Аида Ашхаруа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аида Ашхаруа latin yazuında])
Аида Ашхаруа
Туган 6 сентябрь 1940(1940-09-06)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Үлгән 20 сентябрь 2016(2016-09-20) (76 яшь)
Мәскәү, Россия
Һөнәре пианист, журналист, музыка белгече, педагог

Аида Григорьевна Захарова (6 сентябрь, 1940, Тбилиси - 20 сентябрь 2016 ел, Мәскәү) — музыка белгече, журналист, СССР һәм абхаз пианисты, Абхазиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1983). Абхаз халкының фольклор музыкасын өйрәнүче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аида Ашхаруа 1940 елның 6 сентябрендә Тбилиси шәһәрендә Григорий Ашхаруа һәм Елена Гицба гаиләсендә туган[1].

Укуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь чагында ул Сухуми музыка мәктәбенең фортепиано классы студенты була һәм Петербург мәктәбе вәкиле Ференц Листның вәкиле билгеле педагог Гировский классына эләгә[1].

1966 елда Гнесиннар исемендәге Мәскәү дәүләт музыка-педагогия институтының фортепиано факультетын (хәзерге музыканың Россия академиясе), аннары – П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлый(1979).

1979 елда «музыка эстетикасы» һөнәре буенча диссертация яклый. Фәлсәфә фәннәре кандидаты.

Педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966-1970 елларда фортепиано педагогы

1970-1972 елларда уку бүлеге мөдире

1972-1974 елларда Сухуми музыка училищесында директоры[2]

1974-1992 елларда 3-нче Сухуми балалар музыка мәктәбе директоры.

2003 елда 1-се Сухуми балалар музыка мәктәбе директоры (К. В. Ковач исемендәге балалар сәнгать мәктәбе).

А. М. Горький исемендәге Сухуми дәүләт педагогия институтында эстетика буенча лекцияләр укый.

2016 Мәскәүдә озак авырудан соң вафат була[3][4].

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абхаз телевидениесы буенча абхаз халкының музыка мәдәниятенә багышланган телетапшырулар циклын алып бара.

Абхаз дәүләт филармониясендә лектор булып эшли.

Абхаз радиосында берничә ел «Абхаз халкының музыка һәм тарихы» исеме астында программа алып бара.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

III дәрәҗә «Ахьдз-Апша» ордены. 2016 елның 5 сентябрендә Президент Рауль Хаджимба бүләкләү турында указга кул куя[5]

2014 елда Д. Гулиа турында тапшырулар циклы өчен Абхазия Журналистлар берлегенең "Если бы не дырмит" конкурсында беренче урын.[6]

Сайланма библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Искусство и человек. Сухуми, 1977;
  • Роль ассоциаций в механизме художественного воздействия // Эстетические очерки. Москва, 1979;
  • Абхазская народная песня. (Программа для музыкальных школ). Сухуми, 1990;
  • Музыка и жизнь. Сухум, 2002;
  • Детская школа искусств им. К.В.Ковача. (К 80-летнему юбилею). Сухум, 2010;
  • Энергия его жизни - апсуара. Сухум, 2012;
  • Озвученные рассказы об абхазской народной песне. Сухум, 2014.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Музыкальные принципы: ко дню рождения Аиды Ашхаруа (06.09.2020).
  2. Министр культуры Республики Абхазия Гудиса Агрба поздравил руководство и коллектив с 90-летием со дня основания Сухумского государственного музыкального училища им. А. Чичба. әлеге чыганактан 2021-04-16 архивланды. 2021-04-29 тикшерелгән.
  3. Поминальник философoв.iphras.ru.Дата обращения: 16 апреля 2021.
  4. Музыка и жизнь Аиды Ашхаруа.Sputnik Абхазия(20.09.2017).Дата обращения: 16 апреля 2021.
  5. Аида Ашхаруа.
  6. СОЮЗ ЖУРНАЛИСТОВ АБХАЗИИ НАЗВАЛ ЛАУРЕАТОВ КОНКУРСА «ЕСЛИ БЫ НЕ ДЫРМИТ» « Союз Журналистов Республики Абхазия.