Айгиз Баймөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айгиз Баймөхәммәтов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Айгиз Баймөхәммәтов
А.Г.Баймөхәммәтов.jpg
Тугач бирелгән исеме: баш. Айгиз Ғиззәт улы Баймөхәмәтов
Туу датасы: 27 октябрь 1988(1988-10-27) (30 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Абзак
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт
Дебют: «Калдырма, әнкәй!», 2013.
Премияләр: Шәехзадә Бабич премиясе

Айгиз Баймөхәммәтов, Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов (баш. Айгиз Ғиззәт улы Баймөхәмәтов, 1988 елның 27 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Абзак) — язучы, журналист, РФ һәм БР язучылар (2014)[1] һәм журналистлар (2008) берлекләре әгъзасы, Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2015). Милли телдә иң күп сатылган китаплары буенча «бестселлер авторы» буларак танылган[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елның 27 октябрендә Башкортстан АССР Белорет районы Абзак авылында җиде балалы гаиләдә алтынчы бала булып туган. Кырык яшендә әнисе, өч елдан әтисе вафат була. Сәрмән балалар йортында тәрбияләнә. Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тамамлаган (2012). Бишенче курстан «Башкортстан» гәҗитенең әдәбият һәм мәдәният бүлегендә эшли башлый, 20112016 елларда әлеге гәҗитнең хәбәрчесе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Калдырма, әнкәй!» китабы

Дөнья күргән әсәрләре — балалар йортында булган көндәлек хәлләр сурәтләнгән «Калдырма, әнкәй!»[3], «Урам балалары», «Алдакчы» (повестьлар), «Әкиятсез балачак» (хикәяләр шәлкеме), «Кызык бу тормыш...» (мәзәкләр җыентыгы).

Төрле телләрдә ун китабы: башкортча — дүрт, урыс телендә — өч, татар телендә — ике («Калдырма мине, әнкәй!», 2018; «Әкиятсез балачак», 2019) һәм казакъча — ике, чуашча — бер китабы чыккан.

« Талантлы прозаик Айгиз Баймөхәммәтов үзе һәм замандашлары турында шаккатмалы повесть язган. Бу матур һәм кыю, киләчәге өметле башлам. Беренче китабы белән үк укучыларында теләктәшлек тапкан Айгиз җәмгыятьнең игътибарын үзенә тарта алды — бу бик сирәк очраучы иҗади бәхет. Айгизнең киләчәктә төрле кеше язмышлары турында яңа талантлы әсәрләр иҗат итәчәгенә ышанам[4]
Роберт Миңнуллин, «Калдырма, әнкәй!» китабына (Уфа: «Инеш», 2018) кереш сүздән.
»

Әсәрләре сәхнәдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елда «Калдырма, әнкәй!» әсәре буенча М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында «Хыялга каршы» спектакле куела (инсценировка авторы — Әнгизә Ишбулдина, режиссеры — Илсур Казакбаев).

Х. Намсараев исемендәге Бурят дәүләт академия драма театры «Калдырма, әнкәй!» әсәре буенча «Әти һәм әнинең умырзаясы» исемле спектакль куя (чакырылган режиссер — Илсур Казакбаев).

2019 елда Казакъстанның Күкчәтау яшьләр театры «Калдырма, әнкәй!» әсәре нигезендә куелган «Изге хыял» спектакле премьерасы белән ачыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]