Айгөл Шәкүрова
Айгөл Шәкүрова | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы |
---|---|
Туу датасы: |
21 декабрь 1995 (29 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2017 — х. в. |
Айгөл Шәкүрова, Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы (1995 елның 21 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан, Актаныш районы, Тыңламас) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2017 елдан).[1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елның 21 декабрендә Татарстанның Тыңламас авылында туа. Гаиләдә өч бала булалар: Айгөл - олысы, энеләре Рамис (2000) һәм Данил (2006). Әтисе Эльвард исемле, әнисе - Венера. Беренче дүрт сыйныфны Тыңламас авылының башлангыч белем бирү мәктәбендә укый, соңрак, 11 сыйныфка кадәр, Актанышның 1нче санлы урта белем бирү мәктәбендә белем ала. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2017 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. [2]
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2017 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук эпизодик ролләрдән башлап җибәрә. Камал театры белән Санкт-Петербург, Мәскәү, Грозный, Сәмәрканд кебек шәһәрләр буенча гастрольләр белән йөри. Тамашачыга күбрәк "Өйләнәм.tat"тагы Әлфия, "Бичара кыз"дагы Биктимер рольләре буенча таныш.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Килә ява, килә ява...» Зөлфәт Хәким — Зәйнәп
- «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев — Әлфия
- «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Биктимер
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Кыз
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Сәкинә
- «Романс кичәсе» Рөстәм Яхин
- «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов — Яшь Укубала
- «Мендәр әкияте» Олжас Жанайдаров — Эмма
- «Сагынырсызмы?» Артур Шәйдулла — Айзилә
- ТЕАТР & МУЗЫКА. ЯХИН һ.б.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- "Кайда син?" (2022) — Айгөл[3]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- https://www.youtube.com/c/tnvtatar/videos
- Айгуль Шакурова (@shakurova_aygul20) • Фото и видео в Instagram
- Айгуль Шакурова - ВКонтакте
- Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Камал театры сайты
- ТНВ Татарча - YouTube
- Instagram социаль челтәре
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|