Айгөл Идрисова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айгөл Идрисова latin yazuında])
Айгөл Идрисова
Туган 11 июль 1995(1995-07-11) (28 яшь)
Ишембай, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре шашкачы
Бүләк һәм премияләре 2017 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, Европаның 2016 елгы чемпионы, халыкара гроссмейстер (2016).

Идрисова Айгөл Илдус кызы (11 июль 1995 ел) — Россия шашкачысы. 2017 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, Европаның 2016 елгы чемпионы, халыкара гроссмейстер (2016).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айгөл Илдус кызы Идрисова 1995 елда Башкортстан Республикасының Ишембай шәһәрендә туган.

2002-2011 елларда Ишембайдагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге 2-нче Башкорт гимназия-интернатында, 2011-2013 елларда Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернатында укый. 2013 елдан Башкорт дәүләт университетының Физика-техник институты студенты.

Шашкада уйнарга балалар бакчасына йөргәндә алты яшьтә өйрәнә. Мәктәпкә баргач, беренче класстан шашка секциясенә языла. 9 яшендә 2004 елгы Россия шәхси-команда чемпионатында халыкара шашка буенча хатын-кызлар арасында чыгыш ясый. Уфа шәһәренең 23-нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе укучысы[1]. 2011 елга кадәр «Сатраш» шашка клубы (Ишембай)[2], 2012 елдан «Юность»шашка клубы (Уфа) өчен чыгыш ясый[3][4]. «Башнефть» профессиональ шашка клубы өчен уйный (Уфа).

Халыкара шашка буенча хатын-кыз арасында Россия чемпионатының бронза призеры (2011 ел, Уфа).

Халыкара шашка буенча Россия шәхси-биеклек чемпионатында Россия чемпионы (шәхси зачет, шулай ук командада) (ноябрь 2011, Ишембай, Россия)[5].

Халыкара шашка буенча хатын-кыз арасында дөнья чемпионатының бронза призеры (ноябрь 2011, Улан-Батор, Монголия)[6].

Халыкара шашка буенча хатын-кыз арасында Россия чемпионатының көмеш призеры (2012, Ишембай).

Бөтендөнья интеллектуаль уеннары чемпионы (Лилле, 2012 ел)[7] (хатын-кыз арасында халыкара шашка буенча дөнья чемпионаты).

Блиц программа буенча Европа чемпионатының бронза призеры (2013, Венгрия, Будапешт).

2013 елдагы халыкара шашка буенча дөнья чемпионатында 19 яшькә кадәрге кыз арасында җиңүче (Франция, Мирпуа).

Россия җыелма командасы составында җитез программа буенча Европа чемпионы (октябрь 2014, Эстония)[8]

2014 елда халыкара шашка буенча Европа беренчелегендә кызлар арасында җиңүче (Беларусь, Пинск).

Россиянең халыкара шашка (2004)[9], шулай ук рус шашкасы буенча яшьләр җыелма командасына керә[10][11]

2015 елда халыкара шашка буенча дөнья чемпионатында 6 нчы урынны яулый.

2016 елда блиц форматында дөнья чемпионы, шулай ук Европа чемпионы була һәм халыкара гроссмейстер исемен ала (GMIF).

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия һәм Башкортстан җыелма командасының баш тренеры Юрий Владимирович Черток «Республика Башкортстан» газетасындагы әңгәмәдә (15.01.2008) Башкортстан шашкасының киләчәген билгеләп үтә:

«Уфадан 10 яшьлек Азалия Сәгыйтова, аның якташы 16 яшьлек Юлия Вәлиева, Ишембай кызлары 12 яшьлек Айгөл Идрисова һәм 15 яшьлек Алия Әминова - болар безнең киләчәккә нигез. Егетләрдән үзенең ачык сәләтен Айнур Шәйбәков раслый».

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уфимка Айгуль Идрисова завоевала мировую шашечную корону | новости башинформ., archived from the original on 2021-05-01, retrieved 2021-04-30 
  2. Клубный чемпионат Башкирии по шашкам-2007, archived from the original on 2021-05-01, retrieved 2021-04-30 
  3. VIII клубный чемпионат России по международным шашкам среди мужчин и женщин, г. Уфа-2007, archived from the original on 2021-05-01, retrieved 2021-04-30 
  4. http://подметки.рф/news/?id=417(үле сылтама)
  5. В Ишимбае названы чемпионы России по международным шашкам, archived from the original on 2016-10-29, retrieved 2021-04-30 
  6. http://спортрб.рф/2011-03-18-10-00-00/chess/1579-2011-11-05-13-18-51(үле сылтама)
  7. чм. әлеге чыганактан 2014-11-29 архивланды. 2021-04-30 тикшерелгән.
  8. Айгуль Идрисова стала чемпионкой Европы по международным шашкам | Башкирский государственный университет, archived from the original on 2016-10-28, retrieved 2021-04-30 
  9. Сборная России по международным шашкам среди юношей и девушек-2004, archived from the original on 2010-11-01, retrieved 2021-04-30 
  10. Сборная России по русским шашкам среди юношей и девушек-2005, archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2021-04-30 
  11. Олеся Абдуллина, Айнур Шайбаков и Айгуль Идрисова - чемпионы Европы по международным шашкам (8 августа 2004).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]