Айгөл Ишбирдина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айгөл Ишбирдина latin yazuında])
Айгөл Ишбирдина
Туган телдә исем Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы
Туган 14 март 1983(1983-03-14) (41 яшь)
Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы
Бүләк һәм премияләре Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе

Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы (1983) — рәссам, Рәсәй һәм Башкортстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы (2010). Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты — сынлы сәнгать өлкәсендәге «Туган төбәктә кулга-кул тотынышып» иҗади проектлары өчен (2015)[1]. Рәсәй Федерациясе Мәдәният министрлыгының дәүләт стипендиаты (2015).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы 1983 елның 14 мартында Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә туган. 1998-2003 елларда Уфа сәнгать училищесында укый. 2003-2009 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында сынлы сәнгать бүлегендә белем ала.

Айгөл Ишбирдина төрле жанрларда эшли. Туган якка мәхәббәт, милли көнкүреш һәм колорит — иҗатының чыганаклары. Ижатында үз юлын, үз стилен эзләүче экспериментатор-рәссам. Аның әсәрләрендә тарихи легендалар һәм башкорт халкының тарихы чагылыш таба.

2003 елдан алып яшьләр, региональ, махсус, төркем, Рәсәй , халыкара, чит ил күргәзмәләрендә катнаша[2].

Уфада яши һәм иҗат итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоматериаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]