Аиндра Грамматика Мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аиндра Грамматика Мәктәбе latin yazuında])

Аиндра (Индра) Санскрит грамматика мәктәбе Панининың "Аштадхьяи"сында искә алынган унбер Санскрит грамматика мәктәпләренең берсе. Ул Һинд динендә Ходайлар патшасы Индрага ишарә итеп аталган. Мәшһүр шәркыятьче Артур Коук Бёрнэлл "Аиндра мәктәбе Санскрит грамматикасы" дигән 1875 ел мәктәбендә тәфсилләп язган. Бёрнэлл ышануынча Санскрит грамматикасы буенча күпчелек Панини булмаган системалар бу грамматика мәктәбенә карый, ул иң хөрмәт ителгән һәм Индраның үзе тарафыннан нигезләнгән дип ышаныла.

Аиндра, Катантра мәктәпләре һәм Толкаппийям[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бёрнэллның Аиндра мәктәбен эзләү аны Көньяк Һиндстанга алып килгән, ул анда Тамил телендәге "Толкаппийям" грамматика эшен очраткан. Бу эшкә уникенче гасырда Илампуранар тарафыннан язылган керештә эш "аиндрам нирайнда Толкаппийям" ("үз эченә Аиндра"ны кертүче) дип тасвирлый. Моны Бёрнэлл пре-Панини грамматика мәктәбенә күрсәтә.

Дәвам итеп, Бёрнэлл Токаппийямның ике Панини булмаган грамматикасы белән тәфсилләп чагыштырган, атап ук әйткәндә "Катантра" Санскрит грамматикасы мәктәбе һәм Көньяк Һиндстанның "Каччайяна" Пали мәктәбе. Чагыштыруларда нигезләнеп һәм Тамил белән Санскрит/Пали структур аермалар булуга таянып, Бёрнэлл фараз иткәнчә Толкаппийям тулаем "Катантра" мәктәбенә карый.

Ул шулай ук Толкаппийямның һәм соңрак Тамил грамматикаларның күп техник төшенчәләре гади Санскрит төшенчәләре тәрҗемәләре булган, ул аларны Аиндра мәктәбенә яки башка Панинига кадәр текстларга карый торган итеп күрсәтә.

Санскритның әһәмиятен күрсәткәч Толкаппийям берникадәр хуплауга ирешкән, аның Аиндра мәктәбе белән барлык Панини мәктәпләренең Санскрит грамматикасы якынлаштыруы каршылык очраткан.[1][2] Кайбер галимнәр Санскритның үзенең йогынтысы соравы буенча әзрәк тугъры караш яклы булганнар.[3]

Пали һәм Тамил грамматикаларына "Катантра" мәктәбенең йогынтысын күрсәтеп һәм Аиндра мәктәбе белән элемтәне күрсәтеп, дәвам итеп Бёрнэлл Аиндра мәктәбе тарафыннан кулланылган һәм Панинилылар үзләре тарафыннан кулланылган техник төшенчәләр аермаларын күрсәтүен дәвам иткән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. George Cardona, Pāṇini: a survey of research (1998), Motilal Banarsidass Publ., pp 151
  2. Takanobu Takahashi, Tamil Love Poetry and Poetics (1995) Brill Academic Publishers [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 90-04-10042-3]] pp 26
  3. "...it has been identified that Tolkappiyam and other Sanskrit grammar works share some charactersitics, but also show significant dissimilarities..." - Rajam, V. S. (1981), A comparative study of two ancient Indian grammatical traditions: The Tamil Tolkappiyam compared with the Sanskrit Rk-pratisakhya, Taittiriya-pratisakhya, Apisali siksa, and the Astadhyayi (Ph.D. thesis, University of Pennsylvania: 1981)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Trautmann, Thomas R. 2006. Languages and nations: the Dravidian proof in colonial Madras. Berkeley: University of California Press, pp. 52–54.
  • Burnell, Arthur Coke. 1875. On the Aindra school of Sanscrit Grammarians: their place in the Sanscrit and subordinate literatures.