыгы булган, башка дәүләтләр алдында йөкләмәләре булган, башкарма яисә суд хакимияте системасында эшләүче затлар, фәнни, педагогик һәм иҗади эшчәнлегеннән тыш башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнүче затлар, дин әһелләре, хокукый сәләтсезлеге суд тарафыннан раслана торган, авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән, законлы көченә кергән суд карары буенча иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәүче затлар Милли Мәҗлес депутатлары итеп сайлана алмый[4].

Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе депутатларының вәкаләтләр чоры Милли Мәҗлес чакырылышының вәкаләтләр чоры белән чикләнә[5]..

Азәрбәйҗан Республикасының 18 яшьтән кечерәк булмаган һәр гражданы законда билгеләнгән тәртиптә Милли Мәҗлес депутаты итеп сайлана ала. Бу норма 2016 елгы конституция референдумы белән билгеләнгән, моңа кадәр Милли мәҗлескә 25 яшькә җиткән затлар гына сайлана алган[6].

Бәйсез Азәрбайҗан тарихында беренче парламент сайлаулары 1995 елда узган. Бу сайлауларда күпчелек тавышны (62 %) Гейдар Алиевның «Яңа Азәрбайҗан»[d] партиясе алган.

VII чакырылышның беренче утырышы. 2024

.

Период Депутатлар саны
I чакырылыш[d] 1995—2000 133[7]
II чакырылыш[d] 2000—2005 136[8]
III чакырылыш[d] 2005—2010 125[9]
IV чакырылыш[d] 2010—2015 125[10]
V чакырылыш[d] 2015—2020 125[11]
VI чакырылыш[d] 2020—2025 125
VII чакырылыш[d] 2025—2029 125

Парламентның хәзерге составы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Парламентның хәзерге составы 2024 елның 1 сентябрендә сайланган. Парламент рәисе итеп Сәхибә Гафарова сайланган.

Парламентта тәкъдим ителгән партияләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
VI чакырылыш
  • Яңа Азәрбайҗан ― 70
  • Гражданнар теләктәшлеге партиясе ― 3
  • Ана Ватан партиясе ― 1
  • Демократик реформалар партиясе — 1
  • Бөек корылыш партиясе ― 1
  • Республика альтернативасы ― 1
  • Милли фронт партиясе ― 1
  • Бердәмлек партиясе ― 1
  • Демократик мәгърифәт партиясе ― 1
  • Гражданнар берлеге партиясе ― 1
  • Берләшкән Азәрбайҗан халык фронты партиясе ― 1
  • Партиясезләр ― 38
  • Вакантлы урыннар ― 5

118―125 округтан депутатлар Таулы Карабаx Республикасы контролендә булган территорияләрне тәкъдим иткән.

Спикерлар
  • 1995―2000 ― Рәсүл Кулиев
  • 2000―2005 ― Муртуз Әләскаров
  • 2005―2010 ― Октай Әсәдов
  • 2010―2015 ― Октай Әсәдов
  • 2015―2020 ― Октай Әсәдов
  • 2020―2025 ― Сахибә Гафарова

Депутат кагылгысызлыгы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Депутатлар гражданлыктан чыкканда яисә икенче гражданлыкны кабул иткәндә, авыр җинаять өчен суд тарафыннан хөкем ителгәндә, дин эшлеклесе булып киткәндә яисә дәүләт органнарында үз теләге белән эшли башлаганда үз мандатыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Милли Мәҗлес депутатлары үз вәкаләтләре чорында кагылгысызлык хокукына ия. Депутатның кагылгысызлыгы Азәрбайҗан Республикасы Генераль прокуроры тәкъдиме нигезендә Милли Мәҗлес карары белән туктатылырга мөмкин.

Милли Мәҗлес вәкаләтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Азәрбайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе Милли Мәҗлес эшчәнлеген оештыруга, Президент тәкъдиме буенча дипломатик вәкиллекләр булдыруга, илнең административ-территориаль бүленешенә, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча дәүләт бюджетын раслауга һәм аның үтәлешен тикшереп торуга, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча хәрби доктринаны раслауга, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча премьер-министр вазыйфасына кандидатны билгеләп куюга ризалыкка кагылышлы мәсьәләләрне, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча судьяларны билгеләү һәм читләштерү, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча генераль прокурорны вазыйфасына билгеләү һәм вазыйфасыннан читләштерү, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча сугыш игълан итүгә һәм тынычлык төзүгә ризалык бирү, референдум һәм амнистия билгеләү кебек мәсьәләләрне хәл итә[12][13][14].