Айдар Беляев
Айдар Беляев | |
---|---|
Айдар Беляев Рөстәм Миңнеханов белән | |
Туган | 11 декабрь 1965 (58 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Вахитов проспекты, Чаллы[1] |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | автоузышчы |
Ата-ана |
|
Айдар Рәис улы Беляев (1965 елның 11 декабре, Казан, РСФСР, СССР) — спортчы (автомобиль спорты), Россиянең халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1997), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе иясе (2000), Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре (2011). 1991—2018 елларда «КАМАЗ-Мастер» такымы штурманы[3].
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айдар Беляев 1965 елның 11 декабрендә Казанда туа. 1989 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлый.
1991 елда Айдар Беляев «КамАЗ»да фәнни-техник үзәкнең махсус техника департаменты инженер-конструкторы вазыйфасында эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеге башланганнан бирле Кама йөк машиналарын халыкара ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә башлый. Аннары магистраль тягачларда шоссе-боҗра узышлары буенча Аурупа чемпионатында катнашкан команданы җитәкли. 1994 елдан соң КамАЗдагы спорт тормышы тулысынча халыкара ралли-марафоннарга әзерләнү һәм анда катнашу ягына үзгәрә. Беляев бу юнәлештә актив эшли башлый. Хезмәттәшләре белән бергә ул спорт машиналарын булдыру белән шөгыльләнә. «Париж-Мәскәү-Улан-Батор-Пекин» маршруты буенча «Мастер-ралли-95» халыкара ралли-марафонында ул техник хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе буларак чыгыш ясый.
1996 елдан экипаж штурманы сыйфатында чыгыш ясый һәм навигациядә үзенең югары осталыгын күрсәтә.
2002 елда Айдар Беляев катнашында КамАЗ-4911 EXTREME спорт автомобиленең яңа моделе төзелә. КамАЗ-4911да «КАМАЗ-мастер» командасы юлдан тыш ралли буенча дөнья кубогы һәм Дакар узышлары ярышларында алдагы этапларда да җиңү яулый. Хәрби экипаж штурманы буларак Айдар Беляев «Телефононика-Дакар 2003» трансконтиненталь супермарафонының бакыр призёры, 2004 елда әлеге ярышларның көмеш призёры, шулай ук авторалли буенча дөнья Кубогы этапларында күп тапкырлар призёр һәм җиңүче була.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 елның 19 октябре — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — автомобиль төзелеше үсешенә, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга һәм Париж-Мәскәү-Пекин маршруты буенча «Мастер-ралли 95» марафонында югары спорт нәтиҗәләренә ирешүгә зур өлеш керткәне өчен[4];
- 2001 елның 23 июле — Дуслык ордены — физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[5];
- 2005 елның 15 марты — Почёт ордены — илнең автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткән һәм югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен[6];
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2006 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2007 — Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе;
- 2010 елның 7 июне — I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — «Аргентина-Чили» ралли-рейд буенча ярышларда югары спорт казанышлары өчен[7];
- 2011 — Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре;
- 2015 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» «ордены;
- 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
- 2019 елның 17 июле — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены — «Дакар-2018» халыкара ралли-марафонында «КамАЗ-мастер» командасының җиңүенә зур өлеш керткән өчен[8].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://tel09.com
- ↑ 2,0 2,1 Бизнес Online — 2007.
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 19 октября 1996 года № 1466 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 23 июля 2001 года № 911 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников физической культуры и спорта»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15 марта 2005 года № 289 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников открытого акционерного общества «КАМАЗ», Республика Татарстан»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 7 июня 2010 года № 679 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 17 июля 2019 года № 337 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 11 декабрь көнне туганнар
- 1965 елда туганнар
- Казанда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Дуслык ордены (Русия) кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Россиянең атказанган спорт осталары
- Казан авиация институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган машина төзүчеләре
- 4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Почет ордены кавалерлары
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары